Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • БОЛГАР БАРСЫН КҮЧЕРӘЛӘР

    Изге Болгарда куярга дип атап эшләнгән 12 метрлы барсны яңа урынга күчерәләр. Ислам бишеге булып саналган Болгарда мондый сын куелу турында Интернетта бәхәс купкач, Казан Кремлендә узган эксперт советында әнә шундый фикергә килделәр.

    Болгар тыюлыгында танылган скульптор Даши Намдаков иҗат иткән «Саклаучы» скульптурасы куелачагы турында бу атнада Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне төзекләндерү республика фондының Попечительләр советы утырышында әйттеләр. Барсны Италиядә койганнар. Ул апрель урталарында Татарстанга кайтып җитәргә тиеш. Изге Болгарда исә скульптураны 21 май - Идел Болгарында ислам дине рәсми рәвештә дәүләт дине буларак кабул ителгән көндә ачарга ниятлиләр. Әлеге яңалык «дөнья пәрәвезе»ндә зур бәхәс куптарды. Интернетта татарлар өчен изге булып саналган урында «пот» урнаштыруга каршы булучылар төркеме дә оешкан хәтта. Әлеге мәсьәләдән читтә калырга теләмәүчеләр «Твиттер» аша Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте. Шуннан соң Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев махсус киңәшмә үткәрде.
    Минтимер Шәймиев әйтүенчә, җәмәгатьчелекнең әлеге мәсьәлә белән кызыксынуы яхшы. Әмма Интернет аша фикер җиткерүчеләрнең күбесе скульптураның төгәл урынын, зурлыгын, аның ни өчен нәкъ биредә урнаштырылуын аңламый, дигән фикер җиткергән ул.
    Минтимер Шәймиев сүзләренә караганда, барс Идел буе Болгарында ислам дине кабул ителгәнче үк дәүләт символы булып саналган. Соңрак исә Болгар дәүләтенең символына әверелгән. Татарстан гербындагы барс та шуннан килә. «Ә барсның тышкы кыяфәтенә килгәндә, бу - авторның күзаллавы. Ул Болгар җирен саклаучы, үз балаларын яклаучы ана образы буларак сурәтләнгән», - дигән Дәүләт Киңәшчесе.
    Проектны тормышка ашыручылар әйтүенчә, 12 метрлы «Саклаучы» скульптурасы янәшәдәге мәчет һәм Ислам дине рәсми рәвештә кабул ителү уңаеннан төзеләчәк һәйкәлне капламый. Мәчет скульптурадан - 22 метрга, ә һәйкәл 17 метрга биегрәк.
    «Очрашу киеренке, ихлас барды, - дип сөйләде журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев, - һәркем үз фикерен әйтте. Намдаков иҗат иткән канатлы барс - дәүләт символының бер версиясе. Бу очракта скульптор барсны әнә шулай күргән. Шәймиев күргәзмәдә әзер барсны ошаткан бит. Моңа заманча карарга кирәк. Сөйләшү барышында Шәймиев барсны гыйбадәтханәдән ераккарак, елга вокзалы янәшәсенә күчерергә тәкъдим итте. Соңгысы белән бөтен кеше ризалашты. Бу мәсьәләне тагын да катлауландырырга тырышу артык дип саныйм. Әлеге бәхәс озакка бармас».
    Канатлы барсны Болгар җирендә урнаштырырга ярамый, диючеләрнең күбесе дини күзлектән чыгып фикер йөртә. Андыйлар әйтүенчә, Болгар мөселманнар өчен изге җир булып санала. Мифик скульптура исә әлеге урынга туры килми. «Барсның беренче урыны безнең өчен куркыныч җирдә иде, - диде Татарстан мөфтие Илдус Фәез. - Скульптураны мәчет һәм Ислам дине кабул ителү уңаеннан төзеләчәк һәйкәл янәшәсендә урнаштырырга теләделәр. Бүген скульптураны мөселманнар өчен изге шәһәр эченнән читкә күчерү турында килештек. Ул музей территориясендә урнашачак. Мондый карардан без канәгать. Канатлы барска килгәндә, аңа бәя бирү һәркемнең эстетик карашына бәйле. Дини кеше буларак, мин андый сәнгатьне танымыйм».
    Кремльдә узган очрашуда катнашкан профессор, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Индус Таһиров фикеренчә, барс беркемгә дә комачауламый. «Скульптураның урынын күчерү компромисс ревешендә эшләнде, - диде ул. - Аңлашу, килешү дигән әйбер кирәк, әлбәттә.
    Әмма барска каршы чыгу, барсның дингә каршы икәнен ассызыклау дөрес түгел. Ул пот түгел, ә дәүләт символы».
    Эльвира ВӘЛИЕВА («Ватаным Татарстан», 23 март, 2012 ел).

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: