Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Борынгы Болгар – безнең горурлыгыбыз

Инде хәбәр ителгәнчә, Фарсы култыгында урнашкан кечкенә генә Катар дәүләтенең башкаласы Дахи шәһәрендә үткән ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитетының 38нче сессиясендә, безнең музей-тыюлык планетаның мәдәни милке һәм мирасы объектларын контрольдә тотучы шушы оешма исемлегенә кертелде. Татарстан делегациясе составына Спас районы башлыгы Камил Нугаев та керде. Без аннан бу сәяхәттән алган тәэсирләре...

- Камил Әсхәтович, газета укучыларыбызны Катардагы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комиссиясе утырышының ничек үтүе кызыксындыра...
- Билгеле булганча, узган ел ЮНЕСКОның Камбоджада үткән утырышында Болгарның универсаль кыйммәте танылды һәм документлар эшләп бетерү өчен кайтарылды. Шунда ук тагын бер халыкара оешма - ИКОМОСтан безнең ядкарьләрне кәгазьдә генә түгел, үз күзләре белән күрер өчен экспертлардан торган берничә делегация килде. Алтын Урда һәм Идел Болгарының чәчәк ату чорына караган тарихи валны күреп, аларның таң калуын билгеләп үтәргә кирәк. Чөнки Россиядә мондый ядкарьләр юк диярлек. Мәсәлән, Кытайда борынгы басып алучының берсенә караган кечкенә генә шәһәр бар, анда оборона валының бер өлеше генә сакланган. Бу шәһәр ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән. Ә бездә ул чорның архитектура һәйкәлләре - Кече манара, Кара, Ак пулатлар, Төньяк һәм Көнчыгыш төрбәләр, Хан сарае, Җәмигъ мәчете нигезләре һәм башка объектлар сакланган. Боларның барысы да экспертларда зур тәэсир калдырды һәм алар тиешле нәтиҗә ясадылар.
Әлбәттә, Бөек Болгар дәүләтенең башкаласы булган борынгы Болгар һәйкәлләре узган гасырлардан бирле тарихчыларның, галимнәрнең, дин эшлеклеләренең игътибарын үзенә тартып торган. Юл булмаганлыктан, элеккеге вакытларда монда килүе бик кыен булса да, җәйләрен кеше өзелеп тормаган. Хәтта рус дәүләте патшаларында да ул кызыксыну уяткан. Аларның Болгарны карап, бик урынлы күрсәтмәләр бирүе турында без беләбез. Утырыш башланыр алдыннан (ә ул 23 июньдә иртән безнең мәсьәләне караудан башланып китте) без уңай карар чыгарачакларына ышансак та, азрак шикләнүләр булды. Ләкин юкка борчылганбыз икән.
Сорауларны бик күп бирделәр, аеруча Европа илләре - Германия, Польша һәм башка ил вәкилләре тырышты. Бу Европаның безнең белән кызыксынуы арта дигән сүз. Барлык гарәп илләре, Катар үзе, Сенегал безне бик якладылар, узган елдагы кебек, Һиндстан, Казахстан безнең яклы булды. Нәтиҗәдә Болгар ЮНЕСКО исемлегенә 1002нче объект булып кертелде. Безнең өчен бу зур әһәмияткә ия вакыйга. Моңа кадәр исемлектә Россиядән 25 объект, шул исәптән Казан Кремле дә кертелгән иде. Барлыгы бу сессиядә 36 кандидат тикшерелде.
Бу уңышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев, Президент ярдәмчесе Татьяна Петровна Ларионованың, шулай ук министрлыклар, иганәчеләр, төзүчеләр, кунаклар каршыларга ярдәм иткән, музей-тыюлыкта алып барылган өстәмә эшләрдә катнашкан район халкының хезмәте зур булды. Моның өчен аларның барысына да бик зур рәхмәт!
Бу вакыйга алдыннан 2000 елдан башлап зур эш алып барылды. Бу эшне 2012 елда Болгарга һәм Свияжскига килеп киткән Россия Президенты Владимир Путин хуплады, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика хакимияте зур ярдәм күрсәтте. Ядкарьләрне яңарту Татарстанга гына түгел, бөтен Россия өчен зур әһәмияткә ия. Бу изге эштә ярдәм итү өчен "Яңарыш" фонды оештырылды. Боларның барысы да уңай нәтиҗә бирде.
- Бу вакыйга уңаеннан Болгарны нинди перспективалар көтә дип уйлыйсыз?
- Беренче чиратта, безнең турыда бөтен дөнья беләчәк. Күз алдына китерегез әле: бөтен дөньяда барлыгы шундый 1002 объект бар, алар арасында - безнең Болгарыбыз. Бай тарихлы, мәдәниятлы башка шәһәрләр дә җитәрлек бит әле. Татарстанда гына, мәсәлән, Алабуга, Чистай шәһәрләре бар, ә Россия буенча алар күпме... Ә Бөтендөнья Мирас исемлегенә безне генә керттеләр һәм безнең даныбыз бөтен дөньяга таралачак.
Шул ук вакытта бу бик бик зур җаваплылык та. ЮНЕСКО таләпләре буенча, без булган ядкарьләрне, борынгы шәһәр урынын, чикләрен кадерләп сакларга тиеш. Монда хәзер берни дә төзергә рөхсәт ителми, бары тик бу ядкарьләрне киләсе буыннарга саклап калу өчен фәнни, тикшерү һәм реставрация эшләре генә алып барырга ярый. Боларның барысы да инвесторларны җәлеп итәр, туристлар саны артыр дип өметләнәбез.
Безгә туристлар елның теләсә кайсы фасылында килә алсын өчен тагын бер кунакханә комплексы яки санаторий барлыкка килер дип уйлыйбыз. Бу кешеләр өчен эш урыннары да арта дигән сүз. Хәзер тыюлыкта эшләүчеләр саны моннан өч елга караганда ике тапкыр күбрәк.
Әлбәттә, шушындый югары дәрәҗәгә ирешкән Болгарыбыз белән тагын да ныграк горурланырбыз.
- Киләчәктә инфраструктура кайсы юнәлештә үсәчәк?
- Беренчедән, безгә зур елга суднолары керә алсын өчен, елга төбен тирәнәйтү буенча Россия Федерациясенең Транспорт министрлыгы белән эшлекле сөйләшүләр булды. Бу эшне башкарганда тыюлыкны саклау кагыйдәләре катгый үтәлергә тиеш. Катлаулы инженер һәм техник чаралар чыгымы өлешләп каплана: сумманың 30 процентын республика бирсә, калган 70 процентын федераль үзәк бирергә тиеш. Ел-ел ярым үткәч, безнең Елга вокзалында зур-зур теплоходлар туктый алыр дип өметләнәбез.
Шулай ук Болгарга авиалиния ачу турында да сүз булды. ЮНЕСКО экспертлары уңай нәтиҗә бирсә, монда самолетлар өчен полоса барлыкка киләчәк һәм безгә кечкенә самолетлар төшә алачак. Билгеле, автомобиль юлларын төзү эше дә дәвам итәчәк. Туристларны ашату, аларны сувенир продукциясе һәм башка нәрсәләр белән тәэмин итү мәсьәләсе дә игътибардан читтә калмый.
- Сез күптән түгел генә барлыкка килгән гарәп дәүләтендә булып кайттыгыз. Ул нинди тәэсир калдырды, кайсы ягы белән истә калырлык булды?
- Катар - дөньядагы иң бай дәүләт булып санала. Монда җан башына иң югары тулай продукция җитештерелә. Мондый күрсәткеч хәтта югары үсеш алган Норвегия, Япониядә дә юк. Һәм дәүләт елдан-ел үсә.
Ә бит бу дәүләт чүлдә урнашкан. Монда эсселек 50 градуска җитә, урамда озак торып булмый. Һәм менә шушы чүлдә зур төзелешләр бара... Моңа шаккатмый мөмкин түгел.
Без анда төрле музейларда - ислам, шәехләр музеенда булдык. Биредәге халык эшли дә, тиешенчә ял да итә белә. Без дә шуңа омтылырга тиеш.
Безнең өчен зур эшләр башлана гына әле. Тиздән бу вакыйгага багышланган тантаналар булачак: ул башта - Казанда, аннары Болгарда үтәчәк. ЮНЕСКО билгесен кую тантанасы да истә калырлык булачак. Бу эштә безнең һәрберебезнең өлеше бар, шуңа күрә бөтен кешегә тагын бер кат рәхмәт белдерәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев