Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чәчәкләре бөтен урамга ямь бирә

Бакчада чәчәкләр үстерү - ирле-хатынлы Татьяна Александровна белән Евгений Михайлович Балхановларның яраткан шөгыле.

Марина Зайцева
Горький урамында биш катлы йортның ишек алдында үсеп утырган аллы-гөлле чәчәкләргә карап, кемнәр генә сокланмый икән! Эшкә ашыкканда да адымнарны акрынайтып бу гүзәллеккә хозурланып торасың.
Табигать кышкы йокысыннан уяна башлаган иртә яздан ук монда инде җете зәңгәр күгәрчен күзләре балкый башлый, аннары нәркис һәм лаләләр чәчәк ата, соңрак ирис гөлләре, лилия, агератум, флокс, декоратив үләннәрнең чираты җитә. Ә тырнак гөл, купшы астралар һәм талымсыз хризантемалар үзләренең ачык төсләре белән кешеләрне көзге салкыннарга кадәр шатландыралар.
Вегетация сезонын, чәчәкләрнең биеклеген исәпкә алып ясалган чәчәк түтәлләре дә, аларны тәрбияләү алымнары да ис китәрлек. Чәчәкләр иске автомобиль көпчәкләрендә дә, лейкаларда, чәйнекләрдә дә, бүлмә гөле чүлмәкләрендә, стенага элеп куелган кувшиннарда да үсә. Иске арба тәгәрмәче, бәйләгән челтәр, үрелгән кәрҗин үрмәле гөлләр өчен бигрәк тә уңайлы. Боларның барысы да чәчәк бакчасын бизәп тора.
Татьяна Александровнаның әнисе Елена Матвеевна да чәчәкләр үстерергә, бакчада эшләргә яраткан. Күрәсең, бу мәхәббәт аннан күчкәндер. Әнисе ике баланы ялгыз үстерә, эшендә дә алдынгылар рәтендә йөри, хуҗалыкны да тәртиптә тота. Алар күпләп терлек-туар асрыйлар, зур яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчасы тоталар, анда ниләр генә булмый! Әллә нинди авыр вакытларда да алар бакчада гөлләр үстерәләр. Иң кояшлы урын, иң ашламалы җир һәрвакыт чәчәкләргә бирелә.
Утыз ел элек бу фатирга күчкәч, Балхановлар беренче чиратта тәрәзә каршындагы җирне бүлеп алып, бакча ясап куялар. Чәчәк орлыкларын һәм үсентеләрен төрле урыннардан алалар. Татьяна Александровна чәчәкләрне таныш-белешләре, күршеләре белән дә алмаша, журналлар аша да яздырып ала. Туганнары кунакка кайтканда, күчтәнәч итеп чәчәк орлыклары, үсентеләр, чәчәк суганчалары алып кайталар...Йөз төрдән артып киткән чәчәкләргә тиздән урын җитми башлый. Шуңа күрә күршеләре үз бакчасыннан файдаланырга тәкъдим иткәч, Балхановлар аңа бик рәхәтләнеп риза булалар.
Көньякка караган бу бакчасында Татьяна Александровна үзенең иң яраткан гөлләрен - гөлчәчәкләр (розалар) утырткан. Хәзер анда саргылт-кызыл, сары, кызыл һәм ак чәчәкле гөлчәчәкләр хуш ис бөркеп утыра. Мөмкинлек чыккан саен хуҗабикә чәчәкләрнең яңа төрләрен сатып алып, аларның чәчәк атуын түземсезлек белән көтә. Гөлләр патшабикәсе булып саналган гөлчәчәкне тәрбияләү җиңел түгел: ул яхшылап ашланган җирне, даими су сибүне, дөрес кисеп торуны ярата. Әлбәттә, башка гөлләр дә тәрбияләгәнне яраталар.
Шуңа күрә быелгы коры һәм эссе җәйдә Балхановлар һәр иртәдә эшне чәчәкләргә су сибүдән башлыйлар. Аларны даими рәвештә тукландырып торалар, бу максаттан органик ашламадан - сыер яки тавык тизәгеннән ясалган төнәтмәдән файдаланалар. Үз участогында Татьяна Александровна химик матдәләрне бөтенләй файдаланмаска тырыша. Мәсәлән, узган ел куакларда барлыкка килгән үлән бетеннән яшел суган һәм сарымсак кыягы төнәтмәсе ярдәм иткән. Үсемлек тамырларын һәм суганны ашый торган чебеннән рәт арасына сибелгән төелгән кызыл борыч ярдәм иткән.
Күпләр дуңгыз тиресен ашламага ярамый дисәләр дә, алар аны да кулланалар. 3-4 ел черегәннән соң туфракка керткәч, ул җирне теләсә нинди культура өчен яраклы итә. Мәсәлән, узган ел шундый тирес белән ашлаган өч метр җирдә 36 кавын үстергәннәр. Барысы да бик тәмле, сусыл, баллы булып өлгереп җиткән. Быел да бахча культураларын, шул исәптән карбызны, күпләп утыртканнар.
Балхановларның бакчасы - күз явын алырлык, монда хәтта кешеләр өчен экскурсия үткәрергә була. Мәсәлән, тигез рәт итеп утыртылган бакча җиләген ике яктан да казып күмелгән шифер белән әйләндереп алганнар. Кыяр һәм башка үрмәле культураларга тимер каркаслар куелган. Сукмакларга чүп үләннәре үсмәсен өчен тирес, салам һәм пычкы чүбе җәелгән. Череп беткәч, аны ашлама итеп кулланырга була. Сүз дә юк, болай карап-тәрбияләп торгач, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрнең уңышы да мулдан була...
Ишек алдындагы балалар мәйданчыгы янында үскән чәчәкләргә дә игътибар итми үтеп булмый. Бу түтәлләр дә Татьяна Александровна һәм Евгений Михайлович тырышлыгы нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Евгений Михайлович автомобиль көпчәкләре алып кайтып, аларга туфрак тутырган, ә хуҗабикә петунья һәм бәрхет чәчәкләре утырткан.
Өендәге тәрәзә төпләрендә дә гөлләр җитәрлек. Кышка керер алдыннан файдалы матдәләр белән туклансын өчен яран гөле, хризантема һәм бегонияләрне Татьяна Александровна җәен бакчага чыгарып утырта.
Алар бу гүзәллекне үз куллары белән булдырып, тәртиптә тоту өчен каян көч һәм вакыт табалар икән? Бу сорауны биргәч, Татьяна Александровна елмаеп: "Без бит бар эшне дә икәү башкарабыз, балаларыбыз да ярдәм итә..."
Балхановлар гаиләсе өч бала тәрбияләп үстергән. Дмитрий белән Елена дәү әни белән дәү әтигә биш онык бүләк иткәннәр, ә Игорь әлегә техникумда укый, шул ук вакытта "Алексеевскдорстрой" оешмасында геодезист булып та эшли. Гаилә тормышының иң күңелле мизгелләре барысы бергә табын янына җыелгач була. Бөтен кеше иркенләп утыра алсын өчен Евгений Михайлович фатирын бераз үзгәрткән: йокы бүлмәләренең берсен кухня белән тоташтырып, аны иркенәйткән. Диварда әнисенең, балаларының, оныкларының фоторәсемнәре. Һәр иртәдә иң газиз йөзләргә күз салу көне буена җитәрлек көч-куәт өсти. Ә Балхановларның ишек алдында үскән күз явын алырдай чәчәкләре үзләрендә генә түгел, йортта яшәүчеләрнең дә, үтеп йөрүчеләрнең дә күңелләрендә онытылмас хисләр тудыра. Минемчә, табигатькә чын күңелдән гашыйк кешеләр генә шундый матурлыкны тудыра аладыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев