Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Болгарга килүчеләр саны арта

Ел башыннан Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-заповеднигына 49700дән артык кеше килде. Бу үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда 30 мең кешегә артыграк. Туристлар Татарстан шәһәр һәм районнарыннан гына түгел, чит илләрдән дә киләләр. Мәсәлән, әле күптән түгел генә Австралиядән һәм Төркиядән килгән кунаклар булып китте. Ульяновск өлкәсеннән, Марий Эл республикасыннан да...

Ел башыннан Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-заповеднигына 49700дән артык кеше килде. Бу үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда 30 мең кешегә артыграк.
Туристлар Татарстан шәһәр һәм районнарыннан гына түгел, чит илләрдән дә киләләр. Мәсәлән, әле күптән түгел генә Австралиядән һәм Төркиядән килгән кунаклар булып китте. Ульяновск өлкәсеннән, Марий Эл республикасыннан да килүчеләр күп. Көн саен Казаннан "Метеор" белән йөзләп кеше килә.
Җәй көне мәктәп яны, сәламәтләндерү лагерьларында ял итүче балалар да борынгы Болгар белән таныштылар. Шушы көннәрдә Әлки һәм Чистай районы укучылары борынгы һәйкәлләрне кызыксынып карап йөрделәр. Килүчеләр арасында республикадагы күп сандагы оешма, учреждение, министрлык һәм ведомство коллективлары да Болгардагы үзгәрешләрне үз күзләре белән күрделәр.
Ял көннәрендә туристлар аеруча күп була. Истәлеккә алар бездән төрле сувенирлар алып китәләр.
Ә бу көннәрдә Болгар Универсиада кунакларын кабул итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев