Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Болгар мәчетендә зур тантана

Узган якшәмбе көнне Болгар мәчете манарасына реконструкция ясау эшен уңышлы башкарып чыгу хөрмәтенә күңелле бәйрәм тантанасы булды. Бу бәйрәмгә район авылларыннан, Казаннан, күрше районнардан шактый күп кунаклар килде.

Тантананы имам-мөхтәсиб Фәрһад хәзрәт Минсәгыйр ачып җибәрде. Бу көнне район мөселманнары түземсезләнеп көтте дип билгеләп үтте ул һәм бу изге эштә ярдәм күрсәткән барлык кешеләргә олы рәхмәтен белдерде. Бигрәк тә Казан эшмәкәре Нәзгать Мәгърифәтуллин зур тырышлык куйды һәм акчалата нык ярдәм итте. Манараны күтәргәннән соң аның биеклеге 36 метрга җитте. Бу кешенең милләттәшләребезгә , мәчет-манаралар төзүгә җаны-тәне белән булышып, тырышып йөрүе сокландыра. Боларның барысы да халык арасында динне ныгытуга нык ярдәм итә. Үз акчасына эшмәкәр үзе туып-үскән Әлки районындагы туган авылында искиткеч матур мәчет салдырды. Мохтаҗларны да ул беркайчан ярдәменнән ташламый, үзе кылган изгелекнең савап булып кире кайтасын беркайчан онытмый.
Нәзгать Мәгърифәтуллинга, шулай ук район җитәкчесе Камил Нугаевка, Фәрһад Минсәгыйргә, шәхси эшмәкәрләр Равил Мурадимовка, Айрат Фәттаховка һәм манараны реконструкцияләүдә хәленнән килггәнчә ярдәм күрсәтүче башка кешеләргә ТР Мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Ильяс хәзрәт Җиһанша намаздан соң рәхмәт хатлары тапшырды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, "Болгар" хәйрия фонды рәисе Фәрит Мифтахов мөселманнарны бу зур вакыйга белән җылы котлап, киләчәктә дә җаны-тәне белән үз халкы өчен кайгырткан кешеләр ата-бабаларыбыздан мирас булып калган динне үстерү эшенә ярдәм итәрләр дигән ышаныч белдерде.
Кунаклар арасында күренекле Россия спортчысы Алина Кабаеваның әтисе, күрше районнарның имам-хатыйплары да бар иде.
Кунаклар бәйрәмне оештырган хуҗаларга чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.
Рәсемнәрдә: Татарстан Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Ильяс хәзрәт Җиһанша бүләкләр тапшыра; мәчет манарасы ераклардан күренеп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев