Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бурычларны түләргә кирәк

Шәхси эшмәкәрләрдән бурычларны алу буенча айлык барышында безнең районның Пенсия фонды Идарәсенә 400 мең сумнан артык акча керде. Суд приставлары Федераль хезмәт белән бергә акция барышында 8 рейд үткәреп, иң күп бурычы булган эшмәкәрләр янында, шул исәптән алар эшчәнлек алып барган урыннарда да булырга туры килде. Бурычның бер өлеше милек...

Шәхси эшмәкәрләрдән бурычларны алу буенча айлык барышында безнең районның Пенсия фонды Идарәсенә 400 мең сумнан артык акча керде.
Суд приставлары Федераль хезмәт белән бергә акция барышында 8 рейд үткәреп, иң күп бурычы булган эшмәкәрләр янында, шул исәптән алар эшчәнлек алып барган урыннарда да булырга туры килде. Бурычның бер өлеше милек хисабына бетерелде, бер өлеше исәп-хисап счетларыннан алынды. Эшләүче һәм пенсия алучы эшмәкәрләргә бурычны даими түләүләрдән тотып калу турында карарлар җибәрелде. 10 кешенең Россия Федерациясе чикләреннән чыгу хокукы чикләнде.
Моннан тыш, профилактика эше дә алып барылды. Пенсия фонды хезмәткәрләре әңгәмәләр үткәреп, шәхси эшмәкәрләр эшлиме-юкмы, Пенсия фондында учетта торганда иминиятләштерү взносларын түләргә тиешлеген ассызыклап үттеләр. Әгәр эшчәнлек туктатылган булса, кыска вакыт эчендә учеттан төшәргә кирәк. Эшмәкәрләрнең хезмәт стажына алар иминиятләштерү взносларын тулы күләмдә түләп барган чор гына керүен дә онытырга ярамый.
Айлык тәмамланса да, бурычларны җыю эше дәвам итә. Бүгенге көндә аның суммасы мәҗбүри пенсия һәм медицина иминиятләштерүе буенча 8,2 миллион сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев