Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Болгар укулары – ислам мәсьәләләре турында

Болгардагы Ислам академиясендә "Россия мөселман халыкларының илаһият мирасы" дип исемләнгән халыкара укулар үткәрелде.

Пленар утырыш башланыр алдыннан илебезнең кайбер төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән килгән кунакларны Болгар Ислам академиясе президенты Камил Исхаков, республика мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, район башлыгы Камил Нугаев, Мәскәүдәге Ислам институты ректоры, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы Дамир Мөхетдинов, Иорданиянең Хашимит корольлеге Мәгариф министрлыгы вәкиле Люай әль-Хәлил, Россия Федерациясе милләтләр эше буенча Федераль агентлыкның мониторинг, анализ һәм фаразлау идарәсе консультанты Валентина Лаза, Россия Ислам университеты ректоры Артур Сөләйманов һәм башкалар сәламләде.
Конференция барышында дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, мәдрәсә һәм ислам югары уку йортлары студентлары һәм укытучылары, Россиядән һәм чит илләрдән килгән танылган дин белгечләре ислам белеме бирү белән бәйле булган күп мәсьәләләрне карадылар. Алар ислам традицияләренә, ислам белеме бирү перспективалары һәм проблемаларына кагыла.
Соңыннан конференциядә катнашучылар резолюция кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев