Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Эшсезләр саны әлегә кимеми

    Ел башыннан бирле мәшгульлек үзәгенә байтак кеше мөрәҗәгать иткән. Моның сәбәбен авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә сезонлы эшләрнең тәмамлануын, төзелеш күләмнәренең кимүе, вакытлыча эшкә урнашу мөмкинлеге булмау белән аңлатырга мөмкин. Узган бер ай эчендә хезмәт базарында нинди хәл күзәтелгән соң?

    Газизулла ӘХМӘТҖАНОВ

    Мәшгульлек үзәге директоры.

    - Соңгы елларда районда яңа эш урыннары булдыру өчен күп нәрсәләр эшләнә. Борынгы Болгарны торгызу программасының тормышка ашырылуы, гаилә фермалары, яңа сәүдә мәйданчыкларының төзелүе, халыкка хезмәт күрсәтү өчен төзелгән яңа биналарны файдалануга тапшыру байтак мөмкинлекләр ача. Шуның нәтиҗәсе буларак, хезмәт базарындагы хәл бераз тотрыкланды. Ә бит кайчандыр Үзәккә мөрәҗәгать итүчеләр саны 500 кешедән артып китә иде. Бүген исә 146 кеше исәптә тора. Бу, узган елдагыга караганда, бераз азрак.

    Предприятиеләрдән алынган мәгълүматларга караганда, ел башланганда 28 вакантлы эш урыны (шуның яртысы -табиблар һәм шәфкать туташлары вакансиясе, шулай ук укытучылар, мәдәният хезмәткәрләренә дә ихтыяҗ бар) булган. Узган ел Мәшгульлек үзәге 190 кешене эшкә урнаштырды, 163 кеше җәмәгать эшләренә җибәрелде. Мәшгульлек үзәге белән "Болгарнефтепродукт", "Нефтебаза" җәмгыятьләре, шәһәр, Ким, Ямбакты, Антоновка, Красная Слобода, Приволжск авыл җирлекләре башкарма комитетлары актив хезмәттәшлек итә.

    Эшсезлек проблемасын уңай хәл итүдә эш белән тәэмин итү программасы да нәтиҗәле роль уйный. Соңгы биш елда гына да үз эшләрен башлап җибәрү өчен 1000 нән артык кеше субсидия алды. Узган ел мондый субсидия 9 кешегә бирелде. Субсидияләр шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә, халыкка автотранспорт, көнкүреш техникасы ремонтлау, сәүдә, милли киемнәр, шул исәптән баш киемнәре, төзелеш һәм башка хезмәтләр күрсәтүгә тотылды.

    Кайбер сәбәпләр аркасында элек алган белгечлек буенча эшләрен югалтучыларга Мәшгульлек үзәге бүгенге көндә аеруча кирәк булган башка белгечллек алырга киңәш итә. 2013 елда шул рәвешле 61 кеше укытылды. Аерым алганда, 13 кеше - шофер, 20 кеше - газ һәм электр белән эретеп ябыштыручы, 15 кеше - тракторчы, 10 кеше - ЭВМ операторы, 3 кеше эскалатор лифтеры белгечлеге алды. Быел да шул кадәр үк кешене укыту күздә тотыла, теләге булган кеше бүгеннән гариза тапшыра ала.

    Моннан тыш, җәйге чорда 140 укучы мәктәп бакчасында эшләде. Мәктәп, техникум, югары уку йортларын тәмамлаучылар, беренче тапкыр эш эзләүчеләрне вакытлыча эшкә урнаштырырга тырышабыз. Эшләмәүче инвалидлар, күп балалы һәм ялгыз яшәүче ата-аналарны, хокукларын мәхрүм итү урыннарыннан тиешле җәза вакытын тутырып кайтучыларны эш белән тәэмин итү программасы да уңышлы тормышка ашырыла.

    Районда 2013-2015 елларга хезмәт шартларын саклау һәм яхшырту программасы нигезендә, эш алып барыла. Район башлыгы карары белән хезмәтне саклау буенча положение һәм координация советы төркеме расланды. 2013 елда уздырылган дүрт утырышта производствода җәрәхәтләнүләрне кисәтү өчен эшләрне яхшырту белән бәйле мәсьәләләр каралды. Ел дәвамында хезмәтне саклау өчен җаваплы булган предприятие, оешма, производство подразделениеләрнең 300 дән артык җитәкчесе укуларда булды. Эш урыннарын аттестацияләү буенча эш та сизелерлек активлашты. Спас район электр челтәрләре, "Спасагрострой", "Сувар Б" җәмгыятьләре һәм башка хуҗалыклар базасында семинар-киңәшмәләр үткәрелде.

    Шунысын әйтергә кирәк, хезмәтне саклауга шактый акча тотыла. Узган ел, мәсәлән, белем бирү тармагында 8 миллион 635 мең сум акча сарыф ителде. Районда бу максатлар өчен барлыгы 20 миллион сум акча бирелде. 2012 елда производствода 5 кеше җәрәхәтләнгән булса, 2013 елда 2 генә очрак теркәлгән. Соңгы биш елда производствода үлүчеләр юк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: