Болгар яңалыклары

"Яңа тормыш" газетасы - Спас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Болгарда «Болгар осталары» инклюзив һөнәрчелек үзәге ачылды

Үзәк өчен җиһазлар һәм кирәкле материаллары сатып алынган, остаханәләрдә ремонт үткәрелгән.

Проект «Свет» хәйрия фондының Россия музейларында инклюзив практикаларны үстерү «Без исключения» программасы ярдәме белән тормышка ашырылды. Чарада «Рассвет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, музей-тыюлык хезмәткәрләре, мөмкинлекләре чикле балалар һәм социаль хезмәт алучылар, шулай ук тәҗрибә уртаклашырга килгән Аксубай районының «Наз» үзәге кунаклары катнашты.

Бу – проектның икенче этабы. Беренчесе узган елда уңышлы үткән иде. Быел һөнәрчелек үзәгендә психик үсеш үзенчәлекләре булган 70 кеше (балалар һәм яшьләр), терәк-хәрәкәт аппараты авырулары булган 10 кеше һәм инвалидлыгы булмаган 20 бала шөгыльләнәчәк. Катнашучылар өч яшь төркеменә бүленәчәк, бу һәркемгә җитәрлек игътибар бирергә мөмкинлек бирәчәк.

Җыелганнарга мөрәҗәгать итеп, Болгар музей-тыюлыгы директоры Рамил Җиһаншин үзәкнең, сәламәтлек үзенчәлекләренә карамастан, һәркем иҗат итә алсын өчен оештырылуын билгеләп үтте. Директор шулай ук музейның икенче ел рәттән әлеге программаны гамәлгә ашыруга грант отуын ассызыклады.

— Инициативалы хезмәткәрләребез ярдәмендә без икенче ел рәттән грант оттык һәм балаларны адаптацияләү программасын төрле юнәлешләрдә тормышка ашырабыз. Проектның икенче өлеше музей-тыюлыкның алга таба үсешенә ярдәм итәр, балаларга үзен уңайлы хис итәргә, һөнәрләр тарихын өйрәнергә һәм, иң мөһиме, тормышка уңышлы җайлашырга булышыр дип ышанам. Бу программа озак еллар хезмәт итсен.

Ачылу тантанасында Спас районының «Рассвет» үзәге белгечләре дә чыгыш ясады. Алар музей-тыюлык белән берлектәге эшнең мөһимлеген билгеләделәр.

— Музей-тыюлыгыбызга нәтиҗәле һәм озак еллык хезмәте өчен зур рәхмәт. Бу искиткеч җирдә булуыбыз аркасында, уртак проектларны тормышка ашыра алабыз. Балалар үз шәһәрләренең, районнарының, ә шуның аша – бөтен республиканың тарихын белгәч, чын патриотларга әверелә. Уртак иҗади һәм туристлык-туган якны өйрәнү эшчәнлеге безгә балаларның иҗади һәм интеллектуаль сәләтләрен генә түгел, ә шәхси сыйфатларын да – игелеклелекне, Ватанга мәхәббәтне һәм һөнәри юнәлешне үстерергә ярдәм итә.

Ачылу вакытында ук катнашучылар халык һөнәрләренең кайбер юнәлешләре белән таныштылар: сабын кайнату, кәрзин үрү, чүлмәк ясау, гипс һәм балчыкка бизәкләр төшерү, тукымалардан традицион курчаклар ясау, сәйләннән үрү. Бераз соңрак балаларны һәм өлкәннәрне тире эшкәртү һәм кул станогында туку белән таныштырачаклар. Һәр дәрес мультимедияле лекция блогыннан һәм гамәли өлештән торачак.

Үзәк өчен җиһазлар һәм кирәкле материаллары сатып алынган, остаханәләрдә ремонт үткәрелгән. Катнашучылар дәресләргә бушлай йөри, иҗади сәләтләрен үстерә һәм бер-берсе белән аралашу тәҗрибәсе ала алачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев