Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Булачак пенсияләр өчен

2014 һәм 2015 елларда страховой взнослар пенсиягә чыгучыларның страховой пенсиясен булдыруга тотылачак. Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Спас район идарәсе җитәкчесе урынбасары Татьяна Марюхова аңлатуынча, эш белән тәэмин итүчеләр тарафыннан күчерелгән акчалар моңарчы башка фондларга кереп барса, хәзер инде гражданнарның Пенсия фондындагы пенсия счетларына күчереләчәк. Киләчәктә страховой пенсия күчерелгән сумманың...

2014 һәм 2015 елларда страховой взнослар пенсиягә чыгучыларның страховой пенсиясен булдыруга тотылачак. Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Спас район идарәсе җитәкчесе урынбасары Татьяна Марюхова аңлатуынча, эш белән тәэмин итүчеләр тарафыннан күчерелгән акчалар моңарчы башка фондларга кереп барса, хәзер инде гражданнарның Пенсия фондындагы пенсия счетларына күчереләчәк. Киләчәктә страховой пенсия күчерелгән сумманың күләменә карап билгеләнә. Эш белән тәэмин итүчеләрнең страховой взнослары бүгенге пенсионерларга пенсия түләүгә тотыла.
Шулай итеп пенсия системасының теләктәшлек принциплары тормышка ашырыла. Россиядә киләчәктә дә пенсия белән тәэмин итүнең нигезен әнә шул принцип тәшкил итәчәк.
Гражданнарның исәп-хисап счетына җыелган барлык акчасы инвестицияләнә һәм аларга пенсия билгеләгәндә әлеге керемнең күпме булуын исәпкә алып түләнәчәк. Страховой пенсия дәүләт тарафыннан гарантияләнә һәм инфляциядән шәхси компанияләр җаваплылыгы белән саклана.
Җыелган пенсия акчаларын түләү турындагы Закон ике елдан бирле гамәлдә. Безнең район буенча әлеге акчаны 707 кеше алды. Шунысын исегезгә төшерәбез, пенсиянең тупланма өлешен алу хокукына 1953 елда туган һәм аннан яшьрәк ир-атлар, шулай ук 1957 елда туган һәм аннан яшьрәк хатын-кызлар ия. Тиешле сумма яшь буенча, шул исәптән вакытыннан алда пенсиягә чыкканда түләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев