Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Без капчыкта ятмый...

Өчкүлдә яшәүче берәүгә каршы җинаять эше ачылды. Район прокуратурасы хәбәр итүенә караганда, бу кеше исерек килеш руль артына утырып, үз машинасы белән шәһәргә киткән. Тик шәһәргә барып җитә алмаган: борылышларның берсендә ул идарәне югалтып, автомобиль кюветка төшә. Салоннан чыгып, эшнең нәрсәдә икәнен чамалагач, ир-ат җәяүләп өенә кайтырга була. Ә берничә...

Өчкүлдә яшәүче берәүгә каршы җинаять эше ачылды.
Район прокуратурасы хәбәр итүенә караганда, бу кеше исерек килеш руль артына утырып, үз машинасы белән шәһәргә киткән. Тик шәһәргә барып җитә алмаган: борылышларның берсендә ул идарәне югалтып, автомобиль кюветка төшә.
Салоннан чыгып, эшнең нәрсәдә икәнен чамалагач, ир-ат җәяүләп өенә кайтырга була. Ә берничә сәгатьтән эчке эшләр бүлегенә килеп, машинасын билгесез кешеләр урлап китүе турында гариза язган. Шулай итеп, ул берьюлы ике куян атарга - аварияне яшерергә һәм салмыш килеш рульгә утырган өчен җаваплылыктан да качарга була.
Тик аның планнары тормышка ашмаган, чөнки тикшерүчеләр кыска вакыт эчендә бу хәлне ачыклый алганнар. Хәзер тикшерү материаллары район судына тапшырылган һәм ул гаеплегә җәза билгеләргә тиеш.
Урлашкан өчен - төрмәгә
Красная Слободада яшәүче берәүне урлаган өчен каты режимлы төзәтү колониясенә бер елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.
Дустына кунакка кергәч, ул сатарга өмет итеп, аның кайбер әйберләрен урлап чыга, чөнки эчәргә акчасы булмый. Озак уйлап тормыйча, кунак күз алдында яткан кәрәзле телефонны һәм бинаны ремонтлау өчен кирәк-яракларны урлап чыгып китә.
Хуҗа әйберләрнең югалганын күреп, полициягә хәбәр иткәнче, угры кәрәзле телефонны сатып өлгерә, ә калганнарын яшереп куя.
Карак РФ Җинаятьләр кодексының "Чит милекне урлау" маддәсе буенча гаепләнә. Җинаятьне кылган вакытта гаепләнүченең шартлы рәвештә иректән мәхрүм ителүен исәпкә алып, тагын да кырысрак җәза бирелде.
Барыбер түләттерәләр
Штрафларын вакытында түләмәгән биш кешегә Дәүләт автоинспекциясе тарафыннан җәза бирелде.
Штраф түләмәүчеләрне яшәү урыны буенча таптылар. Дүрт кешегә штраф суммасы ике тапкыр арттырылды. Ә быел шундый ук хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылган машина йөртүче бер тәүлеккә изоляторга ябылды. Мондый карарны суд кабул итте.
Юлда ялгышырга ярамый
Вожи авылы тирәсендә килеп чыккан юл-транспорт фаҗигасендә автомобиль йөртүче яшь ханымга зыян килә.
Чит ил машинасы руле артына утырган йөртүче каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм шактый тизлек белән килүче йөк машинасы белән бәрелешә.
Фаҗигане китереп чыгаручыга сизелерлек тән җәрәхәтләре килмәсә дә, йөк машинасындагы пассажирларның берсен хастаханәгә алып китәләр.
ЮХИДИ инспекторлары сүзләренә караганда, әгәр транспорт чарасы белән идарә итүчеләр иминлек каешларын эләктермәгән булса, фаҗиганең нәтиҗәләре тагын да күңелсезрәк булыр иде әле.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X