Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Без дә битараф кала алмыйбыз

Соңгы вакытта Даши Намдаковның Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлык территориясендә куелырга тиешле "Саклаучы" сыны хакында республикада зур бәхәсләр купты. Билгеле булганча, бу мәсьәлә буенча фикерләр төрле. Башта сынны Җәмигъ мәчете белән "Идел Болгарының 922 елда Ислам динен рәсми кабул итү хөрмәтенә истәлек билгесе" арасында, аннары - мөселман ядкарьләреннән читтәрәк, Идел яры янына...

- Наталья Максимова, туган якны өйрәнү музее мөдире:
- Дөресен әйткәндә, миндә бу скульптура тискәре фикер тудыра. Минемчә, ул музей-тыюлык архитектурасына туры килми. Авторны хурларга җыенмыйм, тик аның сынындагы саклаучы-ана образы белән килешә алмыйм. Бу образ ничектер бик агрессив күрсәтелгән, кешедә курку тудыра торган. Бәлки, ул риваятьләрне шулай аңлыйдыр, тик бу сын күпмедер дәрәҗәдә Болгар җиренең символы булачагын да онытмаска кирәк. Минемчә, бу символ башкачарак булырга тиеш, чөнки ана образы изгелек, яхшылык хисләре белән бәйле. Рәссам буларак, мин дә "Саклаучы"ны шулай күрергә теләр идем. Риваятьләргә нигезләнсә дә, ул кешеләрне тынычлыкка, татулыкка, иминлеккә, зирәклеккә өндәргә тиеш.
Татьяна Татиевская, "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге баш бухгалтеры:
- Мин "Саклаучы" сыны бездә куелырга тиеш дигән фикердә калам. Хәзер аны төп музей комплексыннан читтәрәк урнаштырырга җыеналар, шуңа күрә ул аерым һәйкәл кебек күренеп торачак. Минемчә, бу бернәрсәне дә бозмый һәм беркемгә дә комачауламый.
Борынгы заманнардан хәзергә кадәр төрле милләт, төрле дин вәкилләре яшәгән Болгар җиренә төрле илләрдән һәм төрле дин кешеләре килә, бу турыда онытмаска кирәк. Болгар бөтен дөньяның игътибарын җәлеп итә, ә Идел ярына куелып, ерактан ук күренеп торган "Саклаучы" сыны бу кызыксынуны арттыра гына.
Фәрһад хәзрәт Минсәгыйр, Болгар шәһәре һәм Спас районы имам-мөхтәсибе:
- Мин Болгар җирендә бу һәйкәлнең куелуына катгый каршы киләм. Кайчандыр безнең ата-бабаларыбыз мәҗүсилектән ваз кичеп, Ислам дине кабул иткәннәр һәм дөньякүләм зур дәрәҗәләргә ирешкәннәр. Мең елдан артык Ислам динен тоткан халыкның тәүге иман китергән җирендә сын кую - мәҗүсилеккә кире кайту. Бигрәк тә бу сынны "Болгар җирен саклаучы" дип атау - иманнан китү ул.
Алевтина Костина, район үзәк хастаханәсенең баш бухгалтеры:
- Күп кенә кешеләрнең бу һәйкәлне куюга каршы булуларын мин аңлап бетерә алмыйм. Музей-тыюлык территориясендә зур эшләр башкарыла, булган объектлар янында яңалары төзелә. Яңа һәйкәл куюның бернинди начарлыгы да юк. Һичшиксез, бу скульптура туристларда кызыксыну тудырачак һәм тарихыбызны өйрәнүгә этәргеч булачак. Моның нәрсәсе начар булсын?
Җәмил Мөхәммәтшин, БГИАМЗ фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты:
- Мин IX - XV гасырларда Болгар дәүләте тарихына караган материаллар белән яхшы таныш. Барс, арыслан, каплан сурәтләре күп очраса да, мондый персонажның ул чордагы тимер акчаларда да, тарихи әдәбият рәсемнәрендә дә, тасвирламаларда да булганы юк. Зилант дигән мифологик зат, минемчә, "Саклаучы"дан тамырдан аерылып тора. Чыннан да, сынчы образны үзенчә күрә һәм сурәтли ала һәм бу очракта ул мәҗүси-мистик нигезләмәдән файдаланган.
Бу әсәрне сәнгать ягыннан бәяләргә минем хакым юк, ә скульптураны кую урынын, минемчә, бер дә дөрес сайламаганнар. Болгар - бербөтен тарихи ядкарь, шуңа күрә бу сынны монда урнаштыру урынсыз.
Наталья Романова, экономист:
- Ә мин "Саклаучы"ны безнең җиргә куюга риза. Башка шәһәрләрдә дә шундый типтагы һәйкәлләр бар, беркем дә аларга каршы килми. Санкт-Петербургтагы сфинксларны һәм канатлы арысланнарны гына алыйк. Минемчә, безгә дә, килгән кунакларга да бу фигурага бәйле мәгълүматны белү файдалы булачак. Шуңа күрә буш урында бәхәс куптарып, проблема ясауның кирәге юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: скульптура