Болгарда дини фестиваль тәмамланды
Газетабызда хәбәр ителгәнчә, чиратагы дүртенче Авраамий фестивале быел хәйриячелек һәм чиркәүгә социаль хезмәт итүгә багышланды.
Ольга Стрелова
Традиция буенча, фестиваль программасына рухи-агарту чаралары шактый кертелде. Анда илебезнең төрле төбәкләреннән килгән күпсанлы кунаклар катнашты. Концертлар, экскурсияләр, Ким поселогында төзелеп килгән чиркәүне карау, конференцияләр, конкурслар, фикердәшләр белән дусларча аралашу белән вакытның үтеп киткәне сизелми дә калды.
Фестиваль хәйриячелеккә багышланганлыктан, бу тема сорауларына аеруча зур игътибар бирелде. Фестиваль көннәренең берсендә "Октябрь" кинотеатрында "Православие фондларының хәйрия эшләре" дигән конференция үтте. Аның эшендә изге Феодор исемендәге Болгар хәйрия фонды җитәкчесе Владимир Ганичев, Жигули шәһәреннән "Путь к истине" хәйрия фонды җитәкчесе Ольга Кузнецова, Мәскәүнең "Чистое сердце" фонды җитәкчесе Константин Кулишов һәм бу эшкә битараф була алмаган башка кешеләр катнашты. Һәр фонд үз эшчәнлеге турында видеоролик күрсәтте.
Фестивальнең ахыргы этабында "Изге Авраамий бүләкләре" дигән социаль проектлар конкурсы булды. Ул инде икенче ел үткәрелә һәм анда катнашучылар саны һаман арта бара. Быел жюри игътибарына алты проект тәъдим ителде. Жюри карары буенча, беренче урынны Түбән Кама районы Шереметьевка авылы чиркәве рухание Димитрий Чурашов алды. Ул балалар өчен уен мәйданчыгы һәм авылда яшьләр һәм балалар ялын оештыру буенча социаль программа проектын тәкъдим итте. Иерей Анастасий Головин җиңүчегә сертификат тапшырды һәм грант аңа бу проектны тормышка ашырырга ярдәм итсен, дигән теләк белдерде.
Ә кичен районның үзәк мәйданында гала-концерт булды. Район башлыгы Камил Нугаев фестивальдә катнашучыларны, бәйрәмгә килүчеләрне котлады һәм рәхмәт белдерде.
Концерт программасын Казанның "Радужные веселинки" хореография коллективы ачып җибәрде. Ульяновск өлкә филармониясе артисты Тамара Кулябина, Казанның "Красная Горка" ансамбле чыгышын да тамашачылар кайнар алкышларга күмделәр. Ә Ульяновскидан килгән "Jazz collection" вокаль-инструменталь ансамбле үзенең джаз стилендәге чыгышы белән барысын таң калдырды. Сәхнәдән шулай ук үзешчән артистлар Ирина Головина, Дарья Зуйкова, Наталья Каргина, Ольга Лобанова, Варвара Лисюк башкаруында җырлар яңгырады. Концерт инде фестивальнең гимнына әверелгән "Пусть миром правит любовь" җыры белән тәмамланды.
Авраамий фестивале елдан-ел мавыктыргыч, эчтәлекле үтә дип, ышаныч белән әйтергә була. Яңа очрашуларга кадәр, фестиваль!
Фотрепортаж http://www.spas-rt.ru/ru/component/k2/item/11084-svyato-avraamievskiy-festival.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев