Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Беренчеләрдән булып башкарып чыктылар

Сергей Юрков фермер хуҗалыгы игенчеләре чәчүне зуррак хуҗалыклар арасында беренчеләрдән булып төгәлләделәр.

Чәчүлек мәйданнары хуҗалыкта 2 мең гектардан артык җир били. 500 гектар җиргә бодай һәм арпа чәчелгән, 100 гектарга - берьеллык үләннәр, 60 гектарга - солы, 40ар гектар кукуруз һәм күпьеллык үләннәргә бирелгән. Моннан тыш, 550 гектарга чәчелгән көзге бодай һәм арыш яхшы гына тишелеп чыккан.
Чәчүдә ике чәчкечле агрегат тагылган МТЗ-82 тракторында Александр Палагин эшләгән. Ә Владимир Пигалев белән Алексей Шмагин өч чәчкечле МТЗ-1221 тракторларын иярләгән. Һава шартларының уңай булуы һәм көннәрнең озын торуыннан файдаланып, алар барлык эшләрне дә зур тырышлык белән башкарып чыкканнар. Киләчәк уңышның язмышы аларның тырыш хезмәтенә бәйле булуын яхшы аңлаган механизаторлар вакыт белән исәпләшмичә эшләгәннәр.
Хуҗалык башлыгы билгеләп үткәнчә, быел чәчү кыска вакыт эчендә һәм уңышлы башкарылган, шуңа күрә игенчеләр уңыш мул булыр дип ышаналар.
Владимир Пигалев, Александр Палагин, Алексей Шмагин язгы басуда (сулдан уңга).
Руслан Хәмидуллин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев