Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Бер көнне дә югалтырга ярамый

    Камил Нугаев, Спас районы башлыгы. Терлек азыгы хәзерләү мәсьәләсенә бүгенге көндә зур игътибар бирелә. Май ахырында үткәрелгән видеоконференциядә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыкларын эш темпларын бермә-бер арттырырга, ә җирле үзидарә органнарын - шәхси хуҗалыкларны терлек азыгы белән тәэмин итү мәсьәләсен җитди контрольгә алырга өндәде. Авыл хуҗалыгының нәтиҗәлелеге элек-электән һава...

    Камил Нугаев,
    Спас районы башлыгы.
    Терлек азыгы хәзерләү мәсьәләсенә бүгенге көндә зур игътибар бирелә. Май ахырында үткәрелгән видеоконференциядә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыкларын эш темпларын бермә-бер арттырырга, ә җирле үзидарә органнарын - шәхси хуҗалыкларны терлек азыгы белән тәэмин итү мәсьәләсен җитди контрольгә алырга өндәде.
    Авыл хуҗалыгының нәтиҗәлелеге элек-электән һава шартларына бәйле булган. Узган ел терлек азыгы белән тәэмин итү ягыннан уңышлы булды, авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә, шәхси хуҗалыклар да ышанычлы запас туплап калганнар иде. Быел исә хәл бераз катлаулырак.
    Каты яңгырлар шәһәрдә һәм районның кайбер авылларында гына яуды, ә авылларның күпчелегендә үлән бик начар үскән. Ирексездән каты корылык һәм яңгырлар булмау аркасында үлән үсмәгән еллар искә төшә. Ул чакта хөкүмәт кабул иткән хәлиткеч чаралар аркасында гына терлекләрне кышка азык белән тәэмин итә алдык, моның өчен кайбер төбәкләрдә һәр башакны, һәр салам бөртеген җыеп алырга туры килде.
    Быел һава шартлары әйбәтрәк булса да, ашыгырга, азык запасларын тулыландыру темпларын бермә-бер арттырырга кирәк. Терлекчелек ихтыяҗлары өчен авыл хуҗалыгы предприятиеләренә 40 мең тонна сенаж, 40 мең тонна силос, 10 мең тонна печән һәм 15 мең тонна салам хәзерләп куярга кирәк. Бу эшне башкаруга җитди һәм җаваплы караган, техниканы нәтиҗәле кулланган хуҗалыкларда печән һәм сенаж запаслары инде шактый тупланган. Тик кайбер хуҗалыклар яңгырларның булмавын үзләренең ашыкмауларына сәбәп итеп күрсәтәләр. Алар бер дә хаклы түгел.
    Хәзер, җәйнең беренче яртысында ышанычлы терлек азыгы запасы туплап куймасак, кышын терлекләргә нәрсә ашатырбыз? Печәнне вакытында чабып алган хуҗалык җитәкчеләре тиздән икенче чабымга керешәчәк. Башкаларга исә табигатьнең рәхимлегенә генә өметләнергә кала. Уйларга вакыт инде калмаган, актив һәм тиз эшләргә генә кала.
    Вакланган терлек азыгы хәзерләүгә дә җаваплы карап, тиешле технологияләрне һәм кирәкле биоконсервантларны кулланып эш итәргә кирәк. Булган мөмкинлекләрне күздә тотып, кешеләрне, эш процессын оештырырга, азык җыя торган техниканы нәтиҗәле кулланырга һәм уңайлы һава шартларыннан файдаланып, җитәрлек күләмдә вакланган масса хәзерләп куярга кирәк. Шулай ук ботаклы азык хәзерләү турында да онытырга ярамый.
    Терлек азыгы хәзерләү чорында авыл җирлеге башлыклары, җирле үзидарә депутатлары да бу эштән читтә калырга тиеш түгел. Аларга шәхси хуҗалыкларны терлек азыгы белән тәэмин итү өчен кешеләрне оештырырга кирәк. Печәнне генә дә кимендә 20 тонна туплап куярга кирәк.
    Бүгенге көндә шәхси хуҗалыкларда терлекләр күп, авыл халкының күпчелеге аны сатудан кергән акчага яши. Печән хәзерләү өчен теләсә нинди мөмкинлектән файдаланырга, шул исәптән табигый болыннарны, чокырларны, юл яны полосаларын да чабып алырга була. Кышка ышанычлы терлек азыгы запасын туплап кую - бүгенге көндә иң мөһим мәсьәлә!
    Һава шартлары уңай торганнан файдаланып, бер көнне, бер сәгатьне дә югалтырга ярамый. Эшне көндез генә түгел, мөмкин булса, тәүлек буе туктатмаска кирәк. Шул очракта гына үзеңне ышанычлы тоеп, кышны исән-имин чыгуга өметләнергә була.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: