Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чиратта тормасаң да була

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе күрсәтә торган хезмәтләр халык арасында киң таралган. Көн саен бу ведомствоның офисларына меңләгән кеше мөрәҗәгать итә.

Кагыйдә буларак, "тере чират" буенча дәүләт хезмәтеннән файдаланырга теләүчеләрнең күпчелеге көннең беренче яртысында мөрәҗәгать итә, чөнки гражданнар элеккеге гадәт буенча, иртәрәк килгәч, белгеч янына алданрак кереп чыгарбыз дип уйлыйлар. Ә барып чыкмагач, әрәм булган вакытларын кызганалар.
Чынлап та, моннан берничә ел электәге кебек, хәзер иртә таңнан чират алырга кирәкми. Хәзерге вакытта дәүләт теркәве үтәргә, килешүне рәсмиләштерергә яки ЕГРПдан мәгълүматларны үзегез өчен уңайлы вакытта, иртә белән генә түгел, ә көн дәвамында, хәтта шимбә көннәрендә дә алырга мөмкин. Чират тормыйча белгеч янына ничек эләгергә кирәклеге турында ТР буенча Росреестр Идарәсенең Спас бүлеге җитәкчесе Гөлнара Сафиуллина сөйли.
- Гөлнара Мидхәтовна, Идарәгә мөрәҗәгать итүче гражданнарга вакытны экономияләргә мөмкинлек биргән нинди алымнар бар?
- Төрлечә була. Мәсәлән, белгеч кабул итүгә телефон аша язылырга мөмкин. Тик мин гражданнарга Интернет челтәре мөмкинлекләреннән ешрак файдаланырга киңәш бирер идем. Мәсәлән, безнең Идарә Интернет аша "алдан язылып кую" (предварительная запись) дигән хезмәт күрсәтә. Узган елның мартыннан башлап, Интернет аша Идарәнең теләсә кайсы региональ бүлегенә язылырга була. Шулай итеп, вакытның кадерен белгән гражданнарның өйдән яки эш урыныннан чыкмыйча гына, үзләре өчен уңайлы вакытка белгечкә язылу мөмкинлеге бар.
- Ә моның өчен нишләргә кирәк?
- Башта Идарәнең www.rosreestr.org рәсми Интернет сайтында "Предварительная запись" бүлегендә теркәлергә кирәк. Аннан соң кеше үзенең мөрәҗәгать итү максатын, документлар тапшырырга яки алырга кирәк булган Идарә структура бүлеген (күчемсез милек объектының кайда булуын исәпкә алып), кабул ителергә теләгән вакытын үзе билгели. Тиешле мәгълүматлар дөрес кертелгән очракта, система алдан язылып куюны раслаган талонны бастырырга тәкъдим итә. Талонны бастыру мәҗбүри түгел, чөнки Интернет аша кабул итүгә язылган гражданнарның исемлеге администраторда бар.
- Ә гариза бирүче теге яки бу сәбәпләр аркасында килә алмаса яки алдан язылырга өлгермәсә, ә документларны бүген тапшырырга кирәк булса?
- Бу очракта ул, гадәттәгечә, икенче төрле әйткәндә "тере чират" белән керә яки "агымдагы язылу" (текущая запись) хезмәтеннән файдалана ала. Аның мәгънәсе шунда: гражданин безнең оешмага иртә белән мөрәҗәгать итеп, көннең икенче яртысына язылып куя ала. Шулай итеп, аңа чират көтеп утырырга туры килмәячәк. Ә ЕГРПдан выписка алуга килгәндә исә, хәзерге вакытта бу хезмәт тулысынча электрон рәвештә башкарыла. Аны Росреестрның www.rosreestr.ru порталы аша заказ биреп алырга мөмкин. Шулай итеп, безнең оешмага килеп йөрүнең кирәге дә юк.
Белешмәләр өчен телефон 8 84347 39-3-64.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев