Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Дача амнистиясенә – 8 ел!

    1 сентябрьдә кешеләргә күчемсез милек хокукларының күпчелеге өчен теркәү процедурасын гадиләштерергә мөмкилек биргән "дача амнистиясенә" 8 ел тулды.

    Бу чорда "дача амнистиясе" турында шактый язылган, исәпсез-хисапсыз аңлатмалар бирелгән булса да, практика күрсәткәнчә, кешеләрдә сораулар әледән-әле туып тора.
    Соңгы вакытта "дача амнистиясенең" кайчан бетүе турында сорауны еш бирәләр. Шуңа күрә 2015 елның 1 мартыннан (бары тик ярты ел гына калды!) шәхси йортларга милек хокукын гадиләштереп теркәү мөмкинлеге төгәлләнүен онытмаска кирәк. Бу көнгә кадәр, җиргә милек хокукы теркәлгән шартта, мондый объектларга милек хокукын теркәү өчен йортны кадастр учетына куярга һәм 200 сум күләмендә дәүләт пошлинасын түләп, милек хокукын теркәү турында гариза язарга кирәк. Моны бер үк вакытта башкарырга мөмкин.
    2015 елның 1 мартыннан соң объектны куллануга кертү турында рөхсәт кирәк булачак. Башка объектлар өчен "дача амнистиясе" вакыты чикләнмәгән.
    Моннан тыш, муниципаль берәмлеккә җир участогын сатып алу турында мөрәҗәгатьтән башка гына, сатып (яки мирас итеп) алынган шәхси йортның җир участогын ничек итеп гадиләштерелгән тәртиптә теркәргә, дигән сорауны да еш бирәләр. Бу очракта шәхси йортны сатучыдан җир участогына документларны (дәүләт акты, җиргә милек хокукы турында таныклык, 30.10.2001 елга кадәр җир участогын бирү турында карар) соратып алырга (яки үлгән кешенең кәгазьләре арасыннан эзләргә) кирәк була һәм аларның кем исеменә бирелүе мөһим түгел. Милек хокукын теркәү өчен йортның алдагы хуҗаларына җир бирү турында документ та җитә. Әгәр документлар кәгазьләр арасында табылмаса, ТР Милли архивы яки Татарстан Республикасы муниципаль районы башкарма комитетларының архив бүлекләренә язма мөрәҗәгать итәргә кирәк. Җир бирү турында бернинди дә документлар табылмаган очракта, ни кызганыч, җирне "дача амнистиясе" буенча теркәү мөмкин түгел. Моның өчен Россия Федерациясе Җир кодексының 36нчы маддәсендә күздә тотылган тәртиптә җир участогын сатып алу өчен башкарма комитетка мөрәҗәгать итәргә кирәк була.
    Ниһаять, бакча һәм дача җир участокларында төзелгән йортларга милек хокукына дәүләт теркәвен үткәрү турында. Соңгы вакытта мондый участокларда еш кына даими яшәү өчен йортлар төзелгәнгә, бу сорау бүген бик актуаль. Бакча яки дача җир участогында төзелгән йортка дәүләт теркәвен үткәрү өчен гариза бирүче күчемсез милек хокукы объекты турында 03.11.2009 елгы Россия Экономика һәм үсеш министрлыгының 447нче боерыгы белән расланган формада тутырылган декларация тапшырырга тиеш. Объектның барлык күрсәткечләрен хуҗа үз белдеге белән күрсәтә. Декларациянең "Вид (название) объекта" бүлегендә "Дом" объекты күчемсез милек хокукы объекты булып бакчачылык, дача хуҗалыгы өчен бүлеп бирелгән җир участогында төзелгән йорт булган очракта, "V" билгесе куела. "Назначение" графасында йортның нинди максатта төзелүен күздә тотып, "жилое" яки "нежилое" дигән билге ясала.
    Шулай итеп, декларацияне тиешенчә тутырып тапшырганнан соң, гариза бирүчегә милек хокукы объекты итеп "Дом, назначение жилое" дип күрсәтелгән дәүләт теркәве турында таныклык бирелә.
    Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, мондый йортларда яшәү (прописка) урыны буенча теркәү турында еш бирелә торган сораулар Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе компетенциясенә керми. Бу сораулар белән Федераль миграция хезмәте Идарәсенең территориаль бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
    Белешмә өчен: 8 ел эчен Татарстан Республикасы территориясендә гадиләштерелгән тәртиптә теркәлгән күчемсез милек объектларының саны 652763не тәшкил итә. Алар арасында җир участокларына 374042, шәхси торак төзелеше объектларына 195998 (шул исәптән төзелеп бетмәгән объектларга) һәм башка объектларга (шәхси гаражлар, бакча һәм дача йортлары, хуҗалык корылмалары һәм башкалар) 82723 милек хокукы теркәлгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: