Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Битарафлык бәла китермәсен!

Татарстан Республикасы Чистай янгынга каршы көрәш хезмәтенең Иске Рәҗәптәге аерым посты берничә авыл җирлегенә хезмәт күрсәтә. Аларда урта һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, Мәдәният йортлары, клуб, социаль әһәмияткә ия булган башка мөһим объектлар бар. Бүгенгесе көндә авыл җирлекләре һәм шушы объектлар су чыганаклары белән ничек тәэмин ителгән? Авылларда 11 су...

Соңгы елларда берничә буа яңартылды, әмма аларда су алу өчен җайлаштырылган махсус урыннар юк. Су башняларына кран куелса да, аның янына (аеруча кышын) якын килеп булмый. Кайбер авылларда шлангларны тоташтыру өчен махсус полугайкалар куелмаган. Авыл җыеннарында күп мәсьәләләр кузгатыла, тик менә моның хакында оныталар булса кирәк. Кинәт кирәк булгач кына искә төшерәбез, әмма ул вакытта инде соң була. Ә бит янгыннан саклауда шул су чыганаклары әйтеп бетергесез зур роль уйныйлар. Җирлек территориясендә урнашкан белем бирү учреждениеләренең барысында да су чыганакларының тиешле тәртиптә булмавы борчу тудыра. Бу хакта хезмәт күрсәтә торган органнарга да мөрәҗәгать итеп караганнар. Тик мәсьәлә уңай чишелеш тапмаган. Сәбәбе гади - акча юк. Берәр көтелмәгән хәл килеп чыга калса, җавабын бирергә туры киләчәк.
Ришат Гыйниятуллин,Иске Рәҗәптәге янгынга каршы хезмәт җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев