Новая жизнь

Спасский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Безнең балалар ышанычлы кулларда

"Колосок" балалар бакчасы хезмәткәрләре Ольга Саитова, Наталья Терпигорева һәм Надежда Барыгина һәр иртә нәниләрне һәм ата-аналарны якты йөз белән каршылыйлар.

Бакчада тәрбияче булып эшләү бер дә җиңел түгел. Еш кына без бер бала белән дә уртак тел таба алмыйбыз, ә һәр группада алар ике дистәдән артык була. Еш кына бала әти-әнисе чыгып киткәндә кәефсезләнеп елап кала, ә кичен инде бакчадан, бергә уйнаган дуслары янынннан өенә кайтасы да килми. Моның сере нәрсәдә икән соң?

Янында әти-әнисе булмагач, башка балалар һәм чит кешеләр янында гадәттә һәр бала үзен тәртипле тота. Ләкин шуны да онытмаска кирәк, яхшы тәрбияче һәр баланы кызыксындыра торган шөгыль таба, аны мавыктыра белә. Мондый вакытларда баланың киреләнеп, елап утырырга теләге калмый.

Безнең тәрбиячеләребез балалар белән бергә рәсемнәр, төрле сыннар ясыйлар, аларны матур итеп сөйләшергә өйрәтәләр, физкультура белән шөгыльләнәләр, кызыклы дөнья белән таныштыралар. Иң мөһиме - тәрбиячеләр һәр баланың үзенчәлекләрен күрә беләләр, сәләтләрен үстерергә тырышалар.

Тәрбиячеләр үз эшләренә гаять җаваплы карыйлар, вакытлары белән дә исәпләшеп тормыйлар. Без аларга моның өчен бик рәхмәтле.

Күптән түгел Мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде. Без, ата-аналар, тәрбиячеләрне чын күңелдән бу һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, аларга эшләрендә һәм тормышларында зур уңышлар телибез.

Юлия Головина, Эльвира Пименова, Мария Клещева һәм башкалар.Болгар шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на нас в соцсетях:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Телефон рекламного отдела 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Колосок” балалар бакчасы тәрбияче