Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Бергәләп күп нәрсә эшли алабыз!”

Бу көздә Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте оешуга 25 ел тула. Безнең районда бу җәмгыять белән ундүрт ел буе Татьяна Егорова җитәкчелек итә. Инвалидлар ункөнлеге һәм шушы араларда үтәчәк коммерцияле саналмаган иҗтимагый оешмалар форумы алдыннан ул безнең хәбәрчебезнең кайбер сорауларына җавап бирә.

- Әлеге җәмгыять белән җитәкчелек иткән елларда сезгә төрле кеше язмышлары белән очрашырга туры килгәндер. Сезнеңчә, катлаулы тормыш сынаулары кичерүче бу кешеләр башкалардан кай яклары белән аерылып торалар?
- Төрле кеше үзенең инвалид булуына төрлечә карый: кемдер бу дөньяга авыру килеш туа, кемдер авыру яки фаҗига аркасында инвалидлыкка чыга. Язмыштан узмыш юк, диләр, бөтен кеше дә тормыш кыенлыкларын ялгызы гына җиңеп чыга алмый. Безнең җәмгыять алдында торган төп бурыч - мохтаҗларга ярдәм кулы сузу, аларны техник реабилитация чаралары, кирәкле дарулар белән тәэмин итү, законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, инвалидлар тормышта башкалардан үзләрен ким хис итмәсеннәр өчен тиеш булган шартларның барысын да тудыру. Сүз дә юк, үзләрен язмыш тарафыннан кыерсытылучыга санаучы мондый кешеләр бүгенге шартларда төшенкелеккә биреләләр, югалып калган чаклары да була. Димәк, аларны вакытында күрергә, җылы сүзләр әйтеп юатырга, киңәш-тәкъдимнәр бирергә кирәк. Атап әйткәндә, конкрет ярдәм таләп ителә. Инвалидларның күбесе авыр хәлдә калсалар да, киләчәккә барыбер өмет белән карыйлар. Алай гына да түгел, әле үзләренчә планнар да коралар. Моңа ничек сөенмисең!
- Бу еллар эчендә җәмгыять эшчәнлегендә үзгәрешләр булдымы? Алар нидән гыйбарәт?
- Җәмгыятьнең максат-бурычлары элеккечә кала. Элек, мәсәлән, халыкка социаль ярдәм күрсәтү тармагы бик аз функцияләр башкарды, хәзер исә кешеләр күп мәсьәләләр белән турыдан-туры социаль яклау бүлегенә, социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә һәм мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итәләр. Без әлеге оешмалар, шулай ук хәйрия фонды, авыл җирлекләре Советлары, район хастаханәсе, Балалар иҗат йорты белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Бергәләп төрле мәсьәләләр, әйтик, путевка бирү, материаль ярдәм күрсәтү, эшкә урнаштыру, чаралар оештыру кебек мәсьәләләрне хәл итәбез.
Кешенең кирәк вакытта күңелен күрә белү, барысын да аңлату, тормыш кыйбласын билгеләүдә тиешле юнәлеш бирү дә зур әһәмияткә ия. Кеше шулай ук рухи ярдәмгә дә, юридик киңәшләргә дә мохтаҗ була. Мондыйларны беркайчан игътибарсыз калдырмыйбыз. Беренче тапкыр кыен хәлдә калган кешеләрдән еш кына "безгә нишләргә соң?" дигән сорауны ишетергә туры килә. Без аларга хәлдән килгән кадәр ярдәм итәргә тырышабыз.
Мисалга, атнасына өч тапкыр Чистайга гемодиализга баручыларны китерик. Болар беренче төркем инвалидлар, транспорт чыгымнары өчен аена мең сумнан аз гына күбрәк акча алалар. Бу акча юлга түләргә дә җитми. Чыгымнар өлешчә җирле бюджет акчасы хисабына каплана. Атап әйткәндә, аларның проблемаларын хәл итүгә без дә үз өлешебезне кертәбез. Ул шулай булырга да тиеш…
- Инвалидлар үзләрен бу тормышта кирәкле кеше итеп санасыннар өчен конкрет ниләр эшләнә?
- Монда беренче чиратта "Доступная среда" республика программасы турында әйтергә кирәк. Әлеге программа кысаларында күп нәрсәләр эшләнде. Мәсәлән, коляскага утырып йөрүче инвалидлар яшәгән биш җәмәгать йортындагы подъездларга пандуслар ясалды. Кайбер инвалидлар саф һава суларга чыкканда яки кибеткә барганда нәкъ менә әлеге пандуслардан файдаланалар. Шунысын да әйтми кала алмыйм: ике подъездда әлеге пандусларны йортта яшәүче башка кешеләрнең таләбе нигезендә алырга туры килде. Бу кешеләрнең аңлатуынча, инвалидлар әлеге җайланмадан файдаланырга теләмиләр, башкаларга исә пандуслар, янәсе, комачаулый. Әле бөтен кеше дә авыр хәлдә калучыларның хәлен аңлап бетерми. Ә бит бүген үзен сау-сәламәт тойган кеше дә иртәгә шундый авыр хәлдә калырга мөмкин…
Моннан тыш, шәһәрнең үзәк урамнарындагы җәяүлеләр йөри торган юллар бераз үзгәртелде, район хастаханәсендә дә әлеге төркемгә керүчеләрнең үзенчәлекләрен исәпкә алып байтак нәрсәләр эшләнде. Аерым алганда, хирург-травматолог кабинеты беренче катка күчерелде, пандуслар эшләнде, лифтка ремонт ясалды, ишекләр шактый киңәйтелде. Боларны эшләгәндә безнең киңәш-тәкъдимнәр дә исәпкә алынды. Инвалидларны эшкә урнаштыру проблемасын да хәл итәргә тырышабыз. Кайберләре үз-үзеңне эш белән тәэмин итү программасында актив катнаштылар.
Безнең җәмгыять әгъзалары башкалар белән бергә районның мәгариф, мәдәният бүлекләре һәм, әлбәттә инде, Балалар иҗат йорты белән берлектә уздырылучы иҗат конкурсларында актив катнашалар. Балалар иҗат йорты коллективы инвалид балалар белән эшне "Маяк" берләшмәсе белән берлектә алып бара. Бу игелекле эшләре өчен аларның барысына да рәхмәт әйтәсе килә.
- Бу үзенчәлекле эшне башкаруга сезгә нәрсә этәргеч бирә?
- Беренче чиратта, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр төркеменә керүче һәр кешегә хәлдән килгән кадәр ярдәм итү теләгедер ул. Минем үземә дә шактый сынаулар аша үтәргә туры килде. Бүгенге эшемдә җәмгыять президиумы әгъзалары Илһамия Гомәрова, Павел Храмов, Эдуард Хәмидуллин, Светлана Краюшкина, Любовь Романова һәм башкаларның актив ярдәмен тоеп торам. Безнең барыбызны да "Без бергәләп күп нәрсәләр эшли алабыз!" шигаре берләштерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев