Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Без бердәмлек һәм дуслык белән көчле

    4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә, ә 6 ноябрьдә халкыбыз Татарстан Республикасы Конституциясе көнен бәйрәм итә. Район башлыгы Камил Нугаев халыкны шушы дәүләт бәйрәмнәре белән җылы котлады.

    Күптән түгел билгеләп үтелә торган бу бәйрәмнәр бер-берсен тулыландырып, безнең үткән тарихыбызны, хәзерге һәм киләчәк арасындагы рухи бердәмлекне күрсәтә, диелә котлауда.

    Халыклар бердәмлеге көне 2005 елдан билгеләп үтелә, ә 1992 елда кабул ителгән Татарстан Конституциясе республикабыз үсешенең яңа баскычка күтәрелү билгесе булып тора.

    Үзенең яшәү дәверендә Россия зур сынаулар үтте. Аның иминлегенә зур куркыныч янаган вакытлар да аз булмады. Ләкин халыклар бердәмлеге, илнең иминлеге өчен тормышларын корбан итәргә әзер торган халкыбыз аны җимерелүдән саклап калды. Зур сынаулар килгәндә нинди милләттән һәм кайсы диннән булуга карамастан, халкыбыз бердәм булып көрәшкә күтәрелде.

    Милли традицияләрне саклап калу, башка милләт халкының мәдәниятына олы хөрмәт белән карау җәмгыятебездә тотрыклылыкны тәэмин итә. Нәкъ менә бердәмлек һәм уртак максатлар белән яшәү нәтиҗәсендә Россия сугышларда җиңеп чыга алды. Берәүгә дә сер түгел, җәмгыятьтә бердәмлектән дә көчлерәк корал юк.

    Көчле дәүләт, диелә котлауда, күпмилләтне халкыбызның бердәмлеге һәм патриотлыгы - Россиянең һәм илдә тотрыклы үсә торган республикабызның зур казанышы. Россия Федерациясенең тулы хокуклы субъекты буларак, Татарстан Республикасы дәүләтебезнең күп гасырлык тарихында данлы сәхифәләр калдырды. Республикабыз киләчәккә карап яши, һәр тармакта югары уңышлырга ирешә. Бездә халык тормышын яхшырту өчен күп нәрсәләр эшләнде, ләкин алда башкарасы эшләр тагын да күбрәк.

    Республиканың Төп законы өстендә эшләгәндә милләтара һәм төрле дин кешеләре арасындагы дуслыкка аерча зур игътибар бирелде. Конституциядә сәяси һәм сайлау системасының демократик принциплары төгәл билгеләнде һәм бу бик мөһим.

    Безнең Борынгы Болгар җире моның ачык мисалы. Монда Идел буенда яшәүче барлык милләт кешеләренең - руслар, татарлар, чуашлар, мордвалар, марилар, удмуртлар, әрмәннәр һәм башка халыкларның традицияләре, гадәт-йолалары, мәдәнияты борын-борыннан тыныч шартларда үскән. Болгар шәһәрләре һәм авыллары янәшәсендә рус һәм әрмән авыллары булган, анда үзләренең гыйбадәтханәләре - чиркәүләр төзелгән. Халыклар ярдәмләшеп яшәгән. Менә шуның бер мисалы. Тарихтан билгеле булганча, унберенче гасырларда рус иленә ачлык килгәч, болгарлар ярдәм кулы сузганнар, судноларга төяп рус иленә күпләп ашлык озатканнар.

    Тырыш, уңган һәм кунакчыл Спас халкы киләчәктә дә намуслы хезмәтләре белән республикабыз һәм илебез үсешенә үзләреннән лаеклы өлеш кертерләр дип ышанабыз, диелә бәйрәм котлавында.

    Район җитәкчесе ике зур бәйрәм алдыннан якташларына тормышларында зур уңышлар, гаилә бәхете, мул тормыш, нык сәламәтлек, иминлек һәм тынычлык тели.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: