Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Бергә тагын да күбрәк эшләр башкарырга була...”

Узган җомгада Никольск авылы мәдәният йортында "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлегеннән ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат, "Алексеевскдорстрой" ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиевның халык белән очрашуы булды.

Владимир КОРНИЛОВ
Никольск авылы халкыннан башка, очрашуга Антоновка, Ким, Красная Слобода, Куралово авыл җирлегеннән дә кешеләр килгән иде. Мәдәният йорты каршында аларны "Бердәм Россия" партиясенең "Яшь гвардия" яшьләр хәрәкәте вәкилләре каршылады.
Җыелган халыкны район башлыгы Камил Нугаев сәламләде. Район һәм республикадагы хәлләр белән таныштырып үткәндә, ул хәзерге вакытта тормышка ашырыла торган социаль программаларга зур игътибар бирде. Бу программалар егерме биштән артык. Россиянең башка бер төбәгендә дә мондый программалар юк һәм шуңа күрә бу яктан Татарстан үрнәк күрсәтә, дип билгеләп үтте район башлыгы.
Программаларның нәтиҗәсен безнең районда да күрергә мөмкин. Алар арасында торак төзелеше, юллар, фельдшер-акушер пунктлары һәм күп функцияле авыл мәдәни үзәкләре төзү, мәктәп, амбулаторияләргә капиталь ремонт ясау, район үзәк хастаханәсен заманча яраклаштыруга кертелгән миллионлаган сум акча, мәдәният, спорт үсешен, мини-футбол, баскетбол, волейбол уйнау өчен ачык мәйданчыклары һәм тренажерлары булган "Олимп" комплексы, зур ябык йөзү бассейны кебек спорт объектлары төзелүен билгеләп үтәргә мөмкин. "Доступная среда", "Хөрмәтле ветеран" һәм башка программалар да уңышлы тормышка ашырыла. Боларның барысы да "Бердәм Россия" партиясенең актив катнашы белән алып барыла, аның планнары производствоны һәм тормыш дәрәҗәсен тагын да үстерүгә юнәлдерелгән. Җәмгыятьтәге тынычлык, татулык, бердәмлек моңа ирешү өчен төп шарт булып тора һәм бу турыда беребезгә дә онытырга ярамый.
Район башлыгы бүгенге көндә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе - урып-җыю кампаниясенең барышына да тукталды. Алдагы елның ничек килүе күбесенчә уракны уңышлы башкарып чыгуга бәйле. Һава шартларының уңайлы килмәве, аерым алганда, кырык көннән артык корылык булуга карамастан, игенчеләр шактый югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Бу күбесенчә хуҗалыкларның елның коры килүен исәпкә алып үткәрелгән заманча технологияләр куллануга бәйле. Мондый заманча алымнар кулланган кайбер кырларда бөртекле культуралар гектарына 40 центнерга кадәр уңыш бирә.
Бездә соңгы елларда туризмның нык үсүен дә билгеләп үтәргә кирәк. Борынгы Болгарга көннән-көн күбрәк кеше килә, ял көннәрендә борынгы ядкарьләрне күрү өчен 2,5 меңнән алып 3 меңгә кадәр турист була. Болгар ЮНЕСКОның Бөтендөнья Мирас исемлегенә кертелгәч, ул бөтен дөньяга танылды һәм бу аның киләчәк үсеше өчен зур мөмкинлекләр ача.
Юлларның яхшыруы - хәзерге тормыш дәрәҗәсен ачык күрсәтә. Озак еллар Фоат Вәлиев җитәкчелек иткән "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте өчен нәкъ бу мәсьәлә игътибар үзәгендә тора. Бу оешмага ул җитәкчелек итә башлаган чорда анда бары тик 45 кеше генә эшләгән. Хәзер исә коллективта 1500дән артык кеше хезмәт куя, алар карамагында заманча техника һәм җиһазлар. Юллар һәм башка объектлар төзелешендә иң заманча технологияләр кулланыла.
Моннан тыш, "Алексеевскдорстрой" ААҖ юлларны төзекләндерә, алардан дөрес файдалануны игътибар үзәгендә тота. Эшнең нәтиҗәләре дә күзгә күренерлек: авыллар яхшы якка үзгәрә, аларда яңа асфальт юллар, яңа мәдәният учаклары, фельдшер-акушер пунктлары төзелә, мәктәпләргә капиталь ремонт ясала.
Бу коллектив үзенең намуслы, нәтиҗәле хезмәте белән генә түгел, хәйрия акцияләрендә, спорт, мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль тармак үсеше проектларында актив катнашулары белән билгеле һәм моны безнең район халкы үзе дә күрә.
- Без киләчәктә дә шушы юнәлештә хезмәтебезне дәвам итәчәкбез, - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Фоат Вәлиев. - Киләчәктә дә авыл тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән проектларга катнашырга җыенабыз. Сезнең хезмәттәшлеккә өметләнәм, чөнки бергәләшеп тагын да күбрәк эшләр башкарырга була...
Халык алдында шулай ук Никольск авыл җирлеге башлыгы Евгений Синицин, район ветеран оешмалары советы рәисе Михаил Тюленев чыгыш ясады.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X