Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Документларның барысы да кирәк

Һәр кеше пенсиягә чыгу вакытын үзенчә дулкынланып көтә. Сүз дә юк, һәркемнең әйбәт пенсия аласы һәм иркенләп ял итәсе килә. Әмма кайчак пенсиягә чыгу өчен алдан әзерләп куелган документлар арасында иң кирәкле саналган берәр белешмәнең булмавы ачыклана. Инде нишләргә? Күп кенә оешмалар, предприятиеләр инде күптән ябылган, элеккеге колхоз-совхозларның исеме дә...

- Безнең бүлеккә мөрәҗәгать итүчеләр саны кимеп тормый. Кемгәдер хезмәт стажы, кемгәдер - хезмәт хакы, бүләкләре турындагы белешмәләр кирәк… Кыскасы, архивка мөрәҗәгать итү өчен сәбәпләр җитәрлек. Безгә беренче генә тапкыр килүчеләр дә бар. Кайберләре дулкынлана, хәтта борчыла да. Бу аңлашыла, чөнки һәр кешенең дә мөһим эшне үз файдасына хәл итәсе килә.
- Кешеләрне сезнең учреждение ишеген шакырга нәрсә мәҗбүр итә?
- Әлбәттә, беренче чиратта пенсия кәгазьләрен тутыру белән бәйле мәсьәлә. Баштарак бу берәүне дә борчымый дияргә була. Пенсиягә чыгар яшь җиткәндә һәркем документлар тәртиптәме икән, дип уйлана башлый. Чыннан да, кайчак гади генә белешмә кәгазе дә пенсиягә чыкканда хәлиткеч роль уйнарга мөмкин. Әгәр документлар арасында бу белешмә кәгазе булмаса? Менә шул вакытта төрле инстанцияләр бусагасын таптарга туры киләчәге ачыклана…
Шуңа күрә пенсиягә чыгарга җыенучыларның күбрәк мөрәҗәгать итүе бер дә очраклы түгел. Кеше пенсиягә чыгасы көн җитүне түземсезлек белән көтә, аңа алдан әзерләнә, күп нәрсәләр, шул исәптән картлыкның теге ягына чыккач, пенсия акчасына ничек яшәрмен, дип уйлый башлый. Шуңа күрә, кәгазьләрне җыйганда бик игътибарлы булырга кирәк.
Пенсия фонды идарәсенә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Аннан алынган гаризалар буенча барлык документлар да әзерләп тапшырылачак. Без әлеге оешма белән тыгыз элемтәдә торып эшлибез. Интернет хезмәтеннән дә файдаланырга һәм (Rusaniya. Nisamova@tatar.ru) электрон адреска да гариза ясарга була. Әмма кешеләрнең күпчелеге архивка мөрәҗәгать итүне кулайрак күрә. Болай эшләгәндә тагын да төгәлрәк мәгълүматлар табыла, аерым детальләр ачыклана. Әлбәттә инде, моның файдасы да күп була.
Мондый очракларда хезмәт кенәгәсе һәм паспортның күчермәсен алып килергә онытмагыз.
- Бу әле сезнең эшнең бер өлеше генә. Ә бит архив эше шактый катлаулы санала. Көндәлек мәшәкатьле эшегездә аерым игътибар, зур төгәллек һәм, әлбәттә инде, түземлек һәм сабырлык таләп итүче нинди проблемалар белән очрашырга туры килә?
- Саный китсәң, алар байтак. Предприятие, учреждение һәм оешмаларның эшчәнлеге нәтиҗәсендә тупланган бик күп документларның сакланышын тәэмин итү - безнең төп бурычыбыз. Бу документларга планнар, отчетлар, төрле беркетмә-протоколлар, боерыклар һәм башкалар керә. Хәбәрдар булмаган кеше, болар нәрсәгә, беркайчан кирәге булмаячак, дип тә уйларга мөмкин. Тик бу ялгыш фикер. Әйтик, гади, берничә генә җөмләдән торган белешмә аерым кеше, коллектив, безнең район һәм ил тормышындагы билгеле бер этапны ачыкларга мөмкин. Димәк, булган документларның барысын да кадерләп сакларга кирәк. Архивта миңа унбиш ел дәвамында җәмгыятебезнең төрле еллардагы тормышын чагылдыручы документлар белән күп эшләргә туры килде. Үзем өчен күп ачышлар да ясадым, күп нәрсәгә әле һаман да гаҗәпләнеп бетә алмыйм… Һәм инде, архивта сакланучы теләсә кайсы документ үткәннәр турында сөйләүче ышанычлы шаһит, дип тулы ышаныч белән әйтә алам.
Эштә күп кешеләр белән хезмәттәшлек итәргә туры килә. Ни кызганыч, барысы да моңа тулы җаваплылык белән карый, дип булмый. Тагын бер кат әйтәм: архив предприятие һәм оешма җитәкчеләре, коллективларның хезмәткәрләре ярдәменнән башка эшли алмый. Шуңа күрә, даими саклау өчен документларны безгә тапшырганда тиешле таләпләрнең барысы да үтәлергә тиеш. Бу яктан алганда, федераль казначылык, район хастаханәсе, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, "Ашлык кабул итү предприятиесе" акционерлык җәмгыяте, финанс-бюджет палатасы һәм әлеге мәсьәләгә карата җаваплы караучы башка оешма җитәкчеләрен уңай яктан билгеләп үтәсе килә. Шулай ук үз архивлары өчен җавап бирүче һәм бу эшне зур оешканлык белән башкаручыларның да исемнәрен атамый булмый. Любовь Вакурова (финанс-бюджет палатасы), Татьяна Парфенова (федераль казначылык), Светлана Борисова (прокуратура), Галина Филиппова (район суды), Светлана Башурова (район хастаханәсе) һәм башкалар бары тик мактауга гына лаек.
Борчыган проблемалар да юк түгел. Мәсәлән, архив бинасының мәйданы кечкенә. Мин эшли башлаганда документлар ике бүлмәгә сыя иде, хәзер дүрт бүлмәне били. Документлар елдан-ел күбәя бара. Барысы да кирәк, аларны кая куярга, кайда сыйдырып бетерергә? Саклау өчен таләпләр дә арта. Архив бинасы мәйданын зурайту турындагы мәсьәләне район җитәкчелеге тиешле контрольгә алды. Аның уңай хәл ителәчәгенә шик юк.
- Еллар дәвамында туплаган тәҗрибә, үз эшегезне яхшы белү, билгеле бер күнекмәләр агымдагы мәсьәләләрне оператив хәл итәргә ярдәм итә торгандыр. Соңгы араларда сезнең өчен мөһим һәм истә калырлык кызыклы вакыйгалар булдымы?
- Үткәнебез белән чын-чынлап кызыксынучы кешеләр белән элек-электән эшләргә яраттым. Архивта тарих үзе саклана, дисәм, ялгышмам кебек. Шуңа күрә безгә студентлар да, укытучылар да, туган як тарихы белән кызыксынучылар да еш килә. Шулар арасыннан, мәсәлән, туган ягыбыз тарихы буенча бик күп язмалар әзерләп бастырган Евгений Бурдинны әйтергә була. Үз вакытында Анатолий Голущенко да (кызганыч, ул безнең арада юк инде) архивтан бик күп кызыклы документлар эзләп тапты. Безгә Фиркат Галимов та күп мөрәҗәгать итә. Аның эшчәнлеге районыбызда сәламәтлек саклау үсеше белән бәйле. Ул үзе дә табиб кеше, гомеренең күп елларын кешеләр сәламәтлеге сагында торуга багышлады. Соңгы вакытларда Фиркат Гариф улы район энциклопедиясен чыгару эше белән мәшгуль. Бу бик четерекле, катлаулы процесс, бу эштә шулай ук Җәмил Габдерәхим улы Мөхәммәтшин, Виктор Иванович Владимиров, Надежда Александровна Тужилкина һәм башкалар да актив катнаша. Энциклопедия китабын әзерләүчеләр архивта сакланган материаллардан күп файдаландылар. Без дә үз чиратыбызда, аларны кызыксындырган сорауларның барысына да төпле җаваплар бирергә тырышабыз. Үткәннәрне һәм бүгенге тормышыбызны чагылдыручы бу энциклопедия һәркемдә зур кызыксыну уятыр дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: архив