Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бу турыда һәр пенсионер белергә тиеш

Кешеләрне пенсия белән тәэмин итү буенча сораулар һәркемдә килеп туарга мөмкин. Еш очрый торган сорауларга бүген Пенсия фонды идарәсе белгечләре җавап бирә.

- Пенсияне вакытында һәм проблемасыз рәсмиләштерү өчен кешегә нәрсә эшләргә кирәк?

- Пенсиягә чыгу яшенә җитәргә бер ел калгач, без лаеклы ялга чыгарга җыенучыларның документлары белән эшли башлыйбыз. Белгечләр аларның дөреслеген тикшерсен өчен стаж, хезмәт хакы турында документларны Пенсия фондына алдан ук тапшырырга кирәк. Стажны раслау өчен архив органнарына, элеккеге эш бирүчеләргә запрослар ясала.

Нәтиҗәдә пенсиягә чыгу көненә аны вакытында һәм дөрес билгеләү өчен кирәк булган барлык документлар җыелып бетә. Әгәр кеше эшләсә, ул лаеклы ялга чыгарга бер ел вакыт калгач, предприятие яки оешманың кадрлар өчен җавап бирүче белгечләре пенсия эшенең электрон макетын ясап, аны Пенсия фонды идарәсенә җибәрергә тиеш.

- Пенсияне Россия почтасы аша түгел, ә Саклык банкыннан алу өчен ниләр эшләргә кирәк?

- Пенсионерның теләге буенча пенсияне элемтә бүлеге яки бу эш белән шөгыльләнә торган теләсә кайсы оешма китерә ала. Пенсионер акчаны кассада яки өендә алырга мөмкин.

Пенсионерның теләге булса, кредит оешмасы да пенсияне исәп-хисап счетына күчерә ала. Моның өчен счет ачып, аның реквизитларын яшәү урыны буенча Пенсия фонды идарәсенә тапшырырга кирәк.

Кредит оешмасы аша пенсияне пенсионерның банк счетына, кертем буенча счетка, банк картасы счетына яки башка рәвешле күчерергә була. Акча күчергән өчен комиссия алынмый.

- Эш бирүченең иминиятләштерү взнослары Пенсия фондының шәхси счетында ничек теркәлә?

- Һәр эшчесе өчен эш бирүче Пенсия фондына мәҗбүри пенсия иминиятләштерү взнослары түләргә тиеш, пенсия капиталы аларны исәпкә алып формалаштырыла. Бу акчаларны эш бирүче хезмәт хакыннан түгел, ә хезмәт хакы түләү фондыннан бирүен дә билгеләп үтәргә кирәк.

2012 елда мәҗбүри пенсия иминиятләштерү тарифы һәр хезмәткәрнең хезмәт хакы түләү фондыннан 22 % тәшкил итте. 2013 елда тариф шулай ук кала. Иң зур фонд быел һәр эш урыны буенча 568 мең сум тәшкил итә. Бу саннан артып киткән хезмәт хакыннан 10 % күләмендә өстәмә иминиятләштерү взнослары түләнә. Алар шулай ук хезмәт пенсиясенең иминиятләштерү өлешенең база күләмен түләү өчен җибәрелә.

22 % иминиятләштерү взносларының 16 проценты хезмәткәрнең пенсия счетына күчерелә: 10 % - иминиятләштерү, 6% тупланма өлешенә. Калган 6 % бүгенге пенсионерларның хезмәт пенсиясе иминиятләштерү өлешенең билгеләнгән база күләмен түләүгә китә һәм гражданинның шәхси счетында чагылдырылмый. Әгәр гражданин 1967 елдан соң туган булса, взносның 16 % да пенсиянең иминиятләштерү өлешенә керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев