Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең команда сезонны ачып җибәрде

Татарстан Республикасы беренчелегендә «Б» дивизионындагы беренче лигада безнең «Волна» футбол командасы беренче турның өч уенында катнашты. Балык Бистәсендә үткәрелгән зона ярышларында аларга көндәшләре көчле туры килде: хуҗалар - дивизионда үткән ел җиңүчеләр, аның бронза призерлары - Кукмара һәм күптән түгел авыл республика уеннарында Бөгелмә районы Карабашта җиңгән Чирмешән командасы. Финалга...

Татарстан Республикасы беренчелегендә «Б» дивизионындагы беренче лигада безнең «Волна» футбол командасы беренче турның өч уенында катнашты.
Балык Бистәсендә үткәрелгән зона ярышларында аларга көндәшләре көчле туры килде: хуҗалар - дивизионда үткән ел җиңүчеләр, аның бронза призерлары - Кукмара һәм күптән түгел авыл республика уеннарында Бөгелмә районы Карабашта җиңгән Чирмешән командасы. Финалга чыгу өчен ике тур йомгаклары буенча аз дигәндә икенче урынны алырга кирәк иде.
Беренче уенда безнең зурлар командасы кукмаралыларга 1:2 исәбе белән җиңелде. Көндәшләр капкасына тупны Эдуард Малыгин кертте. Безнең спортчылар хуҗаларга да 1:4 исәбе белән оттырды (тупны Дмитрий Кузнецов кертте).
Безнең команданың финалга чыга алу-алмавын Чирмешән командасы белән соңгы очрашу хәл итте. Бу сынауны алар уңышлы үттеләр, көндәшләрен 1:0 исәбе белән җиңделәр (тупны Валерий Бердников кертте).
Нәтиҗәдә беренче турдан соң безнең команда өч очко җыйды һәм хәзерге вакытта өченче урында бара. Барысы да зона ярышларында билгеле булачак, ул 21-22 июльдә Балык Бистәсендә үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев