Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Болгарда – “Кыш Батыр”! (+ФОТО)

Узган якшәмбе көнне борынгы Болгарда беренче тапкыр кышкы "Кыш Батыр" спорт-тарих фестивале булды.

Владимир Корнилов
Бу кояшлы, матур көндә Болгар музей-тыюлыгы территориясендә өч йөздән артык кеше җыелды. Фестивальдә катнашырга теләгән чаңгы спорты сөючеләр безнең районнан гына түгел, Яшел Үзән, Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләре, Бөгелмә районыннан да килде. Безнең район исеменнән фестиваль узышларында шәһәр урта мәктәпләре, кадет мәктәбе, тармак технологияләре техникумы, район Советы һәм башкарма комитеты командалары катнашты. Моннан тыш, спортчылар шәхси зачетта да көч сынашты.
Фестивальне ачу тантанасына җыелган халыкны район башлыгы Камил Нугаев, ТР вакыйгалар туризмын үстерү буенча автономияле коммерцияле булмаган оешма советы рәисе Алсу Арифуллина, республиканың туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Артур Абдрәшитов, Болгар музей-тыюлыгы директоры Фәргать Мөхәммәтов сәламләде. Алар барысын да бу спорт бәйрәме белән котлап, хәзер борынгы Болгар җәен генә түгел, кышын да туристларны үзенә җәлеп итәчәк, дип билгеләп үттеләр. Алар шулай ук фестивальнең ел саен уздырыла торган традицион чарага әвереләчәгенә, ә вакыт узгач, бәлки халыкара статус алачагына да өмет белдерделәр. Югары кунаклар спортчыларга күтәренке кәеф һәм җиңү теләделәр.
Барлык спортчыларга 1,5 километр араны үтәргә туры килде. Башта стартка яшь спортчылар, аннары инде өлкәнрәк чаңгычылар чыкты. Алар борынгы уктан ату, сугышчан айбалта һәм сөңге ыргыту буенча осталыкларын күрсәттеләр. Ярышның һәр ноктасында чаңгычылар өчен кагыйдәләр бер үк булды: аларга уктан биш тапкыр атарга (зачетка дүртесе керде), өч тапкыр - балта (зачетка - ике тапкыры) һәм өч тапкыр сөңге (зачетка ике ыргыту) ыргытырга кирәк булды. Тиешле урынга тидерә алмаган өчен 10 секунд штраф бирелде, трассаны үтү тизлеге шулай ук гомуми зачетка керде.
Узышның беренче өлешендә спортчылар заманча чаңгыларда, ә икенче өлешендә инде борынгы аучылар куллана торган киң агач чаңгыларда көч сынаштылар. Тарихи узыш аеруча мавыктыргыч һәм кызык булды, чөнки спортчылар чаңгы трассасына борынгы киемнәр киеп, агач чаңгыларда чыктылар. Һәр узышта тамашачылар спортчыларга көч биреп торды һәм аларның һәрберсе истә калырлык булды. Кемдер - чаңгы юлында югары тизлек күрсәтергә, кемдер үзен оста укчы һәм балта белән сөңге ыргытучы итеп күрсәтергә тырышты, шуңа күрә фестиваль чын тамашага әверелде.
Моннан тыш, фестивальдә тарихи һәм балалар мәйданчыгы, ярминкә эшләп торды. Теләгән кеше кайнар чәй һәм тәмле коймаклар белән сыйлана алды. Тарихи клуб вәкилләре исә борынгы корал һәм хәрби киемнәр белән күрсәтмә ярышлар уздырды.
Очколарны санаганнан соң, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы башланып китте.
Үз номинацияләрендә беренче урыннарны Бөгелмә районының Сокольский поселогы урта мәктәбе, тармак технологияләре техникумы, район Советы һәм башкарма комитеты командалары алды. Шәхси зачетларда Александр Бедняшкин, Илья Володин, Андрей Андреянов җиңеп чыкты. Аларның барысына да дипломнар, медальләр, истәлеккә сувенирлар, ә чемпионнарга, моннан тыш, Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгына экскурсиягә сертификатлар тапшырылды. Фестивальнең яшь Кыш Батыры дип - Равил Кадыйров, ә абсолют Кыш Батыр дип Егор Плугин табылды.
Фестивальдә катнашучыларны һәм кунакларны "Болгар таңнары", "Любо" ансамбльләре, Рамилә Исхакова һәм башка үзешчән артистлар үз чыгышлары белән сөендерде.
Фестивальгә килгән һәр кеше бу чарадан уңай тәэсирләр, күтәренке кәеф алды. Хушлашканда, барысы да фестиваль киләсе ел да үткәрелсен иде, дип теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев