Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безгә зур җаваплылык йөкләнгән

Хокук саклау органнарында сорау алу хезмәте (дознание) иң җаваплы эшләрнең берсе булып санала. Кешеләр язмышын, җинаять эше ачаргамы-юкмы икәнлеген нәкъ менә алар хәл итә. Хәзерге вакытта бу бүлек хезмәткәрләренең нинди шартларда эшләве, аның үзенчәлекләре турында безнең хәбәрчебез Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР Спас районы бүлеге өлкән сорау алучысы Андрей СЕВАСТЬЯНОВТАН...

- Соңгы вакытларда эшегездә нинди үзгәрешләр булды, хезмәтегездә алар чагылыш табамы?
- Яз көне Эчке эшләр министрлыгы системасында сорау алу бүлеге мөстәкыйль эшли башлады. Әгәр элегрәк без җәмәгать иминлеге милициясенә карасак, хәзер турыдан-туры бүлек җитәкчесенә карыйбыз. Тикшерү органнары безне процессуаль яктан гына контрольдә тота. Бу үзе генә дә безнең хезмәтнең нинди зур роль уйнавын һәм җинаятьчелекне ачуда, җәмәгать тәртибен саклауда аның әһәмиятен күрсәтә.
Яздыра торган регистратор урнаштыру эшне тагын да җайга салды, закон бозу фактлары күбрәк ачыла башлады. Халыктан хәбәрләр килүе бермә-бер артты. Әлбәттә, бу безнең дә, башка хезмәтләрнең дә эшен арттырды. Кайбер вакытта кешеләр үзләренең аз гына шикләрен дә безгә хәбәр итәләр. Мәсәлән, берәр әйберләре югалса да урлаганнар дип бездән ярдәм сорыйлар. Җирдә яткан кешене күрсәләр дә үлгәнгә санап, полициянең килүен үтенәләр. Ә бер "акыллысы" күптән түгел безгә җәмәгать урынында бомба куелуы турында хәбәр итте. Болай "шаяртуы" өчен ул җинаять җаваплылыгына тартылды һәм аңа шартлы срок бирделәр.
Быел халыктан 1597 хәбәр алынды, тикшерү нәтиҗәсендә шуның чирек өлешендә генә законнар бозылган дип табылды. Үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда безгә 184 тапкырга күбрәк мөрәҗәгать иткәннәр.
- Җинаятьләрнең ниндиләре күбрәк очрый?
- Безнең бүлек җиңел һәм урта авырлыктагы җинаятьләрне тикшерә. Билгеле булганча, тормышта мондыйлар күбрәк очрый. Агымдагы ел башыннан 98 эшне карадык, 315 очракта җинаять эше кузгатылмады. Тагын шуның 5е участок хезмәтенә тапшырылды. Боларны тикшерү барышында җинаять эше түгел, ә административ хокук бозулар гына ачыкланды.
Җинаятьләрнең төрлесе була. Ләкин күбесенчә алар караклык белән бәйләнгән. Мәсәлән, күптән түгел район авылларында яшәүче яшь кенә бер кеше үз техникасына кую өчен чит кеше тракторыннан фара белән мигалкасын салдырып ала. Моны тикшереп, гаеплене таптык һәм ул үзенә тиешле җәзаны алды. Кәрәзле телефон урлашулар да күп. Караклыкның бу төрен ачу кыен түгел, чөнки республика Эчке эшләр министрлыгындагы махсус үзәк операторлары ярдәмендә караклар тиз табыла. Моңа бары тик вакыт кына кирәк. Дөресен генә әйткәндә, караклар кул астына эләккән бөтен нәрсәне дә урлыйлар. Хәтта юл билгеләренә кадәр алып китәләр, электр энергиясен урлыйлар. Быел, мәсәлән, биш очракта электр энергиясен урлаучылар шартлы срок алдылар.
Быел җинаятьләрнең үтерү белән янау очраклары артты: шундый 9 очрак теркәлгән, ә үткән ел 3 кенә булган. Нигездә ул көнкүрештә күбрәк очрый. Быел ике тапкыр машина урлау очрагы булды, үткән ел бер тапкыр да булмаган иде.
- Коллегалар сезнең эшкә нинди бәя бирәләр?
- Югарыдагы җитәкчеләр эшебезгә югары бәя бирәләр. Шуңа күрә безнең хезмәткәрләрне тагын да җаваплырак урыннарга алалар. Мәсәлән, безнең хезмәтне оештырып җибәргән Вазыйх Насыйх улы Фәсхетдинов соңрак бүлек җитәкчесе булып эшләде. Дмитрий Александрович Купоросов җинаятьләрне ачу бүлегендә эшләде, ә хәзер Казанга эшкә күчте. Антон Сергеевич Борюшкин хәзерге вакытта бүлек җитәкчесе урынбасары булып эшли. Бездән лаеклы ялга киткән Евгений Владимирович Комягин турында да бары тик яхшы сүзләр генә әйтергә була.
Соңгы елларда безнең бүлек өченче категорияле район бүлекләре арасында берничә тапкыр алдынгы урыннарны алды, ә аның хезмәткәрләренә һөнәре буенча иң яхшы дигән исеменәр бирелде. Бу без башкарган эшкә югары бәя булып кына калмый, ә зур җаваплылык та өсти. Шуңа күрә безгә берничек тә сынатырга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев