Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөтен көч – терлекчелекне үстерүгә

Узган сишәмбедә терлекчелек тармагының үсеше һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларының кышка хәзерлегенә багышланган район семинары булды.

Авыл хуҗалыгы җитәкчеләре һәм җирлек башлыклары Никольск авыл җирлегенең фермер хуҗалыкларын карадылар. Монда терлекчелеккә зур игътибар бирелә, елдан-ел терлекләрнең баш санын, продукция җитештерүне арттыру өчен күп тырышлык куела. Элек-электән ит һәм сөт сату авыл эшчәннәренең төп керем чыганагы булган. Игенчелек продукциясенә бәяләрнең түбән булуы һәм терлек азыгы белән тулысынча тәэмин ителгән бүгенге шартларда бу аеруча зур әһәмияткә ия.
Отрадада яшәүче Александр Спиридонов крестьян (фермер) хуҗалыгында бүгенге көндә 160 баш мөгезле эре терлек бар, аларның 80е - савым сыерлар. Монда кышка зур азык запасы тупланган, терлекчелек абзарлары әйбәтләп хәзерләнгән. Хуҗалык җитәкчесе үз терлекләре хисабына сыерларның баш санын арттырырга планлаштыра. Моның өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Мәсәлән, күптән түгел озак еллар буш торган бозау абзарын үзгәртеп төзегәннәр.
Никольскидагы Андрей Синицын крестьян (фермер) хуҗалыгында кыска вакыт эчендә савым сыерлар көтүен арттырып, 200 башка җиткергәннәр. Быел тагын 80 баш мөгезле яшь терлек сатып алганнар. Кышка җитәрлек печән, салам, ашлык фуражы хәзерләп куелган. 1,5 мең тонна силос та кышын терлекләрнең рационын тулыландырырга мөмкинлек бирәчәк. Быел хуҗалыкта кукурузны беренче генә ел, махсус савым сыерларның баш санын арттыру өчен чәчеп караганнар. Сыер һәм бозау абзарларын капиталь ремонтлау терлекләрне асрау шартларын күпкә яхшыртырга мөмкинлек биргән.
Берничә ел элек элекке ат заводының ат абзарларын сатып алгач, Александр Планин 28 баш мөгезле эре терлек алып кайткан. Биналарга капиталь ремонт ясагач, әкренләп терлекләрнең баш санын арттыра башлаган. Хәзер аның көтүендә 165 баш терлек бар. Күптән түгел тагын берничә дистә мөгезле яшь терлек сатып алып, киләсе елга терлекләрнең баш санын 220гә җиткерергә уйлый. Терлекләрне кыш чыгару өчен азык запасы җитәргә тиеш: 350 тонна печән, 150 тонна салам һәм арпа, солы, борчак һәм бодайдан торган 300 тонна сыйфатлы азык фуражы хәзерләнгән. Сөт сатудан алынган керем терлекчеләргә генә түгел, хуҗалык механизаторларына да хезмәт хакын тулысынча түләп барырга җитә.
Семинар барышында башка мәсьәләләр дә каралды. Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләренең игътибары терлекләрне вакытында кышкы абзарларга күчерүгә, аларны тулы рацион белән тәэмин итүгә, ферманы һәм якындагы территорияне саклауга, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен җиренә җиткереп үтәүгә җәлеп ителде. Шунысы да бар - киләсе елда терлекчелек биналарын ремонтлау һәм яктыртуны монтажлауга киткән чыгымнарның яртысын республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы дәүләт хисабына компенсацияләргә җыена. Бу сизелерлек ярдәм булачак.
Семинарда катнашучылар шулай ук Жигулёвск һәм Ульяновск шәһәре эшмәкәрләре һәм җирле фермерлар хисабына реконструкция ясала торган Никольск чиркәвендә булдылар.
Рәсемдә: А. Спиридонов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев