Ел башыннан Татарстан халкы 2,3 меңнән артык социаль контракт төзегән
Аларның күбесе эш эзләүгә һәм үз эшләрен ачуга, шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә юнәлдерелгән.
Татарстанда социаль ярдәм механизмы авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә тотрыклы керем чыганагын табарга ярдәм итә. Сүз социаль контракт турында бара. Республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2026 елның гыйнварыннан республикада шундый 2300 килешү төзелгән.
Шуларның меңгә якыны (967) эшкә урнашкан, 849 контракт шәхси эшмәкәрлекне теркәү өчен, 103 шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү өчен, тагын 381 башка чараларга рәсмиләштерелгән.
Социаль контрактның төп бурычы – бер тапкыр ярдәм итү түгел, ә гражданның даими керем чыганагын булдырырга ярдәм итү. Узган елдан әлеге ярдәм чарасы «Гаилә» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Социаль яклау үзәкләре белгечләре теләүчеләргә барлык мәсьәләләр буенча консультацияләр бирәләр: бизнес-план төзергә булышалар, кагыйдәләрне һәм чикләүләрне аңлаталар. Акча төгәл максатларга бирелә һәм башка ихтыяҗларга тотыла алмый – чыгымнар буенча отчет бирү мәҗбүри.
Социаль контрактлар ярдәмендә республика халкы чәчтарашханә, косметология һәм тегү остаханәләре ача, автосервис, җитештерү, электрон сәүдә белән шөгыльләнә, шулай ук ярдәмче хуҗалыкларны үстерә.
Чагыштыру өчен: 2025 елда 4919 контракт төзелгән, аларның 90% ы эш белән тәэмин итү белән бәйле булган. Агымдагы елда эшкә урнашуга һәм эшмәкәрлек инициативасына юнәлеш саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев