Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Диңгезчеләрнең дуслыгы ныгый

Узган якшәмбедә Россия Хәрби диңгез флоты көне билгеләп үтелде. Бәйрәмгә төрле елларда флотта хезмәт иткән Спас районы диңгезчеләре җыелды. Күптән килгән традиция буенча, алар шәһәр урамнарыннан флаглар белән үттеләр һәм ветераннарны котладылар. Алар арасында - отставкадагы 2 ранг капитаны Вениамин Федорец, отставкадагы капитан-лейтенант Гамир Кадыйровлар бар. Гамир Кадыйр улының быел...

Узган якшәмбедә Россия Хәрби диңгез флоты көне билгеләп үтелде. Бәйрәмгә төрле елларда флотта хезмәт иткән Спас районы диңгезчеләре җыелды.
Күптән килгән традиция буенча, алар шәһәр урамнарыннан флаглар белән үттеләр һәм ветераннарны котладылар. Алар арасында - отставкадагы 2 ранг капитаны Вениамин Федорец, отставкадагы капитан-лейтенант Гамир Кадыйровлар бар. Гамир Кадыйр улының быел туган көне дә бу көнгә туры килгән, шуңа күрә аның өчен бу икеләтә бәйрәм булды. Аннары диңгезчеләр сугыш елларында һәлак булган якташлары һәйкәленә чәчәкләр салдылар, безнең арадан киткән диңгезчеләрнең каберләрендә булдылар. Шулай ук Полянка авылында Тын океан флотының «Маршал Шапошников» кораблендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган матрос Василий Борисов каберендә булдылар, әнисе Валентина Федоровна белән очраштылар. Улын онытмаулары өчен ул аларга чын күңелдән рәхмәт әйтте.
Бәйрәм Идел буенда дәвам итте. Бу көнне диңгезчеләр янына кунакка район башлыгы Камил Нугаев килде һәм бәйрәм белән тәбрик итте, ветераннарга, флот традицияләренә тугрылыклары өчен рәхмәт әйтте һәм тормышларында зур уңышлар теләде.
Элеккеге диңгезчеләр бу көнне рәхәтләнеп ял иттеләр, үткәннәрне, дусларын һәм диңгездә хезмәт иткән елларын искә алдылар һәм мондый данлы традицияләр киләчәктә дә дәвам итәр, дигән ышаныч белән таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев