Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чәчәкләрдән бөркелә матурлык…

Соңгы елларда бакчада төрле чәчәк һәм декоратив куаклар үстерү популярлаша бара. Шәһәрдә яшәүче Людмила Коляданың бакчасын күреп тә ис китәрлек.

Ирина ТЕЛИЦЫНА.
"НЖ".
Людмиланың әнисе Валентина Николаевна Филиппова да чәчәкләргә җаны-тәне белән гашыйк кеше. Бакчаларын иртә яздан моңсу көзгә кадәр астра, циния, георгиннар бизәп тора. Элегрәк, мәсәлән, мондый төр чәчәкләр бөтенләй диярлек булмаган, әмма безнең якларда үсә торганнарыннан да бәйрәм-тантаналарга менә дигән чәчәк бәйләме әзерләгәннәр.
Өчкүл урта мәктәбен һәм Чистай медицина училищесын тәмамлаганнан соң, Людмила "Чайка" балалар йортына шәфкать туташы булып эшкә урнаша. Вакытын күбрәк эшкә һәм гаиләгә сарыф итәргә туры килсә дә, бакчада кайнашып керергә дә җай таба ул. Розалары, мәсәлән, өченче тапкыр чәчәк атып утыра. Людмиланың әйтүенә караганда, аеруча "Голубой Нил" сорты яхшы икән. Башкалары да сокландырырлык. Розаны юкка гына чәчәкләрнең чәчәге, дип әйтми торганнардыр шул. Кыраулар төшкәнчегә кадәр тирә-якка нур сибеп утырачак әле алар.
Петунья, циния, георгин, гладиолус, астралар да үсә аның бакчасында. Лилияләрнең инде бәрхеттәй таҗлары коелган. Людмила чәчәкләрнең кайбер төрен каталоглардан яздырып ала. Аеруча Мәскәүдәге "Интерфлора", "Флос", "Бэст" фирмалары белән эш итә. "Минем яраткан дачам", "Чәчәкләр дөньясында" журналларының да һәр санын көтеп ала.
Бакчасында төрле куак һәм агачлар да җитәрлек. Сырганак, чия, алмагач, виноградны шундыйларга кертергә була. Виноградны, мәсәлән, өч ел элек утыртканнар. Һәр куакның төбенә пыяла шешәне өстен аска каратып яртылаш күмеп чыккан. Бу җылыны һәм дымны сакларга ярдәм итә икән. Виноград агачының үрмәле гөлдәй сузылып үскән ботаклары җәйге беседканы уратып алган. Уңышын да татып караганнар. Үзең үстергән һәрвакыт тәмле була икән.
Людмила яшелчәләрне дә күп итеп үстерә. Помидор һәм кыярның нинди генә сорты юк! Кыярның кытай сортына күбрәк өстенлек бирә ул. Тозларга да, салат ясау өчен дә әйбәт.
Аның өй эчендәге гөлләре дә һәркемне сокландырырлык. Тәрәзә төбендәге фиалка, пахистахистан күзеңне ала торган түгел. Людмила бармакларын бөгеп гөл исемнәрен атый: кроссандра, азалия, баухиния, монстера, бровалия, гардения… Карыйм да сокланып туя алмыйм. Баксаң, мондый гөлләр безнең шартларда да үсә икән бит.
Кухняда исә кактус, "декабрист" һәм иң гаҗәпләндергәне… фейхоа үсә. Әлеге экзотик җимешне яз көне кибеттән сатып алганнар. Ашаганнан соң орлыгын туфракка утыртканнар. Фейхоа дүртенче елда гына җимеш бирә. Людмила бу агачтан да уңышны мул җыеп алачагына өметләнә. Һәм, әлбәттә инде, кура җиләге, чия, карлыган, крыжовник белән бергә әлеге экзотик фейхоаны да киптереп яки туңдырып саклап карарга тели. Эшенең уңышлы килеп чыгасына шик юк, чөнки Людмила барысын да булдыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чәчәк шөгыль