Татьяна Владимирова,
фельдшер (Куралово авылы):
- Беренче чиратта, кояш нурлары астында мөмкин булганча азрак йөрергә тырышам. Тик бакчада эш күп булгач, барыбер урамга чыгарга туры килә. Төш вакытында бакчага чыгудан сакланырга, күбесенчә иртән һәм кичен эшләргә киңәш итәләр.
Шулай ук физик эшне киметергә кирәк, баш киемсез урамга чыгарга да ярамый,...
Татьяна Владимирова,
фельдшер (Куралово авылы):
- Беренче чиратта, кояш нурлары астында мөмкин булганча азрак йөрергә тырышам. Тик бакчада эш күп булгач, барыбер урамга чыгарга туры килә. Төш вакытында бакчага чыгудан сакланырга, күбесенчә иртән һәм кичен эшләргә киңәш итәләр.
Шулай ук физик эшне киметергә кирәк, баш киемсез урамга чыгарга да ярамый, бу яктан безнең ата-бабаларыбыз бик акыллы булганнар. Алар эсселектән саклый торган агач йортларда яшәгәннәр, ә без хәзер яшәгән һәм эшләгән кирпеч биналар, киресенчә, кыздыра гына. Ишек-тәрәзәләрне ачык тотсаң, үтәли җил барлыкка килә, бу үзе сәламәтлек өчен куркыныч тудыра. Шулай итеп, бик сак булырга кирәк - мондый эсседә салкын тидереп авырып китәргә дә мөмкин...
Аеруча балаларга игътибарлы булыгыз: алар урамда йөрергә ярата. Тик кояшта озак булу организмның артык кызуына һәм җылы бәрүгә китерә икәнен онытмагыз. Шуңа күрә өлкәннәр, балаларны, аеруча үз-үзләрен саклый белмәгән кече яшьтәге балаларны, даими контрольдә тотыгыз.
Эсселектән салкынча душ, су керү дә коткара. Тик елга яки күл буена һәр кеше чыга алмый, ә менә салкынча су белән коенырга һәр кеше булдыра ала. Сусауны да чама белән генә басарга кирәк, алкогольле эчемлекләрне кызуда куллану бөтенләй ярамый, чөнки һава температурасы эссе булганга күрә, организмга болай да кыенга туры килә. Йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары белән интегүчеләргә, түбән кан басымлы, артык авырлыгы булган кешеләргә мондый көннәрдә сәламәтлеккә аеруча зур игътибар бирергә кирәк.
Людмила Федонина,
пенсионер (Болгар шәһәре):
- Минемчә, эссе көннәрдә су коену гына коткара ала. Шунлыктан инде озак еллар буе, бернигә карамастан, һәр иртә Иделгә төшеп, су коенырга тырышам. Су керүдән алган күтәренкелек көне буена җитә. Идел буйлары, утраулар манзарасына карап соклану да үзенә күрә рухи күтәренкелек бирә.
Шуңа бәйле үзеннән-үзе бер сорау килеп туа: безнең пляжларда рәхәтләнеп су керә торган урыннар бармы соң? Пляж рәсми булмаса да, кием алыштыру өчен кабинкалар да, туалет та, су коенырга ярамаганлыгы турында билге дә бар, үзеңне су өстендә тоту кагыйдәләре дә элеп куелган. Ә бу урынның пөхтәлеге, чисталыгы бары тик үзебездән генә тора. Якында гына чүп-чар контейнеры торса да, күпләр ял иткәннән соң чүпне шунда ук ташлап калдыралар. Әйе, еш кына контейнер туп-тулы була, тик барыбер ял иткәннән соң чүп-чарны шунда ташлап калдырырга ярый, дигән сүз түгел. Кайчан да булса үзебез артыннан җыештырырга, ял иткән урыннарда чүп-чар калдырмаска өйрәнербез, дип ышанам.
Пляжда берничә "гөмбәчек", утырып ял итү өчен эскәмияләр куйсалар да бик әйбәт булыр иде. Дөрес, алар озакка түзмиләр, тик кайчан да булса без уртак әйберләрне сүтеп, төзелеш материалы буларак өйгә алып китүдән туктарга тиештер...
Хәзерге вакытта күпләрдә машина булганга күрә, су керү белән проблемалар юк: кемдер Идел утрауларына, Ржавецка, Полянкага, Балымер якларына бара. Моның өчен теләк кенә кирәк.
Роза Сабирҗанова,
балалар китапханәсе абонементы хезмәткәре (Болгар шәһәре):
- Минемчә, күпме генә тырышсаң да, бу эсседән тулысынча котылып булмыйдыр. Кая гына качсаң да, барыбер кызу. Еш кына производство биналарында түзеп булмаслык эссе була, урамда, өйгә кайтканда, машинада да шул ук хәл. Ни кызганыч, кондиционерлар бар җирдә дә юк. Шунысы әйбәт, үзем яшәгән агач йортта эсселек таш йорттагы кебек нык сизелми.
Китапханәбездә кызу булса да, эш элеккечә үк бара, эссе дип, кешеләр дә азрак килми. Моны аңларга да мөмкин, чөнки укучыларга класстан тыш уку өчен китаплар исемлеге бирелгән, ә күп балалар моңа бик җаваплы карый. Без аларга хәлебездән килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз.
Тагын нәрсә әйтергә була соң? Бу хәлдән котылу җаен һәркем үзе табадыр инде. Кемдер тәрәзәләрен каплап куя, кемдер ишек алдында балалар өчен бассейн ясый, кемнеңдер өендә күптән инде кондиционерлар бар, ә кемдер мондый эсседә тыныч кына өендә утыра, кирәге чыкканда кибеткә, даруханәгә генә чыгып керә. Ни дисәң дә, җәй җәй инде ул, ул эссе булырга тиеш. Кышын бу эсселекне әле сагынып искә алырбыз!
Владимир П., эшче (Болгар шәһәре):
- Без үзәктә, ике катлы кирпеч йорттагы фатирда яшибез. Фатирыбызда җәһәннәм эссесе дисәң дә, ялгыш булмас. Тик нишлисең, түзәргә туры килә инде. Кышка да әзерләнергә кирәк, шуңа күрә бераз салкынчарак вакыт җиткәч, хатыным кышка кирәк-яраклар хәстәрли башлый.
Еш кына ваннада коенабыз, Иделгә су коенырга йөрибез, ә балалар хәзер таган, карусельләр куелган скверда күп вакытын уздыра.
Мин еш кына, ачык һавада эшләүчеләр бу кызуга ничек түзә икән, дип уйлыйм. Төзүчеләргә, игенчеләргә ничек кыендыр мондый эсседә эшләргә! Тик эссегә дә, салкынга да, тормышның башка сынауларына да түзәргә туры килә. Тормыш шулай бара инде ул.
Фото: http://www.kosmetichka-gold.ru/sovety/mery-protiv-letnej-zhary/
Нет комментариев