Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Эшләргә теләгән кешегә дәүләт ярдәм итә...”

Бүген районның барлык хуҗалыкларында да язгы-кыр эшләре тәмамланып килә һәм шуның белән агымдагы елда безнең тормыш-яшәешебезгә ныклы нигез салына. Ул игенчеләр өчен генә түгел, барыбыз өчен дә бик әһәмиятле, чөнки үсемлекчелек тармагының уңышлы үсүе агропромышленность комплексының башка тармакларында эшнең торышына бәйле. Безнең хәбәрчебез район башлыгы Камил Нугаев белән әңгәмә барышында...

- Камил Әсгатович, игенчеләребез язгы чәчү эшләрен ничек башкарып чыкты һәм башка елларга караганда аның үзенчәлеге булдымы?
- Быелгы язгы кыр эшләре оешкан төстә һәм уңышлы барды, көннәр дә әйбәт торды. Иң мөһиме - игенчеләребез язгы чәчүгә ышанычлы хәзерләнделәр. Районда уҗым культураларының торышы да бик әйбәт, бу мул уңыш вәгъдә итә. Республика Премьер-министры Илдар Халиков басуларны вертолеттан күзәтеп чыкканнан соң, игенчеләр белән очрашу вакытында язгы-кыр эшләренең барышына югары бәя бирде.
Гомумән, быелгы чәчү эшләре оешканрак төстә үтте. Район авыл хуҗалыкларына республика бюджеты да шактый ярдәм күрсәтте - акчалата да, льготалы шартларда дизягулык һәм минераль ашламалар белән дә. Терлекчелек тармагына да игътибар зур: күптөрле республика программалары эшли, грантлар бирү дә үзен уңай яктан күрсәтте. Район Советы сессиясендә депутатлар терлекчелек белән шөгыльләнүчеләргә, терлекчелек биналарын төзеп бетерүгә яки маллар сатып алуга, гаилә фермаларына район бюджетыннан 400 мең сум акча бүлеп бирү турында карар кабул иттеләр.
Икенче төрле әйткәндә, тормыш бер урында гына тормый, кешеләр эшләп, үз хезмәтләренең нәтиҗә сен күрергә тырышалар.
- Авылларның социаль үсеше һәм төзекләндерү буенча нинди чаралар күрелә?
- Билгеле булганча, авыл халкының мул тормышта яшәвен күрсәтүче билгеләрнең берсе- торак шартларының яхшы булуы. Район җирендә хәзерге вакытта төзелеш буенча 26 республика программасы тормышка ашырыла, шуның нәтиҗәсендә берничә ел дәвамында елга 8 мең квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырыла. "2013 елга кадәр авылның социаль үсеше" программасын тормышка ашыру барышында 90 яшь гаилә үзенең торак шартларын яхшыртты, Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү программасы буенча 296 кешегә торак сатып алу өчен субсидия бирелде, шул исәптән авыл кешеләре өчен дә.
"Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәре" проектын тормышка ашыру кысаларында 85 гаилә яңа торак алды.
Ел саен юллар төзүгә шактый акча тотыла. Мәсәлән, агымдагы елда Кырый һәм Урманасты Йорткүл авылларының юллары яхшырачак, Екатериновка,Полянка, Мартышачи һәм Ярдәм авылларына керү юллары тәртипкә китереләчәк. Моннан тыш, җирле бюджет исәбенә юлларның ватык-китек урыннары төзәтелә, ферма юллары төзәтелә.
Авылдагы башка тармакларда да зур эш алып барыла. Мәдәният йортлары, фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә, мәктәпләргә, балалар бакчаларына капиталь ремонт ясала. Быел Бураково авылында яңа ветеринария пункты файдалануга тапшырылачак.
Болар барысы да авылларны төзекләндерү һәм социаль үстерүгә даими игътибар бирелә дигән сүз. Әлбәттә, монда кимчелекләр дә аз түгел. Авыл халкының тормыш шартларын заман таләпләренә китереп яхшыртырга кирәк, шул вакытта гына яшьләр авылда калачак.
- Күп нәрсә авыл халкының үзенә дә бәйле. Монда үзара салым мәсьәләсе турында әйтеп үтәсе килә. Соңгы вакытларда ул игътибар үзәгенә әйләнде һәм референдумга чыгарыла.
Бу турыда сез нәрсә әйтер идегез?
- Үзара салым авылларны төзекләндерү һәм үстерү буенча төрле чаралар үткәрү өчен халыктан өстәмә акча җыю максатында үткәрелә. Өлкән буын кешеләре элек тә үзара салым җыюларны хәтерли торгандыр. Хәзер дә ул бар. Мәсәлән, Иске Рәҗәп авылы халкы җыелган акчага сугышта катнашучылар истәлегенә мемориал эшләделәр. Кураловода хәзерге вакытта шул акчага чиркәү салына, Кимда храм төзелешенә эшмәкәрләр ярдәм күрсәтә. Мондый мисаллар аз түгел, ләкин бу яхшы башлангыч рәсми төс алмаган. Монда һәр тиен исәптә булырга тиеш. Шуңа күрә җирле органнар үзара салым үткәрү буенча референдум үткәрү турында инициатива белән чыкты: ел дәвамында балигъ булган һәр кешедән 200 сумнан алып 350 сум взнос билгеләнде.
- Чыннан да, халык биргән акчаның һәрбер 1 сумына дәүләт өстәмә рәвештә 4 сум бирәме?
- Әйе, шулай. Нәкъ менә шушы нәрсә референдум үткәрү инициативасы белән чыгарга этәргеч ясады да инде. Аны муниципаль берәмлекләр съездында безнең республика Президенты үзе яклап чыкты. Республика районнарының күп кенә авыл җирлекләре үткән ел ук җыелган үзара салым акчасына республика бюджетыннан төзекләндерү буенча өстәмә акча алдылар. Аның никадәр файдалы булуын үзегез уйлап карагыз: әгәр авыл җирлеге 100 мең сум акча җыя икән, республика хөкүмәте өстәмә рәвештә 400 мең сум бүлеп бирәчәк. Ә 500 мең сумга байтак кына төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итеп булачак. Мин авыл халкы җирле референдумны яклап чыгар һәм тавыш бирүдә актив катнашыр дип ышанам.
- Бернинди кыенлыкларга карамастан, туган җирдә яшәгән һәм эшләгән авыл хезмәтчәннәренә нинди теләкләрегез бар?
- Хәзерге вакытта авылларны үстерү һәм төзекләндерү өчен күп нәрсәләр эшләнә. Моны без үз мисалыбызда да күрәбез. Авыл халкы газ белән тәэмин ителгән, өйләргә су кергән. Ике елдан районның барлык авыллары асфальт юллар белән капланачак. Иң мөһиме - хөкүмәтебез үз ярдәменнән ташламый, теләге булучыларга төрлечә булыша. Авыл халкына бервакытта да җиңел булмады, шуңа күрә үзенең туган авылын төзек, матур итәргә теләгән һәр кешегә олы рәхмәтемне җиткерәм һәм барлык эшләрендә уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев