Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бергә-бергә күңеллерәк

Педагог эше кешедән зур түземлелек таләп итә. Сәламәтлеге шәптән булмаган балалар белән эшләүче педагог үз өстенә икеләтә җаваплылык ала. Шундый балалар өчен Балалар иҗат йорты каршында эшләп килгән "Маячок" берләшмәсе белән инде дистә елга якын өстәмә белем бирү педагогы Юлия Симанова җитәкчелек итә.

Ирина Телицына
Инвалид балалар өчен мондый берләшмәләр оештыру идеясен туксанынчы еллар ахырында Балалар иҗат йортына җитәкчелек иткән Татьяна Павловна Смирнова тормышка ашыра. Шул вакыттан алып, өстәмә белем бирү педагоглары авыру булуы аркасында мәктәпкә йөри алмаган балаларның җәмгыять тормышында катнаша алулары өчен хәлдән килгәннең барысын да эшлиләр. Остазлар балаларның иҗатка сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән дәресләр алып баралар. Моның өчен махсус адаптация программалары эшләнгән һәм балалар әкренләп декоратив-гамәли сәнгать, компьютерда эшләү нигезләре, тирә-як мохитнең үзенчәлекләре белән танышалар.
Юлия Николаевна үзе балаларның иҗади, фикерләү сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән "Вместе весело шагать" программасы буенча эшли. Группасында унбиш бала, алар белән ул Балалар иҗат йортында очраша. Дәресләрдә бергәләшеп рәсемнәр, төрле материаллардан әйберләр ясыйлар. Юлия Николаевна әйтүенә караганда, газета битләреннән ясалган сувенирлар аеруча уңышлы килеп чыга. Кечкенә кәрҗиннәр, вазалар, башмаклар бик матур итеп эшләнгән һәм алар менә дигән бүләк тә була ала.
Иң мөһиме - балаларның яшьтәшләре белән аралашу мөмкинлеге берни белән дә чагыштыра алмаслык бүләк. Ел дәвамында алар төрле бәйрәмнәрне бергәләшеп үткәрәләр. "Маячок"ка йөрүче балалар Әниләр көне, хәйрия марафоны, Яңа ел карнавалы бәйрәмнәрендә катнашалар һәм бу күптән традициягә әверелде. Табигать кочагына үткәрелгән бер көнлек сәяхәтләр дә балаларга иркенләп аралашу мөмкинлеге бирә. Республика башкаласына барулар, төрле тарихи урыннарны карап йөрү, күңел ачу чараларында катнашу да балаларга бик ошый.
Балалар иҗат йорты директоры Зөлфия Тихонова инициативасы буенча "Маячок" берләшмәсе инде дүртенче ел Казан шәһәренең ятим һәм инвалид балаларга ярдәм итүче "Наз" региональ иҗтимагый хәйрия фонды белән хезмәттәшлек итә. Фонд җитәкчесе Нурания Сәйфетдинова ярдәме белән безнең район балалары Яңа ел бәйрәмнәренә барып, бүләкләр алып кайталар. Юлия Николаевна җитәкчелегендә балалар берничә тапкыр яшь тамашачы театрында спектакльләрдә дә булып кайтканнар. Алар өчен теплоходта һәм тимер юл буенча сәяхәт, зоопаркка, аттракционнарга бару, музейларга экскурсияләр һәм башка бик күп чаралар оештырылган. Балалар күңелендә болар барысы да онытылмас хатирәләр калдыра.
- Балаларның гына түгел, ата-аналарның да активлыгын билгеләп үтәсем килә, - ди Юлия Николаевна. - Шунлыктан уртак бәйрәмнәребез саны арта. Иң мөһиме - бер-беребезне аңлап, ярдәмләшеп яшибез. Бүгенге көндә бу аеруча кирәк...
"Маячок" берләшмәсендә сәламәтлеге чикле балалар өчен үткәрелә торган чаралар психологик яктан савыгырга, балаларның аралашу сәләтен һәм социаль адаптациясен арттырырга ярдәм итә. Монда бар да балаларга актив тормыш алып барырга этәргеч бирә. Мәсәлән, алар даими рәвештә район һәм республика конкурсларында катнашып, җиңүче һәм лауреат исемен алалар. Ел саен балаларның иҗади эшләре гадәттә инвалидлар декадасы барышында оештырыла торган "Бер барысын да булдырабыз!" дигән күргәзмәгә куела. Билгеле, балаларның ирешкән уңышларында Юлия Николаевнаның да өлеше зур.
Балалар дәресләргә бик теләп йөриләр. Алар тырышлыгы белән ясалган рәсемнәр, кул эшләре фойе һәм кабинетлар диварларын бизи, күргәзмә өстәлләренә куелган. Аларны карагач, балаларның осталыгына, гап-гади салфеткалар, кәгазь, тукыма, җепләр, һәм башка материаллардан чын сәнгать әсәрләре иҗат итүләренә сокланмыйча мөмкин түгел. Мәсәлән, гадәти конфет тартмасына рәсем ясап, гипстан, камырдан яки төсле кәгазьләрдән ясалган сыннар белән бизәгәннәр һәм күз явын алырлык панно килеп чыккан. Ә пластмасса кашык һәм чәнечкеләрдән менә дигән веер ясарга була икән...
Шулай итеп, берләшмәдә балага үзенең иҗади сәләтен ачарга мөмкинлек бирәләр һәм өйдә беркем дә өйрәтә алмаслык һөнәрләргә өйрәтәләр.
- Балалар иҗат йорты һәм район мәктәпләре каршында эшләгән берләшмәләр сәламәтлеге шәптән булмаган меңгә якын баланы берләштерә, - дип билгеләп үтте Балалар иҗат йорты директоры Зөлфия Тихонова. - Алар белән балаларны аңлаучы, һәрвакыт ярдәмгә килә алырлык педагоглар эшли. Юлия Николаевна да нәкъ шундый остазларның берсе. Балалар белән уртак тел табып, алар белән зур эш алып бара ул.
Күптән түгел генә Юлия Николаевна Балалар иҗат йорты директорының укыту-тәрбияләү эше буенча урынбасары итеп билгеләнгән. Ә бу исә җаваплылык та, эш тә күбәя дигән сүз. Ләкин Юлия Николаевна сәламәтлеге чикле балалар белән эшләвен туктатырга җыенмый һәм киләчәктә дә алар өчен юл күрсәтүче, сихри иҗат дөньясына ачкыч табарга ярдәм итүче остаз булып калырга өметләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев