Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Без дә үз бурычыбызны үтәдек...

Тормыш бер урында гына тормый, вакыт үтү белән кайбер элеккеге традицияләр үзеннән-үзе төшеп кала. Ә менә халык дружиналары эше полиция хезмәткәрләренә тәртип саклауда ярдәм итә.

Зөлфия Никитина

Атна ахырында җитәкчебез кереп:" Якшәмбе көнне халык дружинасында дежур торуда безнең чират икәнен онытмагыз", - дип тагын бер тапкыр искә төшерде. Димәк, кичке сәгать алтыдан соң өйдәге эшләрне калдырып, тиешле урынга тәртип сакларга барырга кирәк...

Бу кичне безгә фестиваль-чаралар комплексында үткәрелә торган яшьләр бәйрәмендә тәртип сакларга кирәк булачак. Тиешле вакытта балигъ булмаганнар эше инспекторы Елена Афонина һәм җәмәгать тәртибен саклау инспекторы Елена Палагина белән бергә чара үткәрелә торган урынга киттек.

...Смирнов урамының тигез асфальт юлыннан машина алга элдерә. Бераздан юл уртасыннан баручы салмыш ирне күреп алдык. Туктадык. Берничә сорау биргәннән соң, аны утыртып өенә кадәр илтеп куйдык. "Бәласеннән башаяк, машина бәреп китмәсен тагын..." диде җәмәгать тәртибен саклау инспекторы. Аннары тиешле урынга тиз килеп җиттек.

Бездән башка монда тагын берничә тәртип саклаучы килгән икән. Көчле музыка тавышы еракларга ишетелә, ләкин әлегә кеше аз. Күрәсең, яшьләр соңрак килә торгандыр. Ә без чара үткәрелә торган урынны карап чыгарга булдык һәм керүгә атылып кире чыктык, чөнки музыка тавышы башка бәрә торган көчле иде. Яшьләр анда берничә сәгатьне ничек үткәрерләр икән?

Оештыручылар дүрт йөздән алып алты йөзгә кадәр кеше катнашачак дип әйтте. Бу кадәр кешене күзәтеп, саклап тору җиңел эш түгел. Полиция хезмәткәрләренең һәрберсе үз урыннарын алалар: юл инспекторлары - машиналар куя торган җирдә, ә без концерт залына керә торган урында торабыз. Акрынлап машиналар килә башлады, территория яшьләр белән тулды. Яшьләрнең күбесе инспекторлар яныннан исәнләшеп үтәләр. Бер инспектор таныш егеткә күрсәтеп: «Элек бездә исәптә торды, гаиләләре әйбәт булмады, малай тәртипсез булып үсте, ләкин өметсез күренмәде. Аңа бераз ярдәм итәргә генә кирәк иде...»- диде. Ә егет югалып калмаган, күптән түгел югары белем алып чыккан, моны ул аеруча горурланып әйтте. Без барыбыз да аның өчен бик шатландык.

Күптән түгел безнең илдә дә җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыя торган закон гамәлгә керде. Шуңа күрә тәмәке тартучыларны күзәтәм, алар артык күп түгел, ни кызганыч араларында кызлар да очрый. Ләкин тәмәке тарту - мондый урыннарда була торган куркыныч нәрсә түгел әле, диделәр инспекторлар. Аларның төп бурычы - җитди закон бозуларга юл куймау. Мәсәлән, еш кына мондый массакүләм чараларга якындагы шәһәрләрдән яшьләр килеп, кызмача килеш хуҗалар белән мөнәсәбәтләрне ачыкларга тотыналар. Сугышып киткән вакытлар да була. Эш зурга китмәсен өчен монда инспекторларның катнашуы кирәк. Бу кичәдә эш аңа кадәр килеп җитмәде, бәйрәм тыныч үтте. Бездән ерак түгел генә бер егетнең сүгенеп, кычкырып телефоннан сөйләшеп торуын күрдек. Инспекторлар кисәтү ясагач, ул гафу үтенеп, тыныч кына сөйләшә башлады.

Акрынлап зал биюче яшьләр белән тулды. Бөтен тирә-яктагы черкиләр монда җыелган ахры, аларга түзә алмыйча, без дә бер урында биеп тора башладык. Бу кичтә концерт залы тирәсендәге фонарьларның янмавы безне бик гаҗәпләндерде. Яшьләргә караңгылык кулай булса да, керә торган урында берсе генә янса да, бик уңай булыр иде. Зал эчендәге янып-сүнеп уйнаган утлар да караңгылыкны җиңәргә ярдәм итмәде. Билет тикшерүче контролер кыз бу караңгылыкта ничек утырды икән?

Кичә дәвам итте, яшьләр торган саен арта барды. Иң мөһиме - алар үзләрен тәртипле тоттылар. Бер-ике тапкыр гына инспекторларга, әти-әниләре үтенече белән, залдан чыгарга теләмәгән яшьләрне чакырып чыгарырга туры килде. Форма кигән кешеләрне күргәч, алар берсүзсез тыңладылар.

Төн уртасы җиткәч, сәхнәгә биюче кызлар чыкты. Алар яшьләрне үзләренең биюләре белән дәртләндергәч, сәхнәдә озак тормадылар. Ә бу вакытта залда кем янында кем биюенә игътибар итүче булмады. Моңа әле монда, әле тегендә аунап яткан сыра шешәләре (шунысын аңламадым: әллә чүп-чар контейнерлары булмаган, әллә яшьләр шешәләрне тәртипсезләнеп, эчкән урында гына ташлаганнар), залда янып-сүнеп уйнаган утка төтен җибәрү дә сәбәп булгандыр. Хәер, төтен бөтен кешегә дә килешеп бетмәде ахры, бер егеткә медицина хезмәткәрләре ярдәмгә килде. Бәхеткә, башка ул-бу булмады.

Күңел ачучы яшьләр төн уртасы үткәч кенә таралыша башладылар. Барысының да исән-сау икәнлегенә ышангач, йоклап калган, егылган, югалган, салмыш килеш руль артына утыручыларның булмавына инангач кына, без кайтып киттек. Инде яңа көн туып килә иде.

Эш-мәшәкатьләр, борчу тулы яңа эш атнасы башланып китте...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев