Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бердәм булганда гына коррупциягә каршы торырга мөмкин

Кичә район башлыгы Камил Нугаев җитәкчелегендә коррупциягә каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышы булды.

Халык арасында социологик сораштырулар үткәрү, коррупциягә каршы көрәшкә юнәлдерелгән башка чаралар турында коррупциягә каршы тору буенча район башлыгы урынбасары Евгений Купоросов сөйләде. Фикер алышуларда халыкка коррупциянең нәрсәдән гыйбарәт булуын яхшылап аңлатырга кирәклеге билгеләп үтелде, чөнки һәр кеше бу төшенчәне үзенчә аңлый.
Мәгариф бүлеге инспекторы Әлфирә Игламова мәктәпләрдә һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә туклануны оештыру мәсьәләсен яктыртты. Азык-төлек сатып алу буенча үткәрелгән аукционнар, махсус комиссияләрнең эше һәм азык-төлек сатып алуны халыкка белдерү өчен башка чаралар турында сүз барды. Ата-аналар арасында туклануның сыйфатына кагылган сораштыруларны хәзер ешрак үткәрәләр. Соңгы елда балаларны ашатудан зарланучылар булмавы шатландыра. Монда бәхәсле сораулар булса да, аларның берсе дә игътибарсыз калмый.
Башкарма комитеттагы икътисад бүлегенең сатып алу секторы мөдире Светлана Щербатова утырышта катнашучыларны сатып алу буенча кирәкле документларны тутыру тәртибе, җир-кадастр палатасы җитәкчесе Равил Галәветдинов җир участокларына конкурслар, аренда хокукы алу өчен торглар үткәрү һәм җирне милеккә бирү турында законнардагы үзгәрешләр белән таныштырып үтте.
Тулаем алганда, утырыш актив үтте. Аңа нәтиҗә ясап, район башлыгы тагын бер тапкыр закон нормаларын һәм таләпләрен җиренә җиткереп үтәргә кирәклеге турында ассызыклап үтте. Утырышта катнашучыларга комиссиянең киләсе утырышларында нинди мәсьәләләр каралачагы турында ачыклык кертелде.
* * *
Аннан бер көн алда, 9 апрельдә, Чистайда "Коррупциягә каршы тору максатында хакимият органы вәкилләре, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм гражданлык җәмгыяте институтларының үзара бәйләнеше" республика зона семинары булды.
Аның эшендә республиканың ун районыннан коррупциягә каршы комиссия, массакүләм мәгълүмат чарасы җитәкчеләре, шул исәптән безнең район делегациясе дә катнашты. Утырышны ТР Дәүләт Советы депутаты, "ТАТМЕДИА" ААҖ генераль директоры киңәшчесе Ислам Әхмәтҗанов алып барды.
Коррупция җәмгыять өчен зур проблемага әверелде, дип билгеләп үтелде киңәшмәдә, аңа каршы иң кырыс чараларны кулланырга кирәк һәм монда җәмәгатьчелек белән массакүләм мәгълүмат чаралары да зур роль уйный.
Хакимият тә, җәмәгатьчелек тә аерым гына бу афәткә каршы тора алмый, дип билгеләп үтте Чистай районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов, үз районында коррупциягә каршы алып барган эшне яктыртып. Бердәм эшләгәндә, хакимият органнары, массакүләм мәгълүмат чаралары, җәмәгать оешмалары тыгыз элемтәдә торганда гына халыкта коррупциягә каршы нәфрәт уятырга була.
ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре Идарәсе киңәшчесе Салават Рәхимов республикада һәм аерым районнарда коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләрен яктыртты.
Семинарда шулай ук Республика "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү Идарәсе җитәкчесе Марсель Гыйльмиев, ТР Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эшчәнлеге, координация һәм планлаштыру бүлеге җитәкчесе Андрей Беденьгов, ТР Иҗтимагый палатаның Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе урынбасары Валентин Паймухин, продюсер, "Новый век" телерадиокомпаниясенең "Прямая связь" һәм "Татарстан без коррупции" тапшыруларының авторы һәм алып баручысы Гөлнара Тимуршина, "ТАТМЕДИА" ААҖ Генераль директоры урынбасары Әлфия Әдиятова катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев