Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Елына бер генә килә…

Өчкүлдә авыл көнен үткәрү матур гадәткә әйләнде. Бу бәйрәмне авыл халкы түземсезлек белән көтеп ала. Читтә яшәүчеләр дә бик теләп кайталар. Туган як туфрагында бер күрешү үзе ни тора!

Ирина ТЕЛИЦЫНА.
"НЖ".
Һәр елдагыча, авылның олы яшьтәге кешеләренә урын бәйрәмнең түрендә әзерләнгән иде. Бу юлы да Мария Кузьмина, Виктор Киселев, Маргарита Емелина һәм Анна Каюрованы хөрмәтләделәр. Олы ихтирам казанган бу кешеләрнең тормыш юлы һәркем өчен үрнәк булырлык. Алар ябалдашларын киң җәеп, тамырларын тирән катламга җибәргән йөзьяшәр горур имәннәр кебек. Бу ветераннарга һәм бәйрәмнең барча кунакларына район башлыгы Камил Нугаев һәм авыл җирлеге башлыгы Нина Пырова рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Аннары чират нәни өчкүллеләргә җитте - узган ел авылда ун бала туган. Юбилейларын билгеләп үтүче гаилә парлары да игътибардан читтә калмады. Гришиннар, Лифантьевлар һәм Сычевлар ситсы туйларын билгеләп үтсә, Надежда белән Евгений Емелиннарның гаилә корып яши башлауларына кырык ел тулган. Нина Дмитриевна белән Павел Петрович Лифантьевларның исә алтын туйлары якынлашкан, ә менә Анна Федоровна белән Виктор Александрович Савиновлар илле биш ел буе пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшиләр! Аларның барысына да бәйрәм истәлеге итеп матур курчаклар тапшырдылар. Бу курчаклар киләчәктә дә гаилә учагын сүндермичә дус һәм тату гомер итәргә бер этәргеч биреп торсын иде, дигән теләктә каласы килә.
Өчкүлдә күп балалы гаиләләр дә җитәрлек. Наталья Пенькованың, мәсәлән, җиденче баласы туган, Марина Заварихина белән Елена Шулдякованың - бишәр баласы. Аларны да җылы котладылар. Бәйрәмдә авылның алдынгы хезмәтчәннәренә дә урын түрдән бирелде. Тәҗрибәле механизатор Геннадий Пыровның хезмәте бары тик мактауга гына лаек. Өчкүл үзенең фермерлары белән дә дан тота. Николай Марянин белән Вилдан Шәфигуллинның шәхси хуҗалыкларында маллар саны беркайчан кимеми, алар ит һәм сөт сатып шактый табыш алалар. Сатучылар, укытучылар, башка тармакларда эшләүчеләр адресына да рәхмәт сүзләре әйтелде. Әле шушы араларда гына үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үткән социаль хезмәткәрләр белән бергә егерме ел гомерен яраткан эшенә багышлаган фельдшер Елена Кузнецова да җылы рәхмәт сүзләрен ишетте. Сергей Плаксин, Олег Городчиков, Николай Шероновларның хуҗалыклары иң төзек һәм матур хуҗалыклар дип табылды.
Бәйрәмгә үзешчән артистлар чыгышы үзенчәлекле ямь һәм нур өстәде! Балалар бакчасына йөрүчеләр, мәктәп укучылары, "Девчата" вокаль төркеме, шулай ук Альбина Филиппова, Галина анакай, Сергей Лифантьев башкаруындагы җырларны алкышларга күмделәр. Шероновлар Ватан турында җыр җырлады. Хәзер Франциядә яшәүче Анатолий Глухов авылдашларына француз телендә җырлап күрсәтте!
Балалар өчен төрле уеннар оештырылды, сәүдә рәтләре эшләде. Төрле яшьтәге кешеләрне берләштерүче әлеге бәйрәм һәркем күңелендә бары якты хисләр генә калдырды. Авылның туган көн бәйрәме бу, ә туган көн исә елына бер генә билгеләп үтелә. Шуңа күрә кирәкле, кадерле бәйрәм ул.
Моннан бер атна элек Үрнәктә дә авыл бәйрәме булды һәм ул бик күңелле үтте. Шаулап кайнап торган самовардан чәй эчтеләр, Идел балыгыннан уха, шашлык пешерделәр, уеннар һәм конкурслар оештырдылар. Авыл өчен зур әһәмияткә ия булган мондый бәйрәмнәр халыкны бергә җыеп ял иттерә, киләсе көннәргә көч тупларга ярдәм итә. Бәйрәмдә Җәлиловлар, Фәтхуллиннар, Сафиуллиннар гаиләсе билгеләп үтелде. Камил Сафиуллинга исә "Алтын йөрәкле кеше" билгесе тапшырылды. Хатыны Равия белән алар авылдашларына хәлдән килгән кадәр ярдәм итәргә тырышалар. Шулай кирәк тә, чөнки авыл - ул зур бер гаилә бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев