Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Булачак пенсиянең күләмен ничек санарга?

"Пенсия калькуляторы" ("Пенсионный калькулятор") - бу программа гамәлдәге һәм яңа формула буенча 2013 ел бәяләре белән булачак картлык буенча хезмәт пенсиясенең күләмен исәпләп чыгарырга мөмкинлек бирә. Гражданнарның яңа пенсия хокукларын формалаштыруның һәм картлык буенча хезмәт пенсиясен билгеләүнең яңа тәртибен 2015 елның 1 гыйнварыннан кертү күздә тотыла. "Пенсия калькуляторы" программасына тиешле...

"Пенсия калькуляторы" ("Пенсионный калькулятор") - бу программа гамәлдәге һәм яңа формула буенча 2013 ел бәяләре белән булачак картлык буенча хезмәт пенсиясенең күләмен исәпләп чыгарырга мөмкинлек бирә.

Гражданнарның яңа пенсия хокукларын формалаштыруның һәм картлык буенча хезмәт пенсиясен билгеләүнең яңа тәртибен 2015 елның 1 гыйнварыннан кертү күздә тотыла.

"Пенсия калькуляторы" программасына тиешле күрсәткечләрне керткәннән соң, гамәлдәге кагыйдәләр буенча нинди күләмдәге пенсиягә өметләнеп булуын билгеләргә мөмкин. Шулай ук хезмәт базарындагы шартларны исәпкә алып, тормыш һәм хезмәт юлын билгеләргә була.

Булачак пенсиянең шартлы күләмен белү өчен сигез сораудан торган форманы тутырып, "исәпләргә" ("рассчитать") дигән кнопкага басырга кирәк. Һәр сорауда теге яки бу күрсәткечнең булачак пенсия күләменә йогынтысы турында аңлатма бирелгән.

Кертелә торган күрсәткечләрне үзгәртеп, исәпләнгән сумманың зурлыгы үзгәрүен күрергә мөмкин. Шулай итеп, хезмәт стажының оптималь елларын билгеләргә, тиешле нәтиҗәләр чыгарырга була.

Шулай да "Калькулятор" программасы бүгенге пенсионерларның, пенсиягә чыгарга өч елдан кимрәк калган гражданнарның, инвалидларның, хезмәткә яраксыз булган һәм туендыручысын югалткан гражданнарның, хәрбиләрнең һәм көч ведомствосы хезмәткәрләренең, шәхси эшмәкәрләрнең, вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы булган куркыныч һәм зарарлы производствода эшләүчеләрнең пенсия күләмен исәпләү өчен яраксыз.

"Пенсия калькуляторы" Россия Пенсия фондының - www.pfrf.ru, РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының - www.rosmintrud.ru рәсми сайтларында, шулай ук Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлегенең www.pfrrt.ru сайтында урнаштырылган.

Реклама

Дәүләт белән бергә финанслау файдалы

Пенсия фондына дәүләт белән бергә финанслау (софинансирование) программасына керү өчен гариза бирергә ике генә ай вакыт калып бара.

"Хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә өстәмә взнослар һәм пенсия җыемнарын формалаштыруда дәүләт ярдәме турында" Федераль закон нигезендә бу программа вакытлыча эшли һәм 2013 елның 25 сентябренә кадәр

- үз теләгең белән пенсия иминиятләштерү хокукына кергән;

- кимендә 2000 сум күләмендә өстәмә иминиятләштерү взнослары түләгән гражданнарга кагыла.

Пенсияне дәүләт белән бергә финанслау программасында катнашу пенсиягә шактый саллы өстәмә булачак. Әгәр кеше булачак пенсиясенең тупланма өлешенә елына 2 мең сумнан алып 12 мең сумга кадәр акча күчерсә, дәүләт бу сумманы ике тапкыр арттырып, аның шәхси счетына күчерә. Бу хәл 10 ел буе дәвам итәчәк.

Программаның эшләү дәверендә, 01.10.2008 елдан 15.07.2013 елга кадәр, безнең районда бу программага 615 иминиятләштерүче кереп, алардан 4700,6 мең сум акча алынды, шул исәптән 2013 елда - 563,7 мең сум. Дәүләт аларның счетларына 4136,9 мең сум акча күчереп, иминиятләштерелгән затлар алдындагы бурычын тулысынча үтәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X