Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • «Бюджетны үтәп чыгарга мөмкин...”

    Закон таләпләре нигезендә, башка еллардагы кебек, контроль-хисап палатасы 2014 ел, пландагы 2015 һәм 2016 елларга бюджет проектына экспертиза үткәрде һәм шуның белән бергә эшләрнең торышын яктырткан документларга анализ ясады. Моннан нинди нәтиҗәләр ясарга була?

    Николай Соколов,
    контроль-хисап палатасы рәисе.
    Салым базасы буенча исәп-хисап ясау шуны күрсәтте, керемнәрне формалаштыру закон буенча, салым һәм салым булмаган түләү бюджетына өстәмә түләүләрнең билгеләнгән нормативы нигезендә, район үсешен исәпкә алып башкарылган. Икътисад бүлеге һәм финанс-бюджет палатасы исәпләүләрендә аларны санауда аермалар булуын билгеләп үтмичә булмый. Үзкеремнәр буенча бюджетның керем өлеше күрсәткечләрен башкару күбесенчә фаразланган үсеш темпларына һәм салымнарны җыю дәрәҗәсенә бәйле. Салым базасына килгәндә исә,бу тармакта кимчелекләр җитәрлек. Алар арасында кайбер оешмаларның (аерым алганда, төзелеш оешмалары) НДФЛны түләмәве дә, муниципаль милектән һәм җирдән файдалану буенча кимчелекләр дә, кайбер салымнар буенча зур бурычлар да бар.
    Экспертиза барышында керем өлеше күләмен билгеләгәндә, РФ бюджет кодексының 62нче маддәсе бозылган, анда муниципаль казна учреждениеләре күрсәткән түләүле хезмәтләрдән алынган керемнәрнең кертелмәве билгеле булды.
    Бюджетның керем өлешендә 2014 елда һәм пландагы чорда зур урынны (3/4 өлеше) кайтарылмый торган (безвозмездный) кертемнәр алып тора. 2013 елда үтәлергә тиешле план күләменең күпмедер дәрәҗәдә кимүе ТР дәрәҗәсендә инвестиция характерындагы чыгымнарның төгәл билгеләнмәве белән аңлатыла. Узган еллар күрсәткәнчә, аларның күләме ел ахырына таба билгеле була.
    Чыгым өлешенә ясалган экспертиза шуны күрсәтте, ул чыгым йөкләмәләре һәм дәүләт вәкаләтләре нигезендә формалашкан. Фаразланган чорга ассигнованиеләр күләмен исәпләгәндә, элеккеге кебек үк, ТР Финанс министрлыгы тәкъдиме күләмендә һәм юнәлешендә индексация алымы файдаланылган, бюджет һәм автономияле учреждениеләргә җиткерелергә тиешле, халыкка хезмәт күрсәтү буенча билгеләнгән йөкләмәне исәпкә алган норматив ихтыяҗларның кулланылмавы билгеле булды.
    Проект нигезендә, бюджетның исәп-хисап өлешендә район Советы кабул иткән программаларны финанслау, яңа төзелешләргә, объектларга реконструкция һәм ремонт ясауга инвестицияләр, төп средстволарны сатып алуга акча бирү күздә тотылмаган. Бу мәсьәләләрне бюджетны үтәү барышында һәм өстәмә керем алу юлларын табып хәл итәргә кирәк булачак. Бу республика бюджетыннан һәм үзкеремнәр планын арттырып үтәүдән алынган керемнәр, шулай ук бюджетны үтәү барышында янга калдырылган акчалар исәбенә булырга мөмкин. Палата үткәргән мониторинг һәм тикшерү материаллары күрсәткәнчә, чыгымнарны киметү резервлары аз түгел, шуңа күрә бу чыганактан да файдаланырга кирәк. Безнеңчә, махсус бирелгән акчалардан нәтиҗәлерәк файдаланып, аларны учреждение базасын үстерүгә һәм ныгытуга, эшчеләр хезмәтен стимуллаштыру өчен тотарга мөмкин.
    Җирлек бюджетларына бюджетара трансфертлар норматив-хокук актларының гамәлдәге положениеләрен күздә тотып эшләнә, аларның балансын тәэмин итә.
    Бюджет проекты барлык фаразланган елларга керемнең чыгымга туры килүен күздә тота. Чыгымнар читтән бурычка алуны күздә тотмый.
    Экспертиза эшләгәндә 2015-2016 еллардагы планлы чорга шартлы рәвештә расланган чыгымнарны исәпләүдә хата табылды: фаразланган бюджет балансы ясалма һәм аны башкару өчен бу ике елга чыгым өлешен үзгәртергә кирәк.
    Тулаем алганда, бюджетны башкарып чыгарга була, аның параметрлары бюджет тармагына эшләргә һәм шул рәвешле район халкының ихтыяҗларын капларга мөмкинлек бирәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: