Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Бик сак булырга кирәк

    Менә берничә ел, 2004 елдан башлап, җәйге чор җитүгә Татарстан Республикасы территориясендә Гомумроссия ведомствоара "Мәк" оператив-профилактика операциясе үткәрелә. Анда Россиянең Татарстан Республикасы буенча ФСКН Идарәсе, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы, Татарстан таможнясы, Федераль Иминлек хезмәте, хәрби часть хезмәткәрләре һәм башкарма власть органы вәкилләре катнаша.

    Операциянең максаты - наркотиклык үсемлек матдәләрен табу, кисәтү, наркотик матдәләрне законсыз тарату белән бәйле җинаятьләрне ачу. Әлеге максатка ирешү юлы авыр түгел - кыргый үскән яки чәчеп үстерә торган мәк белән киндер җирләрен табып юк итү.
    Операция бурычларын истә тотып, кыргый үсә торган, составында наркотиклар булган законсыз чәчүлекләрне табып, юк итүгә аеруча зур игътибар бирергә.
    Моннан тыш, наркотиклы үсемлекләр үстерүнең берничә факты ачыкланды.
    "Мәк-2011" операциясе үткәрү нәтиҗәсендә Татарстан полициясе йөзләрчә мең доза наркотикларны наркоманнар кулына эләгүдән коткардылар.
    "Плантацияләрне" юк итү технологиясе катлаулы түгел - үлән үскән урыннар ачыкланганнан соң, җирле хакимият, шулай ук җирдән кулланучылар якындагы наркоконтроль органы белән килешеп, җирле бюджет акчасына яки җир хуҗасының көче белән бу участокны теләсә нинди ысул - гербицидлар белән, чабып алу, техник яки башка чаралар кулланып юк итәргә тиеш. Тик эш моның белән генә бетми. Наркотик үсемлекләрне юк иткәннән соң, киндер җирен сукаларга кирәк. Болай эшләмәгәндә, киндер яңадан үсеп чыгачак.
    Практика күрсәткәнчә, җир хуҗалары бу территорияләрдәге наркотиклар куркынычын тиешенчә аңлап бетермиләр. Кыргый киндерне буе бер метр чамасы үскәч кенә чабалар. Мондый эшкәртүнең файдасы юк диярлек, чөнки киндернең тамыр системасы хәтта тирән итеп сукалаганда да зарарланмый, ә орлыклары җиргә коела. Нәтиҗәдә киләсе елда яңадан киндер үсеп чыга. Шуңа күрә чүптән арындыруның химик ысулын файдалану кулайрак, аның бәясе дә механик ысулларга караганда 2-4 тапкыр арзанга төшә.
    Җәй җитүгә наркополицейскийлар дача һәм башка җир хуҗаларына кисәтү ясыйлар: составында наркотик матдәләр булган, тыелган үсемлекләрне үстерү һәм аларны юк итү буенча чаралар кулланмаган өчен Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары нигезендә җаваплылыкка тарту каралган. Мәк һәм составында наркотик матдәләр булган башка үсемлекләрнең чәчәк ату һәм өлгерү вакытында наркоконтроль хезмәткәрләре республикада яшәүче халыкның дача участокларында составында наркотик матдәләр булган үсемлекләрне эзләү максатында һәм мәк сезоны чорында барлыкка килгән куркыныч турында кисәтү өчен махсус рейдлар үткәрәләр.
    РФ Җинаятьләр Кодексының 231нче маддәсе буенча, 10 төптән артык мәк яки 20 төптән артык киндер үстергән өчен өч йөз мең сумга кадәр яки хөкем ителүченең ике елга кадәр хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф салу, яки ике елга кадәр срокка иректән мәхрүм итү карала. РФ Җинаятьләр Кодексы 231нче маддәсенең икенче өлеше шул ук гамәл, тик башка квалификация сыйфатларына ия булганда (бер төркем кешенең алдан килешеп эшләве яки оештырылган төркем тарафыннан эшләнүе, зур күләмдә) җаваплылыкны күздә тота. Бу җинаять өчен 3 елдан алып 8 елга кадәр иректән мәхрүм итү карала. Законнарны белмәү җаваплылыктан азат булу дип саналмый.
    Составында наркотик матдәләр булган үсемлекләр белән көрәштә район администрациясе башлыклары, авыл хуҗалыгы кооперативлары һәм фермалары җитәкчеләренә аерым роль бирелгән. Алар үзләре җавап биргән территорияләрдә законсыз үстерелгән мәк һәм киндер плантацияләрен ачыклау өчен чаралар кулланып, бу турыда кичекмәстән җирле наркоконтроль органнарына хәбәр итәргә тиеш.
    РФ административ хокук бозулар Кодексында җир хуҗалары яки җирдән файдаланучылар составында наркотик матдәләр булган кыргый үсемлекләрне юк итү буенча чаралар кабул итмәгән өчен административ җаваплылыкка тарту күздә тотылган. Моның өчен гражданнарга - унбиштән алып егермегә кадәр минималь хезмәт хакы күләмендә, урындагы кешеләргә - утыздан алып кырыкка кадәр минималь хезмәт хакы күләмендә, ә юридик затларга өч йөздән алып дүрт йөзгә кадәр минималь хезмәт хакы күләмендә штраф салынырга мөмкин.
    Наркотиклар китергән зыянны берни белән дә чагыштырып булмый. Яшь буынны упкынга тартучы бу афәткә каршы бергәләп көрәшкәндә генә нәтиҗәсе булырга мөмкин.
    Хөрмәтле гражданнар! Үзегезнең һәм күршеләрегезнең участокларына игътибарлырак булыгыз! Әгәр сезгә мәк яки киндерне законсыз үстерү һәм сату очраклары, шулай ук наркоманнар җыелган урыннар, наркотик, психотроп, көчле агулы матдәләр сатучы затлар турында билгеле булса, бу турыда наркоконтрольнең тәүлек буе эшли торган 237-43-45, 274-31-33 "ышаныч телефоны" буенча хәбәр итегез.
    Конфиденциальлек гарантияләнә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: