Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эзләү безне кабат юлга чакырды

Төрле чорларда Санкт–Петербург, Петроград, Ленинград дип аталган һәм үзенең тарихи исемен нәкъ егерме ел элек кайтарган шәһәргә.

Яңа эзләнүләр теләге безне тагын кая җиткерде, дип уйлыйсыз? Күпләрегез, мөгаен, Айдар Һарунович үзенең шәкерте белән кабат Мәскәүгә китте, дип уйларлар. Ялгышасыз, Мәскәүдән бераз төньяктарак, Бөек Петр яратып «Парадиз» дип йөрткән, төрле чорларда Санкт–Петербург, Петроград, Ленинград дип аталган һәм үзенең тарихи исемен нәкъ егерме ел элек кайтарган шәһәргә. Ләкин минем хәтердә ул мәңгелек җиңүче, бернәрсәгә дә карамастан, үзенең мәдәни-тарихи кыяфәтен саклап калган Ленинград булып калачак. Ә бу сәяхәтебез шуннан башланып китте... 

Юл башы
Туган як тарихы буенча материаллар эзләгәндә, бер сайтта Ленинградны фашист блокадасыннан азат итүнең 80 еллыгына багышланган VI Бөтенроссия «Колпино укулары: балалар-яшүсмерләр туристик-туган якны өйрәнүчеләр форумы»  фәнни-гамәли конференция-конкурсының положениесе күзгә чалынды. 

Шунда ук конкурста катнашу уе барлыкка килде. 
Балалар иҗат йорты директоры Зөлфия Тихонова, туган якны өйрәнү һәм туризм бүлеге мөдире Екатерина Ермишина белән киңәшләшкәннән соң, без 8 класс укучысы Айнур Садретдинов белән конкурска җитди әзерләнә башладык. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин, аның урынбасары Елена Солодянкина һәм башкалар да безнең бу идеябызны хуплап, матди яктан ярдәм иттеләр. Эшне уңышлы тәмамлап чыгу барыбызны да кызыксындырды. 

Ә әзерләнү шактый көч һәм вакыт таләп итте – чыгыш текстын язарга, презентация әзерләргә һәм видео сәламләү төшерергә. Айнурның компьютерны яхшы белүе безнең өчен зур өстенлек булды.
Чит ил кешеләре өчен рус теле иң катлаулы дип санала. Безнең дә кайбер сүзләрнең русча әйтелеше буенча азрак шик-шөбһә бар иде. 
Әмма Айнур рус дуслары белән аралашканга, мин рус мәктәбендә, университетында белем алганга, рус әдәбиятын күп укыганга күрә, тел әллә ни зур киртә булмады. 

Дөресен генә әйткәндә, мине билгесез шәһәргә бару азрак куркытты... Ничек барырбыз, кая торырбыз? Иң мөһиме – укучының әти-әнисе моңа риза булырмы? 
Әзерлек тәмамлангач, яшәү урыны табу, поездга билетлар алу кебек мәшәкатьләр башланды. Сәфәргә чыгар алдыннан, егерме алтынчы мартта, мәктәптә Нәүрүз бәйрәме билгеләп үтелде. 

Алга, Санкт-Петербургка!
Аннан соң – вокзал, Казан-Санкт-Петербург поезды. Ул Казаннан 16.15 минутта китә һәм юлда 21 сәгать бара, Невский проспектындагы Мәскәү вокзалына 13.30 сәгатьтә килеп җитә. 

Ерак 1993 ел белән чагыштырганда, хәзерге вакытта поездда сәяхәт итү күпкә уңайлырак булып чыкты. Вагон чиста, җылы, уңайлы, күмер белән җылытылган титан урынына – кайнар су белән электр титаннары... Иң мөһиме – озын юлны кыскартырга мөмкинлек биргән кызыклы юлдаш-әңгәмәдәшләр. Барысының да үз тарихы, үз кайгы-шатлыклары…

Әле сәяхәткә чыкканчы ук, Ленинград хәрби округында, һава оборонасы гаскәрләрендә бергә хезмәт иткән Леша Науменко белән очрашырга теләк бар иде. 
Аңа социаль челтәрдә бу хакта язгач, шунда ук «Килгәч, шалтырат, һичшиксез күрешербез»,  дигән кыска җавап килде. 
Юлыбыз уңды. Вагон балалар белән тулы иде. Красноярск шәһәрендә узган «Дети России»  конкурсыннан икенче һәм өченче урыннарны алып, туган Санкт-Петербургка кайтучы «Сударушка»  хореография коллективы поезд 59 минут торган Канаш станциясендә чын концерт оештырды. 

Ә Чаллыдан язгы каникуллар вакытында Санкт-Петербургка экскурсиягә рус теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Владимировна җитәкчелегендәге бер төркем укучылар барды. Алар белән танышканнан соң, бер укучының рюкзагыннан мин укыткан җәмгыять белеменнән БДИгә әзерләнү өчен дәреслек чыгаруын күреп алдым. Аның янына килеп, таныштым һәм ярдәмемне тәкъдим иттем. Яңа танышым Вадим тарих һәм җәмгыять белеме буенча ике имтиханны сайлаган икән. Гаиләсендә хокук саклау органннарында эшләүчеләр булмаса да, ул язмышын нәкъ шушы өлкә белән бәйләргә тели. Минем ярдәмемнән ул баш тартмады. БДИның җәмгыять белеме буенча биремнәре миңа бу фән буенча ТДИ биремнәрен хәтерләтте, тик бераз тирәнәйтелгән һәм катлаулырак кына. Вакыт сизелмичә үтеп китте. 4 сәгать эчендә без аның белән 5 вариантны чиштек. Әлбәттә, минем шәхсән югары классларда укыту практикасы булмаганга күрә, вак-төяк хаталарым да булды. Ләкин бит тырышмаган кешенең генә хаталары булмый. Бу эштә камилләшү өчен вакытым булыр әле, дип уйлыйм. Берәрсе ярдәм сораса, мин аңа ярдәм итә алырмын. Ярый, бу төп фикердән әдәби чигенү генә. 

Поездда барганда еш кына тәрәзәгә карыйсың. Төрле төбәкләр аша узганда, табигать манзарасына гына түгел, кайбер урыннарның нинди ташландык хәлдә булуына да игътибар итми калмыйсың. Алар белән чагыштырганда, Түбән Новгород өлкәсендәге Сергач станциясе шактый матур күренә. 

Шәһәр белән очрашу
Мәскәү вокзалы безне үзенең ыгы-зыгысы, җылы кояшлы көне, үз хезмәтләрен тәкъдим итүче күпсанлы таксистлары белән каршы алды. Аларның берсенең хезмәтеннән файдаланырга туры килде. Үзара сөйләшеп барганда, таксист, көтмәгәндә: «Сез татармы әллә?» дигән сорау бирде. Шәһәр үзәгеннән егерме минутта урнашкан Римский-Корсаков урамындагы отельгә килеп җиткәнче, безне алып килүче такисистның әти-әнисе Нижгар һәм Пензадан, ә хатыны – Казаннан икәне билгеле булды. 

Кунакханә эзләгәндә, башта Колпинога якынрак, секцияләр эшләячәк Балалар һәм яшьләр иҗат сараеннан  250 метр ераклыкта урнашкан «Ингрия»  кунакханәсен сайларга теләдем. Ләкин безгә анда өченче катта яшәргә тәкъдим иттеләр, ә барлык уңайлыклар икенче катта урнашкан. Безгә бу ошамады. Уку җитәкчеләре, тьютор Сергей Владимирович Кузнецов та хатында, шәһәрне яхшырак карау өчен, тарихи үзәктәге кунакханәләрне сайларга киңәш итте. 

Поездда йокыны туйдырсак та, урнашып, бераз ял итеп алгач, Эрмитажны карау өчен Сарай (Дворцовый) мәйданына киттек. Әлбәттә, Санкт-Петербургның бөек Пушкин мәдхия җырлаган төп истәлекле урыны – «Александрия баганасы»  белән Сарай мәйданы.
1834 елда Огюст Монферран кырык җиде ярым метр биеклектәге атаклы Александрия колоннасын проектлаганда, аның прообразы итеп Италиядәге Троян колоннасын сайлаган. 1812 елгы Ватан сугышы хөрмәтенә куелган колонна башында – еланга сөңге белән кадаучы фәрештә. Багана тирәли сугыш вакыйгалары сурәтләнгән. Каршыда гына – алты ат җигелгән колесница белән идарә итүче җиңү алиһәсе Ника сурәтләнгән Триумфаль аркалы Баш Штаб бинасы. Алиһәнең кулында – Россия гербы сурәтләнгән Рим хәрби таягы. Бинаның озынлыгы биш йөз сиксән метр тәшкил итә. Бөек архитектор Карл Иванович Росси аны проектлаганда башта аерым төзергә теләгән, ләкин соңыннан планга кайбер үзгәрешләр керткән һәм хәзер бу бина Эрмитажның көнбатыш һәм көнчыгыш канатларына керә. 

Бинага караганда, соклану хисен тыеп булмый – шундый мәһабәт, күзгә ташлана торган, әмма тыйнак корылма ул. 

Петербург белән танышу
Автобуста барганда, кондуктор, ачык йөзле өлкән яшьтәге хатын белән бу мәдәни җәүһәрне фашист илбасарларыннан ничек саклап калулары турында сөйләшеп киттек. Безнең әңгәмәгә бик итагатьле генә тагын бер хатын-кыз кушылды – аның әти-әниләре блокадада исән калганнар. Ул шәһәрнең бернәрсәгә дә карамастан яшәвен, мәдәни тормышның бер минутка да туктамавын, Исаакий һәм Казан соборлары, Эрмитаж һәм башка музейларның ком тутырылган капчыклар белән капланганын, альпинистларның фашист уты астында барлык гөмбәзләрне соры төс – болытлы күк төсенә буяуларын, галимнәрнең халык белән бергә түбәләрдә дежур торуларын, «зажигалкаларны»  сүндерүләрен, блокаданың икмәк пайкалары алуларын сөйләде... Яз көне якындагы йортларда яшәүчеләр Исаакий чиркәве каршындагы мәйданны казып, кәбестә утырталар. Моны Николай Иванович Вавилов исемендәге Бөтенсоюз үсемлекчелек институты галимнәре үсемлекләрнең уникаль коллекциясен саклап калу өчен эшләгәннәрдер, дигән фаразымны алар тәнкыйтьләмәделәр. Кешеләр моны исән калу өчен эшләгәннәрен дәлилләделәр. Һәм аларның берсе, Вавилов исемендәге институт галимнәренең батырлыгы блокададагы шәһәр тормышында уникаль күренеш, дип өстәде. Аның сүзләре буенча, Совет армиясе азат иткән Европада уникаль коллекцияне күселәр һәм галимнәр үзләре ашаган, дигән пычрак имеш-мимешләр тарала. Юк, болар барысы да ялган һәм яла ягучы сүзләр була. Шунда ук минем бәйрәм кәефе каядыр юкка чыкты... Ерак кырык беренче елга эләккән кебек тойдым үземне... 

Эрмитажны исә гади сүзләр белән генә сурәтләп булмый. Иксез-чиксез бихисап коридорлар, иркен заллар, барельефлы түшәмнәр, меңәр яктырткычлы люстралар, алтын бизәкләр, сәнгать әсәрләре... 

Кич белән кунакханәгә кайткач, Айнур Эрмитажны бөтенләй башкача күз алдына китерүе турында әйтте. Аның белән бәхәсләшеп тормадым. Егетнең техникага омтылышы барлыгын, ә тарих – бары мавыгу икәнен белә идем инде. 

Айдар Һарун улы Казаков.
(Ахыры бар).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев