Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Боларны Интернет аша алырга мөмкин

Татарстан Республикасында кешеләр дәүләт Росреестр Идарәсе хезмәтенә аеруча еш мөрәҗәгать итәләр. Күчемсез милеккә хокук һәм аны законлаштыру турындагы мәгълүматлар нәкъ менә Бердәм дәүләт реестрыннан (кыскартып ЕГРП дип язабыз) алына. 2011 елда барлыгы бу Идарә ЕГРП буенча 2,5 миллионнан артык мәгълүмат биргән.

2011елның мартыннан Идарә ЕГРП мәгълүматларын электрон рәвештә бирү проектын гамәлгә ашыра башлады. Инде хәзердән үк күчемсез милеккә теркәлгән хокуклар турындагы мәгълүматның өчтән бере электрон рәвештә тәкъдим ителә.
Хәзерге вакытта әлеге дәүләт хезмәте Росреестрның рәсми Интернет-порталы (кыскартып-портал) аша башкарыла.
Бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРП) яки ГКНдан мәгълүматларны электрон рәвештә алу өчен www.rosreestr.ru порталының "Электронные услуги" бүлегенә керәсең дә, сорау төрен сайлыйсың һәм гади генә форманы тутырасың. Шуннан соң сорауда күрсәтелгән электрон почта адресына гариза номеры һәм түләү коды күрсәтелгән хат җибәрелә. Мәгълүматлар биргән өчен түләүне портал аша "Qiwi кошелёк" түләү системасы ярдәмендә, пластик карта яки "Qiwi" терминалы аша эшләргә була. Запрос үтәлгәч, бирелгән кодны күрсәтеп, порталга кертергә мөмкин.
Шуны да белеп торыгыз, электрон рәвештә алынган мәгълүматлар кешеләргә кәгазьдәгегә караганда арзангарак төшә.
Мәсәлән, РФ территориясендә күчемсез милек объектларына хокук турындагы язу алу (выписка) өчен физик затларга кәгазьдә 1500 сум түләргә, ә электрон рәвештә - 600 сум, юридик затларга-кәгазьдә 2500 сум һәм электрон рәвештә 900 сум түләргә кирәк.
Электрон рәвештә мәгълүматлар тиз - нибары 3 көн эчендә (кәгазьдә - 5 көндә) бирелә.
Хәзерге вакытта электрон хезмәттән кешеләр, арбитраж җитәкчеләре һәм күчемсез милек агентлыклары файдалана, аларга сатып ала торган объектлар турында барысын да белергә кирәк: әлеге объектка арест салынмаганмы, башка төрле бурычлар һәм чикләүләр юкмы?
Белешмә
Росреестр порталында шулай ук түбәндәге электрон сервислар бар:
- Росреестрның теләсә кайсы офисына он-лайн керү мөмкинлеге;
- он-лайн режимында күчемсез объектлар буенча белешмә хәбәр;
- сорау статусын тикшерү;
- күчемсез милеккә хокукны теркәү өчен мәгълүматларны алдан хәзерләү;
- күчемсез милеккә хокукны теркәү турында гариза бирү;
- күчемсез милек объектларын дәүләт кадастр исәбенә кую;
- электрон документларны тикшерү;
- кадастр картасы, теләгән һәр кеше үзенең җир участогын карый ала, моның өчен эзләү критериясеннән файдаланырга, җир участогы турында кирәкле мәгълүматларны кертергә - кадастр номеры яки объектның адресын бирергә, аннары эзләргә була. Дөрес эзләгән очракта картада җир участогы килеп чыга, шулай ук аның турында гомуми мәгълүматны (кадастр бәясе, мәйданы, категориясе, статусы турында) белә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: интернет