Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең бурыч – кешеләргә ярдәм итү

Татарстан Республикасында "2013-2015 елларга кулланучылар хокукын яклауның комплекслы системасын үстерү" программасы кабул ителде, аның координаторы Дәүләт алкоголь инспекциясе. Аны тормышка ашыру барышында хәзер товар һәм хезмәт базарында бозуларны ачыклау һәм булдырмый калуга юнәлдерелгән акцияләр һәм чаралар үткәрелә.

Рузалия Кадыйрова,
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Чистай территориаль органының контроль-инспекция бүлеге әйдәп баручы белгеч-эксперты.
Агымдагы ел башыннан безнең бүлеккә район халкыннан сыйфатсыз товарлар сатылу, шулай ук сәүдә нокталарында башка бозуларга кагылган 27 гариза керде. Аерым алганда, дәгъваларның бер өлеше "Аль Пари" кибетенә (ИП Тарасова) кагыла. Анда кайбер товарларга куелган бәяләр сатып алучылар түләгән суммаларга туры килмәгән. Сатучылар кешеләрдән товар бәясендә күрсәтелгән суммадан артыграк алып, яңа бәяләрне ябыштырып өлгерә алмаулары белән аңлаталар.
"Выбор" кибетендә (ИП Гриненко) бер кешегә срогы чыккан товар сатканнар. Бу сәүдә ноктасын тикшергәндә, кибеттә мондый товарларның алты мең сумнан артык булуы ачыкланган. Бу факт буенча материаллар Роспотребнадзорга җибәрелде, ул бу мәсьәлә буенча нәтиҗә чыгарырга тиеш. Мондый бозулар өчен эшмәкәргә ун мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.
Тагын бер мисал китерәм. Безнең фермерларның берсе Казаннан трактор сатып алган. Ләкин техника берничә көннән үк эшләми башлаган. Гостехнадзорда үткәрелгән экспертиза аның завод брагы булуын ачыклаган һәм тракторга капиталь ремонт ясарга кирәклеге турында нәтиҗә чыгарган. Тракторны сатучы фирма аңа ремонт ясарга да риза булмаган, ватык тракторны яңага алыштырырга да каршы килгән, ә закон нигезендә фермерның моңа тулы хокукы бар. Нәтиҗәдә эш судка барып җиткән, әгәр эш гариза бирүче файдасына хәл ителсә, фирмага тракторны алыштырып кына калмыйча, ул эшләмәгән һәр көн өчен трактор бәясенең 1 проценты күләмендә пеня түләргә тиеш булачак.
Хәзерге вакытта бу сумма өч йөз мең сумнан артып киткән.
Ләкин сатып алучы да һәрвакыт хаклы булмый. Мәсәлән, күптән түгел бер хатын бер ел чамасы эшләгән тузан суырткычны кире тапшырып, бәясен кайтырып бирүләрен таләп итә. Ләкин бу очракта гарантия срогы кысаларында ремонт кына ясатырга мөмкин, сатып алучыга да шуны тәкъдим иткәннәр.
18 гариза буенча уңай карарлар кабул ителеп, сыйфатсыз товарлар өчен алтмыш мең сум акча кайтарылган.
"Этил спирты һәм алкогольле яки составында спирт булган продукция җитештерү һәм әйләнешен дәүләт көйләве, алкогольле эчемлекләр куллануны чикләү турында" федераль законга агымдагы елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертелгән үзгәрешләрне контрольдә тоту кысаларында, сәүдә нокталарын тикшереп, полиция хезмәткәрләре белән бергә рейдлар үткәрәбез. Ел башыннан сыра сату буенча 5 тапкыр закон бозу очрагы ачыкланды (аны ярамаган вакытта сатканнар). Барлык очракларда да суд карары чыгарылып, закон бозучыларга штрафлар салынган.
Моннан тыш, көмешкә сатучы берничә кеше административ җаваплылыкка тартылды. Алар контроль сатып алу вакытында тотылдылар.
Халыкның кулланучы буларак белемнәрен тикшерү максатында, тематик анкеталар үткәрәбез. Күптән түгел мондый чара Иске Рәҗәп мәктәбенең өлкән класс укучылары арасында үтте. Сорауларның күпчелегенә укучылар дөрес җавап бирделәр. Ә мәгариф бүлеге хезмәткәрләре арасында тест үткәрелде.
Ике атна эчендә ике тапкыр алкогольле эчемлекләр әйләнеше тармагында мәшгуль булган эшмәкәрләр "түгәрәк өстәл" утырышларына чакырылды, анда закондагы үзгәрешләр, моңа бәйле таләпләр буенча фикер алышу булды.
Ачык ишекләр көнендә кулланучыларны кызыксындырган сораулар буенча консультация оештырылачак. Безнең бүлеккә мөрәҗәгать итүчеләргә проблемаларын хәл итәргә, һичшиксез, ярдәм итәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев