Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безгә шатлык өләште

Үзенең җылы, рәхәт көннәре белән күңелләрне сөендереп, җәй дә җитте. Без аны бигрәк тә сагынып көтәбез, чөнки җәй җитү белән безнең мәктәп яны «Кояшкай» лагеры үз эшен башлап җибәрә һәм ул егерме бер көн буена безгә, балаларга, шатлык өләшә. Лагерь эше, 3 июньдә Сабантуй бәйрәме белән башланып китте. Тантаналы линейкада...

Үзенең җылы, рәхәт көннәре белән күңелләрне сөендереп, җәй дә җитте. Без аны бигрәк тә сагынып көтәбез, чөнки җәй җитү белән безнең мәктәп яны «Кояшкай» лагеры үз эшен башлап җибәрә һәм ул егерме бер көн буена безгә, балаларга, шатлык өләшә.
Лагерь эше, 3 июньдә Сабантуй бәйрәме белән башланып китте. Тантаналы линейкада лагерны ачык дип белдергәннән соң, милли уеннар башланды. Монда һәр укучы үз осталыгын күрсәтергә тырышты, җырлап, биеп күңел ачты һәм бәйрәмдә бер бала да бүләксез калмады.
Лагерьдагы һәр көн кызыклы чаралар, файдалы эшләр белән үтте. Авылыбыз табигате буенча экскурсиягә йөрдек, күл буенда ял иттек.
Хезмәтебез ял белән аралашып барды. Без күл буйларын чистарттык, мәктәп территориясен җыештырдык, чәчәк клумбаларын утадык, сулар сиптек. Табигать кочагына чыгып дару үләннәре җыю да безгә ошады. Кайбер көннәрдә палаткалар корып, саф һавада төрле уеннар уйнадык, спорт залында ярышлар үткәрдек, кызыклы мультфильмнар карадык.
Беркөнне авыл китапханәсенә кунакка бардык һәм җәйге каникулларда укырга үзебезгә китаплар алдык. Көек авылына балалар язучы Абдулла Алиш музеена бару күңелләрдә онытылмас тәэсир калдырды.
Көнебез иртәнге зарядкадан башлана. Аннары тәмләп ашап алабыз. Уйнап алгач, төшке ашка керәбез. Безне көн саен төрле-төрле тәмле ризыклар белән сыйлап торган пешекче Минвәлиевә Әлфия апага рәхмәтебез зур. Лагерьдагы һәр көнне кызыклы һәм эчтәлекле итеп оештыру өчен төрле чаралар уйлап тапкан укытучыларыбыз Вәлиева Айсылу һәм Гәрәева Румия апалар да зур тырышлык куйдылар.
Ял вакыты сизелми дә үтеп китте, лагерьны тантаналы ябу мизгелләре килеп җитте. Биредә үткәргән күңелле мизгелләрне рәсемнәребездә яктырттык һәм лагерь стендын бизәдек. Җәйге каникулыбызның иң күңелле вакыты әнә шулай үтте.
Хөсәенова Ләйлә, Рәшид Хәсәнов исемендәге Урта Йорткүл мәктәбенең 4 сыйныф укучысы.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X