Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эш табарга ярдәм күрсәтелә

2012 елның 1 гыйнварына Мәшгульлек үзәгендә 177 кеше исәптә торды, бу 2011 елның башы белән чагыштырганда 45 кешегә кимрәк. Ә эш табуда ярдәм итү үтенече белән ел буена 770 кеше мөрәҗәгать иткән.

Кризиска каршы чара кысаларында 2011 елда үз-үзеңне эш белән тәэмин итү программасы буенча эш дәвам итте. Мәшгульлек үзәге аша 214 кеше үз эшләрен ачтылар, шуларның 11е өстәмә эш урыннарын булдырды. 155 кеше шәхси ярдәмче хуҗалыкларын үстерү максатында дәүләттән субсидия алды.
Узган ел эшсезләрнең күбесе үзләренә эш тапты. Мәсәлән, 14 кеше - сәүдә, 38 кеше торак һәм офис биналарына ремонт ясау, көнкүреш техникасын ремонтлау, автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү, эретеп ябыштыру эшләре һәм башка эшләр белән шөгыльләнә башладылар. 2009-2011 елларда үз-үзеңне эш белән тәэмин итүне оештыруның дәүләт хезмәтеннән меңнән артык кеше файдаланган, аларга 59 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Икенче һөнәр алу өчен укыту бу тармакта нәтиҗәле эш булып тора. Узган ел 65 эшсез кеше яңа һөнәрләр алдылар, аларның 33е - тракторчы, 10ы - электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, 5 - газ котельный операторы, 3 кеше ЭВМ операторы эшенә өйрәнделәр. Шулай ук өч яшькәчә балаларын карап ялда булган уналты укытучы, тугыз коммуналь челтәре хезмәткәре өчен алдан укыту (опережающее обучение) оештырылды. Алар өстәмә белем алып, хәзерге вакытта укытучылар - электрон-хисаплау техникасы операторлары, ә коммунальчеләр - экология куркынчсызлыгы буенча белгеч һөнәренә ия.
Эш тәҗрибәсе булмаганлыктан, уку йортларын яңа тәмамлаучыларга да эшкә урнашуы кыен. 2011 елда 11 яшь белгеч тәҗрибә алу максаты белән стажировкага җибәрелде, аннары алар шул урыннарда эшләп калдылар.
Биш инвалидны һәм инвалид бала тәрбияләүче ата-аналарны да эш белән тәэмин иттек. Яшәргә башка урынга күчәргә риза булып, эшкә урнашырга теләгән эшсез кешеләргә дә адреслы ярдәм күрсәтелде. Бу формадан биш кеше файдаланды, хәзерге вакытта алар Казанда трамвайларда һәм метрополитен поездларында кондуктор булып эшлиләр.
Мәшгульлек үзәгенең мондый эш формалары агымдагы елда да сакланачак һәм үсәчәк. "Яңарыш" программасын тормышка ашыру нәтиҗәсендә яңа объектлар сафка баскач, Болгар музей-тыюлыгында өстәмә эш урыннары барлыкка килер дигән өмет тә бар.
Быел район мәктәпләре базасында пенсиядәге һәм пенсия алды яшендәге кешеләрне компьютер белеменә өйрәтү оештырылачак.
Программа 72 сәгатькә исәпләнгән, укыткан кешеләр хезмәте өчен акча түләнәчәк. Бу акция Татарстан Республикасы Президенты инициативасы буенча оештырылган, ә урыннарда аны Мәшгульлек үзәкләре, мәгариф бүлекләре, социаль яклау хезмәте һәм Пенсионерлар берлеге бүлекләре башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярдәм