Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Элеккеге хәрби хезмәткәрләр өчен

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлегенә элеккеге хәрби хезмәткәрләргә акчалата компенсация түләүгә кагылган сораулар белән еш мөрәҗәгать итәләр. Аеруча күп очрый торган сорауларга район социаль яклау бүлегенең әйдәп баручы белгече Марина Янышева җавап бирә.

- "Хәрби хезмәткәр-ләргә акчалата түләү һәм аның кайбер аерым төрләрен билгеләү турында"гы Федераль закон нигезендә, халыкны социаль яклау бүлеге аша айлык акчалата компенсация кемнәргә түләнергә тиеш?
- Ай саен түләнә торган акчалата компенсация социаль яклау органнары тарафыннан чакырылыш буенча хезмәт иткән хәрбиләргә, хәрби җыенга алынучыларга һәм РФ Пенсия фондыннан пенсия алучы гаилә әгъзаларына билгеләнә.
Контракт буенча хәрби хезмәт итүчеләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына алар РФ Пенсия фондыннан пенсия алган очракта гына (мәсәлән, туендыручысын югалткан өчен пенсия алучы яки ике урыннан пенсия алырга хокукы булмаган инвалид балаларның инвалидлык буенча пенсиясе) социаль яклау органнары айлык акчалата компенсация билгели.
Бу очракта айлык акчалата компенсациянең Оборона министрлыгы, Эчке эшләр яки РФ Федераль куркынычсызлык хезмәте министрлыклары тарафыннан түләнмәвен гражданнар документлар белән расларга тиеш.
- Хәрби хезмәткәрләр, хәрби җыенга алынучылар яки хәрби яра аркасында инвалид булып калган тормыш иптәше һәлак булган (үлгән) көндә аның белән теркәлгән никахта яшәп, компенсациягә дәгъва иткәндә башка кеше белән рәсми никахка кергән хатын-кызның айлык акчалата компенсациягә хокукы бармы?
- 2011 елның 7 ноябрендә кабул ителгән "Хәрби хезмәткәрләргә акчалата түләү һәм аның кайбер аерым төрләрен билгеләү турында" 306нчы Федераль законның 11 маддәсе, 1 пункты нигезендә, толларның компенсациягә хокукы яңа никахка кергәнче саклана.
- Хәрби бәрелешләр вакытында хәбәрсез югалган (мәсәлән, Бөек Ватан сугышы чорында) хәрбиләр яки хәрби җыенга чакырылган гражданнарның гаилә әгъзаларының айлык акчалата компенсациягә хокуклары бармы?
- Юк, бу закон аларга кагылмый һәм шулай итеп, айлык акчалата компенсациягә хокуклары юк.
- Һәлак булган (үлгән) хәрбиләрнең айлык акчалата компенсациягә хокукы булган гаилә әгъзаларының санын ничек билгеләргә һәм гаилә әгъзаларының берсе башкалардан соңрак мөрәҗәгать иткәндә, сумманы ничек итеп яңадан исәпләргә?
- РФ Хөкүмәте карарлары буенча, акчалата компенсация аны алу хокукы билгеләнгән көннән түләнә башлый. Шулай итеп, гаилә әгъзаларының берсе башкалардан соңрак мөрәҗәгать итсә, РФ Гражданнар кодексының 208 маддәсе нигезендә, түләү аңа хәрби хезмәткәр, хәрби җыенга алынган гражданин яки инвалид һәлак булган (үлгән) көннән түләнә (2012 елның 1 гыйнварыннан башлап һәм мөрәҗәгать иткән елдан алдагы өч елдан артык түгел). Әгәр айлык акчалата компенсация хисапланган чакта бу гаилә әгъзасы исәпкә алынмаган булса, башкаларга түләнгән артык акчалар яңадан хисаплана. Айлык акчалата компенсация түләгәндә федераль бюджет акчасын артык сарыф итмәс өчен, шулай ук мәсьәләне көйләү максатында, гариза формасына барлык гаилә әгъзаларын күрсәткән пунктны кертергә киңәш итәбез.
- Инвалидлык яки һәлак булу (үлү) фактын раслый торган медик-социаль экспертиза федераль учреждениесенең белешмәсе булмаган очракта, социаль яклау органнары үлгән (һәлак булган) хәрби инвалидның гаилә әгъзаларыннан нинди документлар кабул итә ала?
- Беренче очракта мондый белешмәне, мәсәлән, тикшерү протоколыннан өзек (выписка из протокола освидетельствования) алыштыра ала. Ә хәрби хезмәткә яки хәрби җыенга алынган гражданинның хәрби бурычын башкарганда үлү (һәлак булу) фактын раслаучы документлар буларак, социаль яклау органнары түбәндәгеләрне кабул итә ала:
- хәрби имгәнү нәтиҗәсендә үлүен раслаучы хәрби-табиб комиссиясе нәтиҗәсе (заключение);
- хәрби хезмәт бурычын башкарганда һәлак булуы турындагы кәгазь;
- хәрби бурычын башкарганда һәлак булуын (үлүен) раслаучы хәрби часть командиры боерыгы, чакырылыш буенча хезмәт иткән органнан (хәрби комиссариат) белешмә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев