Инде берничә ел шәһәребездә яшәүче Валентина Рактович өендә ананс үстерә.
Марина Зайцева
Өй шартларында бу экзотик җимешне үстерү фикере аңа көтмәгәндә генә, кайсыдыр бер газетада моны үстереп булуы турында укыгач килә. Бәйрәм уңаеннан кибеттән сатып алган ананасны рассада итеп файдалана. Аның бер сантиметр ярым йомшагы белән өстен кисеп ала һәм суга утырта. Бер ай үткәч ул тамыр җибәргәннән соң, зур чүлмәккә күчереп утырта. Җылы як шартларына туры китереп, аны өйнең иң якты, иң җылы почмагына утыртып куялар. Карап-тәрбияләп тору да артык мәшәкатьле булып чыкмый - аңа аз-азлап су сибәргә һәм сирәк генә яфракларына су бөркергә кирәк икән.
Ананасны өч ел үстерәләр. Беренче тапкыр чәчәк аткач, хуҗабикәның шатлыгы эченә сыймый. Вакыт җиткәч, чәчәк үз-үзен серкәләндереп, җимеше барлыкка килә. Җимеш өлгергәнче ярты еллап вакыт үтеп китә. Тәме буенча ул тропикларда үскән ананаслар кебек үк баллы булмаса да, алардан күпкә хуш ислерәк булып чыга.
Шуннан бирле ананас үстерү Валентина Леонидовнаның яраткан шөгыленә әверелә. Бүген аның өендә инде ике зур ананас бар. Берсендә кечкенә генә җимеше өлгереп утыра, икенчесе чәчәк атарга җыена. Бәлки тиздән монда да тропик җимеш пәйда булыр...
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев