Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эшләрендә уңышлар юлдаш булсын

10 июльдә Балыкчылар көне билгеләп үтелә. Александр Матаев, РСФСР балык хуҗалыгының атказанган хезмәткәре. Безнең илдә бу бәйрәм 1965 елдан билгеләп үтелә. Безнең Идел һәм Кама сусаклагычы күптармаклы булып санала. Төрле ведомостволар аңа үз таләпләрен куялар, күп очракта ул балык хуҗалыгы таләпләренә туры да килми. Балыкларны үтереп, аларның азык запасларын юкка...

10 июльдә Балыкчылар көне билгеләп үтелә.
Александр Матаев,
РСФСР балык хуҗалыгының атказанган хезмәткәре.
Безнең илдә бу бәйрәм 1965 елдан билгеләп үтелә.
Безнең Идел һәм Кама сусаклагычы күптармаклы булып санала. Төрле ведомостволар аңа үз таләпләрен куялар, күп очракта ул балык хуҗалыгы таләпләренә туры да килми. Балыкларны үтереп, аларның азык запасларын юкка чыгара һәм балык запасларын арттыруга зыян китерә торган пычрак суларны елгаларга агызу, техник системаларда чыккан авария күренешләрен һаман да бетерә алмыйлар. Шуңа да карамастан, халыкны балык белән тәэмин итү бурычы көн тәртибенең беренче урынында тора. Бу бурычны безнең профессиональ балыкчылар уңышлы тормышка ашыралар.
Тәтеш балык заводының барлык элеккеге хезмәткәрләрен һәм бу тармакта шөгыльләнүчеләрнең барысын да һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм, аларга нык сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев