Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Битараф булырга ярамый

    Ел саен чәчү һәм урып-җыю эшләре башланыр алдыннан трактор, комбайн һәм башка үзйөрешле техникага мәҗбүри дәүләт техник каравы үткәрелә. Быел бу тармакта эшләр ничек тора соң?

    Николай Яганов,
    Спас районы һәм Болгар шәһәре буенча Гостехнадзор бүлеге җитәкчесе.
    Техник тикшерү үткәрү барлык транспорт чаралары өчен мәҗбүри булып санала һәм шуңа күрә аңа аеруча зур игътибар бирелә. Гостехнадзор инспекциясе ел саен бу чараны үткәрү графигын раслый, анда үткәрү вакыты, урыны билгеләнә. Халыкка вакытында хәбәр бирү максатында, бу график белән авыл җирлеге башлыкларын, хуҗалык җитәкчеләрен таныштыралар.
    Район халкы карамагында 570 данә трактор, комбайн һәм башка үзйөрешле техника булса да, тикшерүгә аның 260 гына куелды, аларның да 140 гына талоннар бирелде. Бу чара Иж-Борискино авыл җирлегендә (башлыгы Владимир Абасев) оешкан төстә үтте. Булган техниканың барысы да тикшерүгә куелды, алар барысы да төзек дип табылдылар. Бураково авыл җирлеге (башлыгы Рамил Мингалиев), тагын берничә җирлек шулай ук бу эшкә җаваплы карады. Ләкин Иске Рәҗәп, Чәчәкле, Урта Йорткүл һәм башка берничә җирлектә хәлләр киресенчә.
    Авылларда техника шактый булса да, хуҗалар аны тикшерүгә куярга ашыкмый. Еш кына техниканың биштән бер өлеше генә техник карау үтә.
    Машиналарның торышы, тиешле документларның булмавы эштә зур кыенлыклар тудыра. Мәсәлән, еш кына тракторларның тормоз системасы тиешле таләпләргә туры килми, аларны куллану кеше тормышына куркыныч тудыра. Яктырту системасының төзек булмавы да караңгыда авария китереп чыгарырга мөмкин. Трактор һәм прицеп хуҗалары еш кына автогражданлык җаваплылыгын иминиятләштерүгә ваемсыз карыйлар. Билгеле булганча, саран кешегә икеләтә түләргә туры килә һәм авария очрагында ОСАГО булмаган транспорт хуҗасына чыгымнарны үз кесәсеннән түләргә туры киләчәк. Еш кына тракторчылар техника белән идарә итү хокукы биргән таныклыкның срогы чыгуын оныталар (хәзер ул ун ел тәшкил итә).
    Авыл хуҗалыкларында да техник тикшерү буенча хәлләр шәптән түгел. Теркәлгән 300 берәмлек техниканың яртысы гына техник карауга куелган. Бу эшкә "Болгар "Востокзернопродукт" җәмгыятендә җаваплы карадылар, биредә барлык 36 техника вакытында техник тикшерү үтте, алар барысы да төзек иде. Шулай ук Ольга Сёмушкина, Ленар Гыйниятуллин, Дамир Хәмидуллин һәм башка крестьян (фермер) хуҗалыкларында да тәртип. Ә менәАлександр Планин, Андрей Синицын, Вәгыйз һәм Фәргать Мөхәммәтовлар, Сергей Юрков хуҗалыкларында хәлләр мактанырлык түгел. Аларның кайберләре техник тикшерү үтүне кирәк санамыйлар, алай гына түгел, хәтта техниканы да теркәтмиләр, ә бу бернинди кысаларга сыймый.
    Төрле кагыйдә бозулар ачыклангач, Гостехнадзор инспекциясе дә кул кушырып утырмый (быел ун күрсәтмә бирелде, "Болгар Арыш" җәмгыятендәге җаваплы хезмәткәр административ җаваплылыкка тартылды).
    Әлбәттә, техника хуҗалары бу турыда үзләре кайгыртырга тиеш, чөнки тикшерелмәгән техникада эшләгәндә теләсә нинди бәла-каза килеп чыгарга мөмкин. Берничә ел элек Тракторныйда, Урта Йорткүл авылында һәм Красная Слобода тирәсендә булган фаҗигаләрне күпләр әле дә яхшы хәтерлидер. Монда кешеләрнең гомере өзелде, хуҗалыкларга шактый зур материаль зыян килде. Әгәр техника тәртиптә булса, мондый хәлләр килеп чыкмас иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: