Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Бу черкиләр үтте үзәккә…

    «Җәйне кайсыбыз гына яратмый икән! Балалар да, ялларын җәй көне алган зурлар да иркенләп ял итәләр. Бакчаларда җиләк-җимеш, яшелчәләр өлгерә. Җәен походларга чыгарга, су коенырга яратабыз, кая да булса барабыз, дуслар, туганнар белән очрашабыз… Кояшлы җылы җәй җитүен барыбыз да түземсезлек белән көтәбез. Тик менә ничәнче җәй инде черкиләр тынгы...

    Редакциягә черкиләрнең күплегеннән зарланып язылган хатлар күп килә, чылтыратучылар да байтак. Чыннан да, бу җәйдә черкиләрнең күплегенә исең китәрлек. Юньләп эшләп тә, саф һавага чыгып ял итеп тә булмый. Алардан берничек котыла алмыйсың.
    Газета укучыбыздан килгән хатка аңлатма бирүне үтенеп, без әлеге борчыган мәсьәләгә карата турыдан-туры кагылышы булган предприятие һәм оешма җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәргә булдык.
    Алексей ТЮЛЕНЕВ,
    Болгар шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе:
    - Кешеләрнең борчылуы урынлы - черкиләрдән барыбыз да тәмам туеп беттек. Аларга каршы көрәш өчен ел саен Гигиена һәм эпидемиология үзәгенә билгеле бер күләмдә субвенция бирелә. Тиешле препаратлар белән эшкәртеп карадылар, әмма файдасы аз булганын үзегез күреп торасыз. Тагын да тәэсирчәнрәк препаратлар кирәк. Тик алар шактый кыйммәт тора. Безнең карамакта исә мондый акча юк…
    Виктор МЕШКОВ,
    Гигиена һәм эпидемиология үзәге филиалы җитәкчесе:
    - Безнең районда 20 анофелоген, ягъни артык тирән булмаган сулыклар бар. Аларның күбесе сазлыкка әйләнеп бара, сулары тиз җылына. Бу исә черкиләрнең күпләп үрчүенә китерә. Шундый 10 сулык, мәсәлән, шәһәр территориясендә урнашкан. Нәкъ менә шундый сулыкларда черкиләр күпләп үрчи дә инде. Мондый сулыкларны эшкәртми калмыйлар.
    Без ел саен черкиләргә каршы көрәш алып барабыз. Быел, мәсәлән, хастаханә, ашлык кабул итү предприятиесе, часовня, аэропорт, техникум тирәсендәге, Вахитов урамындагы сулыклар, Рабига күле, лагерь территориясе эшкәртелде. Гомумән алганда, 21,8 гектар тиешенчә эшкәртелде. Шунысын да әйтергә кирәк, без гади черкиләр үрчү һәм таралуга каршы конкрет бернинди чаралар да күрмәдек. Гади черки дә безнең игътибардан читтә калмый, әмма эшкәртеп кенә аннан котылып булмый. Черкиләр урман тирәләрендә аеруча актив үрчи. Хәзер бит санитария авиациясе узган елларга караганда басуларны бик аз эшкәртә. Өстәвенә, көннәрнең гадәттәгедән кызу торуы да черкиләрнең күпләп таралуына китерде. Черки эсседән курыкмый, юеш, тынчу урында да берни булмагандай иркенләп үрчи ала…
    Атап әйткәндә, без акчаның никадәр бүленеп бирелүенә карап, черкиләргә каршы көрәш алып барабыз. Хат авторының борчылуы урынлы, шәһәр халкының да зарын аңларга була. Әмма, черкиләрдән котылу өчен күп акча кирәк.
    Евгений МУЛИНОВ,
    "Болгар урманчылыгы" дәүләт учреждениесе җитәкчесе урынбасары:
    - Урман янында гына яшәүче әти-әнинең ничек зарлануын миңа еш ишетергә туры килә. Быел алар бигрәк күп: урамда да, бакчада, су буйларында да бу канэчкечләргә түзәрлек хәл калмады.
    Күпләр черкиләрнең күп булуы өчен урман хезмәткәрләрен гаепли: янәсе, без урман киңлекләрен черкиләргә каршы эшкәртмибез. Черкигә каршы көрәшү безгә йөкләнә торган бурыч түгел. Дөрес, яфракларны кимерүчеләргә каршы химик чаралар кулланыла. Быел, мәсәлән, әлеге максаттан чыгып контракт төзелде. Шуның нигезендә Никольск урманчылыгындагы 1900 гектарны авиация ярдәмендә утыртылган яшь имәннәргә зур зыян китерүче бөҗәкләргә каршы эшкәрттек. Ни кызганыч, әлеге химик препарат черкиләргә бернинди зыян китермәде.
    Редакциядән: хатка бирелгән аңлатмалардан күренгәнчә, автор кузгаткан мәсьәлә әлегә тулысынча хәл ителмәгән, дияргә була. Ә бит әле җәйнең уртасы гына. Димәк, түзәргә туры киләчәк. Бәлки ничек тә булса мәсьәләне уңай хәл итү мөмкинлеге табылыр? Һәрхәлдә, моңа ышанасы килә. Тәмам үзәккә үтте бит инде бу черкиләр…

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: